2 нче сыйныфта ?йл?н?-тир? д?нья буенча эзл?н?ле проект эше.


2 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья буенча эзләнүле проект эше.
Темасы:”Туган җирем- туган авылым Яңа Әлем”
Максаты: Туган як – туган авыл турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан эзләнүле эш алып бару.
Бурычлары: -туган авылымның килеп чыгышын өйрәнү;
Авылның (әйләнә-тирәнең) географик урынын, аның атамаларын тикшерү;
Авылның тарихын һәм тирә-якның табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Эзләнү эшенең актуальлеге:
- Үткәнебез гыйбрәтле, ә киләчәгебез өметле!
Эзләнү алымнары:
-теоретик, эзләнүле, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.
Кулланылган әдәбият һәм объект:
1.Ф. Моратов, Й.Хуҗин “Актаныш-туган ягым”
2.Д.Ханнанова “Еллар шаһит”
3.Актаныш буклеты.
4.“Көмеш кыңгырау” газетасы, “Актанышка- 300 ел”№75-76,2010 ел
5.Мирас журналы № 5, 6, 2013 ел
6.Мәктәп һәм “Актаныш – туган ягым”музейлары
7.Дәреслек “Әйләнә-тирә дөнья” 1 нче кисәк.
Туган өен белмәгән,
Туган авылын белерме?
Туган авылын белмәгән,
Туган илен белерме?
(татар халык мәкале)
-Вилдан, син беләсеңме?Быелгы 2015 ел нинди ел дип игълан ителде?
-Әйе, беләм, “Парклар һәм скверлар”елы дип атала.Шунысын аңлап бетермим:- Ә нәрсәгә кирәк соң ул “Парклар һәм скверлар” елы дип атау?
- Ә нәрсә соң ул- парк, сквер?
-Ә безнең авылда сквер-парклар бармы соң?
-Әйдәгез, эзләп карыйк?!
-Бу максаттан, без туган авылыбыз буенча эзләнү-тикшерү эше алып бардык.
Эзләнү-тикшерү эшен түбәндәгечә бүлеп өйрәндек.
28740102861945003593465151511000165481017011650018408653445510Авылымның урамнары
(Камилә)
00Авылымның урамнары
(Камилә)
3677920465455Болын-урманнар
(Азалия)
00Болын-урманнар
(Азалия)
17983201811655Яңа Әлем авылы
(Вилдан)
00Яңа Әлем авылы
(Вилдан)
393065600710Сулыклар
(Алия)
00Сулыклар
(Алия)


1)Яңа Әлем авылы Актаныштан 6 чакрым көньяк-көнбатыштарак урнашкан.Районның иң зур авылларыннан санала.
Беренче булып авылга Әлем исемле кеше килеп урнаша.
Ул үзенә урынны табигатьнең иң матур урыныннан – “Ике су арасы”дип йөртелгән җирдән сайлый.Авылда бу урын әле хәзер дә “Ике су арасы” дип йөртелә.
2)Яңа Әлем авылы тигез урынга утырган.Биредә башка төбәкләр кебек мактанырлык, челтерәп аккан чишмәләр дә, җәелеп яткан түгәрәк күлләр дә юк.
Мин шулай да авылымның коеларын һәм буаларын өйрәндем.Тайфа коесы.Бүгенге көндә бу кое үзе юк.Ләкин кайчандыр кое булган яр буен Тайфа коесы дип атыйлар.Кое исеме Тайфа исемле кеше белән бәйле дип карала.
Чыпчык буасы
Сулыклар булмау сәбәпле, безнең якларда буалар буганнар.Буа- суның юлын бүлеп, буып тоту өчен ясала.
Тракторчы Ситдиков Галимҗан абый, Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл көтүлеге өчен буа ясый.Инде 50 елдан артык әлеге буа Галимҗан абый кушаматы белән Чыпчык буасы дип йөртелә.
Сәләхи буасы
Су җитмәү сәбәпле, Солтангол һәм Яңа Әлем авыллары арасында буа ясала.Бу буа шул чордагы колхоз рәисе Сәләхетдинов фамилиясенә бәйләп – Сәләхи буасы дип йөртелә башлый.
– Ә мин авылымның урамнарын өйрәндем.Авылда бүгенге көндә Г.Тукай, Һ.Такташ, К.Маркс, Киров, Сәхипов, Гагаргин һәм Яшьләр урамнары бар.
Ә халык телендә кайбер урамнарны үз исемнәре булуга карамастан, иске гадәт буенча Типтәр урамы, Мишәр очы, Аръяк урамы, Тимеркул очы дип йөртәләр.
Хәзерге вакытта мин яшәгән Сәхипов урамы –Типтәр урамы дип йөртелгән.Элек типтәрләр, мишәрләрнең җирләре булмаган.Алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәннәр.Безнең Әлем кешеләренә өйдәш булып кергәннәр.
Ә Азалия, син үзең яшәгән урам элек ничек аталган?Беләсеңме?-Беләм шул- Тимеркул урамы дип йөртелгән.Тимеркул авылы урман эченә утырган бик матур авыл булган.Бу авыл халкы Яңа Әлем авылына күчерелә.Нәтиҗәдә, яңа урам барлыкка килә.Бу урам хәзер дә Тимеркул очы дип йөртелә.Минем бабам да, шул Тимеркул авылыннан күчерелгән була.Бабамның туган авылы дип, әти һәр җәй саен безне бу урынга сәяхәт кылдыра.
4)Мин авылның тирә-ягындагы урман-болыннарын өйрәндем.Аларны белү бик кызыклы булды.Мәсәлән, “Дегет күле чокыры”, “Җирән бүләге”, “Бурнаш”, “Баланлы куак” һ.б.ш
Бик күп еллар элек авылдан ерак булмаган урында дегет кайнатканнар.Менә шуннан бирле бу урынны “Дегет кул чокыры” дип йөртә башлыйлар.Бу урында җир җиләге күп була.Авыл халкы һәр җәй саен чиләкләп җиләк җыя.
Бурнаш урманы – авыл кешесе гомер-гомергә аягына юкәдән үрелгән чабата кигән.Юкәне авылдан шактый еракта урнашкан урманда хәзерләгәннәр.Юкәдән эшләнгән чыпта мәгънәсен гарәп сүзе “Бурия “ аңлата.Шуннан бирле бу урман –Бурнаш дип йөртелә.
Нәтиҗә: -Кара әле, кызлар!Без авылыбыздагы парк-скверларны эзләдек.Һәм без аларны таптык дип уйлыйм, чөнки без эзләп тапкан бу урыннар туган-ягымның иң матур, иң истәлекле урыннары.
Менә ул безнең парк-скверлар.
Ә без бу байлыкны сакларга бурычлы!