2 нче сыйныфта ?д?би уку д?ресе. Тема: Татар халык ?кияте “?ч кыз”


Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының – Алан гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең – “Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе” филиалы
Сафиуллина Әминә Тимергали кызы – беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.
2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе.
Тема: Татар халык әкияте “Өч кыз”.
Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
Бурычлар:
1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;
2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;
3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.
Шәхси: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне яки иллюстрацияне таба белү.
Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.
Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Пространствоны оештыру: күмәк эш; индивидуаль эш, парларда эш,төркемдә эш,сүзлек белән эш,дәреслек белән эш.
Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.
Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия,2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык әкияте.
Өстәмә ресурслар: “Бала” китапханәсендәге “Өч кыз” әкияте һәм мультфильмы, аудиоязма,проектор, компьютер, презентация, текстка карата тестлар киндердән сугылган сөлгеләр,ашъяулыклар,тастымаллар.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек соң!
- Кояшлы көн кебек!
- Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез! Хәерле көн!
Телимен һәммәгезгә.
II.Актуальләштерү.
Әкиятләр, әкиятләр,
Сөйкемле һәм сихерле.
Хыял дөньясына чума,
Сине сөйгән укучы. (слайд №2)
-Балалар, бу шигырь нәрсә турында?
(Әкиятләрнең тылсымлы булуы,аларны ярату турында. Әкиятләрне яраткан кеше хыяллана, хыялына ирешә.)
- Әйе, мин дә сезнең белән килешәм. Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәмләшергә, олыларны хөрмәт итәргә , хыялланырга өйрәтә.
-Бик дөрес әйттегез,булдырдыгыз ,балалар.Әйдәгез,бергәләп, “Кем әйтә?” уенын уйнап алыйк әле(слайд №3). Әкиятләргә иллюстрацияләр күрсәтелә .
- Игътибар белән карагыз һәм фикерләрегезне әйтегез.
- Әйе,балалар, бу рәсемнәр “Төлке белән каз” , “Ике ялкау”,”Гөлчәчәк” татар халык әкиятләренә ясалган. Буәкиятләрне төрләргә дә бүлеп карагыз әле.(Балалар һәр әкиятнең нинди төргә кергәнен әйтәләр,слайдлар №4-6)
- Димәк, әкиятләр нинди төрләргә бүленә? (Хайваннар турындагы әкиятләр,тормыш-көнкүреш әкиятләре,тылсымлы әкиятләр.)
- Бик дөрес әйттегез,балалар, хайваннар турындагы әкиятләр,тормыш-көнкүреш әкиятләре һәм тылсымлы әкиятләр була.(слайд №7)
- Ә тылсымлы әкиятләрдә нинди предметлар очрый?
(Тылсымлы көзгеләр,тараклар,йомгаклар,оча торган паласлар,үзе йөри торган башмаклар,тылсымлы уклар һәм таяклар,алтын балыклар һәм йомыркалар,...) (слайд №8)
- Сезнең ишеткәнегез бармы, бу тылсымлы предметлар кешеләргә нинди файда китерә соң? (Көзгеләр дәрьяга әвереләләр, көзгедән карап, кешенең нишләгәнен белеп була, тараклар калын урманга әйләнә,йомгаклар кешеләргә юл күрсәтә,башмаклар бик тиз генә кирәкле җиргә илтә һ.б.)
2.- Бүгенге дәреснең темасын сез бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегәч белерсез: т р а т а а х ы л к к и ә т я е ч ө ы з к. Игътибар белән карагыз һәм монда нинди сүзләр яшеренгәнен әйтегез.(слайд №9)
- Әйе,балалар, бүгенге дәрестә без татар халкының “Өч кыз”дигән әкиятен өйрәнербез.Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? дигән сорауга җавап эзләрбез һәм аның нинди төргә кергәнен ачыкларбыз. (слайд №10)
III. Бала нинди авырлык белән очраша?
Бала әкиятне төрләргә аерырга кыенсына.
IV. Авырлыктан чыгу юллары.
Ярдәмче сораулар,җавапларны берләштереп нәтиҗәләр ясау аша.
V. Яңа материалны аңлату.
- Хәзер әкиятне игътибар белән тыңлагыз һәм таныш булмаган сүзләрне билгеләп барыгыз.
1. Әкиятне аудиоязмада тыңлау. (“Бала” китапханәсе)
2. Сүзлек белән эш. (слайд №11)
Ләгән – табак.
Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.
Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма. (слайд №12)
- Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .(“Әбием сандыгы”ндагы әйберләрне күрсәтү)
3. Әкиятне чылбыр буенча уку.
VI. Ял итү . “Өч кыз” әкиятенең рәсемнәрен җыю (пазллар белән төркемнәрдә эшләү).
VII. Беренчел ныгыту.
1. Әкиятне рольләргә бүлеп укыту.
-Молодцы, рольләрегезне бик матур башкардыгыз.
2. “ Бала” китапханәсендәге бирелгән материал буенча тест сорауларына җавап бирү. (слайд №13-14)
1. Бер хатынның ничә кызы булган?
а)3 ә)4 б)5
2. Ана кеше ялгыз калгач, ни була?
а)Кече кызына күченә. ә)Ул авырып китә. б)Берни булмый.
3. Ана кеше кемне ярдәмгә чакыра?
а)Аюны ә)Куянны б)Тиенне
4. Олы кызы кемгә әверелә?
а)Тычканга ә)Дөягә б)Бакага
5. Уртанчы кызы кемгә әверелә?
а)Куянга ә)Еланга б)Үрмәкүчкә
6. Ана кешегә кем булыша?
а)Кече кызы ә)Күршесе б)Очраклы бер кеше
- Булдырдыгыз, балалар. Тест сорауларына да дөрес җавап бирдегез.
VIII. Мөстәкыйль эш.1.ЭЙ АР ГАЙД (Сингапур методикасы структурасы). “Бала” китапханәсендәге “Өч кыз” әкиятенең мультфильмын караганчы һәм караганнан соң бирелгән сорауларга җаваплар язу,аларны чагыштыру.
№ Сораулар Караганчы Карагач
1. Олы кыз ни өчен әнисе янына бармый? 2. Уртанчы кыз үзенең бара алмавын ничек аңлата? 3. Кече кыз нинди сыйфатларга ия? 4. Кызларның һәрберсе үз тәртибенә карап дөрес бүләкләнгәнме? 4. Бу әкият нинди төргә керә?
5. Әкияттә нинди тылсымлы предмет очрый?2. “Өч кыз” әкиятенең мультфильмын карау(слайд №15,“Бала” китапханәсе). Фикер алышу.
IX. Ял итү.ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (Сингапур методикасы структурасы)
X. Ныгыту күнегүләре(төркемнәрдә эшләү)
1. ТИК- ТЭК – ТОУ[Сингапур методикасы структурасы] – укучылар карточкаларга “Өч кыз” әкияте буенча сүзләр язалар. Түгәрәк буенча һәр укучы үзе язган сүзне әйтеп, карточканы уртага куя. Сүзләр кабатланмаска тиеш.Төркемнән билгеләнгән укучы 9 карточканы 3х3 форматында тезеп куя. Төркемдәге һәр укучы вертикаль, горизонталь, диагональ сызыклар буенча урнашкан 3 сүзне алып 3 җөмлә төзи.
Җөмләләрне укыту.
2. Иллюстрацияләр күрсәтелә (Слайдлар № 16-17 “Бала” китапханәсе).
- Слайдларда күрсәтелгән рәсемнәр әкияттәге кайсы җөмләләргә туры килә?
(Балалар иллюстрацияләргә туры килгән җөмләләрне дәреслектән табып укыйлар)
- Афәрин, укучылар! Әкиятне барыгыз да игътибар белән караган һәм укыган .
3. Ә хәзер мультфильм геройлары кебек без дә “театр” уйнап алырбыз. “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү ( балалар маскалар кияләр һәм әкиятне сәхнәләштерәләр).
- Ай-яй,оста уйнадыгыз ,балалар!Рәхмәт сезгә.
4. – Әйдәгез, әкияттәге кызлар турында сөйләшик әле(слайд №18)
Балаларга төркемнәрдә эш бирелә.
1 нче төркем – олы кыз турында;
2 нче төркем - уртанчы кыз турында;
3 нче төркем – кече кыз турында.
-Әйе,балалар, бик дөрес әйттегез, кызлар – чиста,пөхтә,оста куллы.
Ә сезгә кайсы кыз ошады соң? Ни өчен?
- Кайсы кыз әнисенә игелекле булган ?(слайд №19, “Бала” китапханәсе) Кече кыз игелекле булганы өчен ничек бүләкләнә?Шул юлларны дәреслектән табып укып күрсәтегез.
- Ә сез әниләрегезгә карата игелеклеме соң,аларга булышасызмы?
- Менә нинди уңган ярдәмчеләр икән сез әниләрегезгә! Тузаннар да сөртәсез,идәннәр дә юасыз,өстәлләрне җыясыз,хәтта керләр уасыз.(слайд №20)
- Сезгә Р.Вәлиеваның “Бәйрәм иртәсендә”дигән шигыреннән өзек укыйсы килә.(слайд №21)
Миңа гомер биргән өчен,
Кадерләп үстергән өчен,
Назлы карашлары өчен,
Пешергән ашлары өчен,
Йөрәк җылылары өчен,
Шәфкатьле куллары өчен,
Барсы,барсы,барсы өчен
Рәхмәт сиңа,әнием.
- Әниләрегезгә һәрчак шулай рәхмәт әйтеп,булышып,аларны кадерләп,олыгайган көннәрендә дә терәк булып, миһербанлы,игелекле булып яшәгез.Һәрчак әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз(cлайд №22).
XI. Рефлексия.Укучылар “Парковка”га үз фикерләрен язалар.
- Сезгә “ Өч кыз” әкияте ошадымы?  Ни өчен?
- Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (слайд №23)
XII.Дәресне йомгаклау.
1. - Бирелгән мәкальләрнең кайсысы әкиятнең эчтәлегенә туры килә?(слайд №24)
Аталар сүзе - акылның үзе.
Ана өчен баладан газиз нәрсә булмас.
Балага иң куәтле кеше - ата.
Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне .
- Әйе, олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Бу мәкаль “Өч кыз” әкиятенең эчтәлегенә туры килә.
- Барыгызга да зур рәхмәт. Һәммәгез дә бик тырыштыгыз.
2. Билгеләр кую.Өй эше. Әниләр турында әкият язарга .