?йл?н?-тир? д?нья ф?ненн?н д?рес эшк?ртм?се ?семлекл?рне? к?пт?рлелеге (3класс)



Тема. Үсемлекләрнең күптөрлелеге
Максат: укучыларны үсемлекләрнең төп классификациясе белән таныштыру; һәр төркемнең үзенчәлекләрен ачыклау; туфрак турындагы белемнәрен гомумиләштерү, игътибарлыкны,сөйләм һәм логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру, үсемлекләр турында кабатлау , туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү, группада эшләү күнекмәләрен үстерү, укучыларның белемен тикшерү
Материал:дәреслек,71-75б
Җиһазлау:комьютер,экран, презентация «Үсемлекләрнең күптөрлелеге»,«Туфрак» турында карточкаларга язылган кроссворд,тестлар,карточкалар « ботаника », « үсемлекләрнең 350 меңгә якын төре бар », гербарий
Дәрес барышы:
1.Оештыру
Психологик уңай халәт тудыру
-Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн!
Хәерле көн, дуслар сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә.
Бу теманы өйрәнүдә
Уңышлар булсын безгә.
Бер-беребезгә елмайыйк та,
Керешик әле эшкә.
2.Белемнәрне актуальләштерү
1.-Бүгенге һава торышын әйтеп үтик.(1 укучы һава торышын әйтә)
(Бүген 26 нчы октябрь, көн аязучан- болытлы,температура 5с тирәсе җылы, җил ...яктан исә)
2.Узган дәрес темасын кабатлап китик.
-Нәрсә ул туфрак?
(Туфрак- җирнең югары катламы.Анда үсемлек тормышы өчен кирәкле нәрсәләр бар.Боларга һава, су, ком, балчык, үлгән үсемлек һәм хайваннарның чергән калдыклары керә)
-Туфракта нинди тереклек ияләре яши?
(Туфракта төрле хайваннар һәм үсемлекләр,бактерияләр яши)
3.Туфракның составы һәм үзлекләре буенча кроссворд чишү
1.Җирнең үсемлекләр үсә торган уңдырышлы өске катламы.
2.Туфракның уңдырышлылыгын арттыручы матдә.
3. Туфракның состав өлеше
4.Туфракның төп үзлеге
3.Үзара тикшерү һәм бәяләү
3.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү
-Балалар, исегезгә төшерегез әле, галим- биологлар бөтен тереклекне нинди патшалыкларга бүлделәр? (үсемлекләр патшалыгына, хайваннар, гөмбәләр,бактерияләр патшалыгына һәм кешеләргә )
Бактерияләр Кешеләр
Терек
табигать
Гөмбәләр Хайваннар
Үсемлекләр
Бүгенге дәрестә без бу патшалыкларның берсе турында сөйләшербез.Моны ачыклар өчен мин сезгә сорау бирәм:
Уйлап карагыз әле, нәрсәне Җирнең яшел күлмәге диләр?
(Балаларның җавапларын тыңлау)
-Дөрестән дә “Үсемлекләр – Җирнең яшел күлмәге” дигән әйтем бар.(Тактага элеп куям).
-Балалар, әйтегез әле, без үсемлекләрне кайларда күрәбез?
(Балаларның җавапларын тыңлау.Паркларда, бакчаларда,басу- кырларда,урманнарда,авылларда, шәһәр урамнарында,су буйларында һ.б.)
Димәк,без үсемлекләрне җир йөзенең теләсә кайсы почмагында да очрата алабыз икән.Яшеллек безнең планетабызны бик гүзәл итә.
4.Яңа материал өстендә эш
- Искә төшерик әле, сез үсемлекләрнең нинди өлешләрен беләсез? Слайд 1
(Презентация аша тикшерү)
-Үсемлекләр патшалыгын нинди төркемнәргә бүләргә мөмкин? Слайд 2
-Агачлар, куаклар һәм үләннәр бер-берсеннән ничек аерыла?
(Презентация аша тикшерү: рәсемдәге үсемлекләрнең исемнәрен әйттерү; төрләргә аеру, фикер алышу)
Димәк, агач тамырыннан үсеп чыккан төп юан сабак – кәүсә китә.Куакларда вак кәүсәчекләр була, үләннәрнең сабаклары йомшак сусыл була икән.
Кая гына барсак та, безне үсемлекләр чорнап алган дип әйттек.Хәзерге вакытта үсемлекләрнең 350 меңгә якын төре билгеле.Үсемлекләр турындагы фән ботаника дип атала. .(Тактага элеп куям).
Бу фән – биологиянең бер бүлеге.Галим – ботаниклар үсемлекләр патшалыгын берничә төркемгә бүләләр.Хәзер шул төркемнәр белән танышырбыз. Слайд 3 ,Слайд 4
Слайд 5.Чәчәкле үсемлекләр
- Нәрсә артык? ( слайдтагы артык үсемлекне таптыру)
- чәчәкле үсемлекләрне тану; исемнәрен әйтү;
- үзлекләрен укыту;
Димәк, чәчәкле үселекләрнең нәрсәләре бар,кабатлап китик әле.(укуч.сорау)
Үсемлекләрнең 250меңгә якыны чәчәклеләр төркеменә керә.Шулай ук барлык культуралы үсемлекләр дә чәчәклеләр төркеменә керә.
Слайд 7.Ылыслы үсемлекләр
- Нәрсә артык? ( слайдтагы артык үсемлекне таптыру)
- ылыслы үсемлекләрне тану; исемнәрен әйтү;
- үзлекләрен укыту;
-Ә хәзер,“Ылыслы агачларны ничек танырга?” дигән темага Юрик сөйләп китәр.
-гербарий белән эш (ылыслы агачларны карау); үзебезнең якларда үсүче ылыслы агачларны әйтү;
Слайд 8. Суүсемнәр
-Бу сүзнең төзелешенә игътибар итсәк, аларның кайда үскәннәрен белербез.(Алар күбрәк суда яки су янында үсә,тауларда, туфракта да очратырга мөмкин)
- Нәрсә ул суүсемнәр?
(турындагы мәглүматны укучылар чират буенча слайдтан укыйлар)
Суүсемнәрнең 25 меңгә якын төре билгеле. Суүсемнәр бик борынгы үсемлекләр. Аларның кайберләре шулкадәр кечкенә, бары тик микроскоп аша гына күрергә мөмкин.Башка үсемлекләрдән аермасы: тамырлары да,сабаклары да, яфраклары да,чәчәкләре дә юк.Суүсемнәрнең гәүдәсе –җепләр һәм пластиналарга ялганган бик вак кисәкчекләрдән тора.Югары классларда сез аларның бүленү юлы белән үрчүен өйрәнерсез.Сулык өстендәге яшел элпә, судагы ташларны каплаган йомшак элпә дә, яр буендагы ләм дә суүсемгә керә.Өйдәге аквариумда да суүсемнәр бар һәм алар үсәләр.
-Нинди суүсемнәр була?
Кешеләргә диңгездә үсүче төрле суүсемнәр таныш.Алар яшел генә түгел, кызыл,сары,ал.шәмәхә һәм башка төсле дә булалар. .Иң зурлары көрән суүсемнәр, кайчакта аларның озынлыклары 60метрга кадәр җитә.Суүсемнәр диңгездә дә,төче сулыкларда да яши алалар.Күп кенә суүсемнәр Арктика һәм Антарктиданың кырыс шартларында да яши.Кайберләре 85 градус эсселек булганда да яши. Суүсемнәр хәтта бүтән үсемлек һәм хайван организмнарында да урнаша ала.Кечкенә суүсемнәр океннарда яшәүче кечкенә хайваннарның төп ризыгы булып тора.Сулыкларда яшәүче бака тәңкәсенең тамыры да,сабагы да,чәчәкләре дә бар.Сез ничек уйлыйсыз аны суүсемнәргә кертеп буламы?
-Ә кешеләр суүсемнәрне ничек кулланалар икән? Бу турыда безгә Мария сөйләп китәр.
Алдагы төркем үсемлекләр турында сөйләшербез.Слайд 9. Мүкләр
рәсемнәр карау;
Мәгълүматны уку;
Димәк, мүкләр дымлы урыннарда үсә.Алар сабаклы һәм яфраклы,ләкин тамырсыз һәм чәчәксез.Мүкнең нәзек сабаклары һәм бик вак яфракчыклары азыкны үзләрен чолгап алган нәрсәләрдән табалар.Боларга кояш яктысы, чиста һава һәм су керә.Чиста һавадан башка мүкләр үлә. Мүкләрнең чәчәкләре һәм орлыклары булмый.Алар бик вак кисәкчекләр – споралар ярдәмендә үрчи.
Хәзер ике төрле мүк белән танышырбыз: Сфагнум якиБолыт-мүк һәм күке җитене (Әзерләнгән укучылар чыгышы)
Алдагы төркем үсемлекләр – абагалар. Слайд 9. Абагалар
- Мәгълүматны уку;
- гербарий белән эш (абагаларны карау); үзебезнең якларда үсүче абаганы күрсәтү;
Димәк, абагалар- безнең як урманнарында шактый киң таралган үсемлекләр.Абагалар күләгәле, дымлы урыннарда үсәләр.Аларның тамыры,сабагы, яфрагы бар,чәчәкләре юк.Абагалар да, мүкләр кебек үк, споралар ярдәмендә үрчи.Әгәр абагага яхшы булса,аның яфрагының аскы ягында вак кына көрән-коңгырт таплар барлыкка килә.Аларда споралар өлгерә.
Элекке заманнарда кем абага чәчәген таба, шул бәхетле була дип санаганнар.Сез ничек уйлыйсыз, чәчәк аткан абаганы күреп буламы?
Абагалар бик борынгы үсемлекләр.Кайчандыр аларның биеклеге 30м га кадәр җиткән.Хәзер инде андый абагалар тропикларда гына сакланып калган.
Шулай итеп,без төркемнәр һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштык.Кабатлап китик инде, нинди төркемнәр булды?
5.Физкультминутка
Татар халык җыры “Әй зилем зиләле”гә кушылып җырлау һәм хәрәкәтләр ясау
6.Ныгыту
1.Үсемлекне рәсемнән күрсәтеп,төркемен әйтергә
2. .Дәреслекнең 74нче битен ачабыз.Рәсемдәге үсемлекләрнең кайсы төркемгә кергәнен әйтербез.(Чәчәкле үсемлекләр)Ни өчен? Исбатлагыз.Ничә төр үсемлек күрәсез?(3.Бака яфрагы,тузганак, тукранбаш)
Ә сез бака яфрагының нинди үзенчәлеген беләсез?
(Дәвалау үзлегенә ия,сыдырылган, киселгән,пешкән урынга куялар,төнәтмәсен эчәләр)
3.Чәчәкле үсемлекләрне тану буенча рәсемле кроссворд чишү; Слайд 9.
2.Парлап эшләү
Таблицадагы хаталарны тап
3.Дөреслеген тикшерү (укучылар хаталарны табалар,аңлаталар)
7. Белемнәрне тикшерү
1.Тест эшләтү
1.Үсемлекләрне өйрәнүче фән
Экология
Ботаника
Химия2.Суда яшәүче үсемлекләр
Суүсемнәр
Мүкләр
Абагалар
3.Кайсы төркем үсемлекләрнең тамыры, чәчәге һәм җимешле орлыклары булмый?
Суүсемнәр
Мүкләр
Абагалар
4. Кайсы төркем үсемлекләрнең орлыклары күркәләрдә өлгерә?
Ылыслы үсемлекләрдә
Чәчәкле үсемлекләрдә
Абагаларда
5. Кайсы төркем үсемлекләрнең барлык өлешләре дә бар?
Ылыслы үсемлекләрдә
Чәчәкле үсемлекләрдә
Суүсемнәрдә
6. Иң күп таралган үсемлекләр
Мүкләр
Абагалар
Чәчәклеләр
7.Алмагач кайсы төр үсемлеккә керә?
Чәчәклеләр
Ылыслылар
Абагалар
8.Кайсы төр үсемлекләр кешегә торф бирә?
Суүсемнәр
Мүкләр
Абагалар
2. Дөреслеген тикшерү,бәяләү
3.Туп белән уен “Мин беләм”
Мин үсемлеклнең төркемен әйтеп, сезгә тупны атармын.Ә сез шул төркемгә кергән нинди дә булса үсемлек исемен атарсыз.Мәсәлән:
ылыслы үсемлек(чыршы, нарат,карагай)
чәчәкле үсемлек (клевер,слива агачы)
ылыслы үселек (артыш,нарат,чыршы)
суүсемнәр (диңгез кәбестәсе, ламинария)
мүкләр (Болыт-мүк, күке җитене)
9.Йомгаклау.Рефлексия
Дәрестә эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйк.
-Укучылар,без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
- Нинди биремнәр эшләдек?
-Кайсыларыбыз барсына да дөрес җавап бирдек?Молодцы!
- Кемнәргә дәрес ошады,елмаегыз.
10.Өй эше бирү. Дәреслек- укырга 71- 75б,биттәге бирем “Уйлап кара”, сорауларга җавап