2 нче сыйныфта ?д?би укудан технологик карта


2 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта
Гасимова Чулпан Гали кызы,
Зур Сәрдек гимназиясе муниципаль
бюджет белем бирү учреждениесенең
Купка авылындагы филиалы
Тема. Эш эшкә өйрәтә. Ф. Яруллин “Эшнең аның берние юк”
Дәреснең максаты Хезмәтнең кеше тормышындагы ролен аңлату
Бурычлар Ф. Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигырен өйрәнү;
укучыларның уку күнекмәләрен үстерү;
балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр Укучылар Ф. Яруллин иҗаты белән танышалар;
сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыталар;
балаларда эшкә, хезмәткә, укуга, хезмәт кешесенә карата мәхәббәт туа.
Төп төшенчәләр Хезмәт, эш, уку хезмәте, бәрәңге төбен өю
Дәреснең тибы Яңа белемнәрне ачу дәресе
Дәрес төре ИКТ кулланылган дәрес
Предметара бәйләнеш Әйләнә-тирә дөнья, музыка, физик культура
Эшчәнлек формалары Парлап, коллектив, индивидуаль
Кулланылган сингапур структуралары ХАЙ ФАЙВ, МЭНЭДЖ МЭТ, МИКС-ПЭА-ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
Ресурслар
Сафиуллина Г. М. һ. б. Әдәби уку. 2 сыйныф. Дәреслек. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2012. – 97 – 98 битләр.
Сафиуллина Г. М. һ. б. Әдәби уку. 2 сыйныф. Дәреслек-хрестоматия. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2012. – 46 – 47 битләр.
Сафиуллина Г. М. һ. б. Укытучылар өчендәреслек. Әдәби уку. 2 сыйныф. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2012. – 59 – 61 битләр.
Сафиуллина Г. М. һ. б. Әдәби уку. 2 сыйныф. Мөстәкыйль эш дәфтәре. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2012. – 44 – 45 битләр.
Балачак энциклопедиясе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 19 – 20 битләр.
Якушина Е. В. Готовимся к уроку в условиях новых ФГОС. – HYPERLINK "http://www.openclass.ru"http://www.openclass.ru
Интернет-сайтлар
Дәрескә презентация, бию көйләре, ноутбук
Дәрес этаплары Материал
эчтәлеге Укучы
эшчәнлеге УУГ
Мотивация.
Максат. Психологик уңай халәт тудыру.
Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну, бер-береңә ихтирам хисләре уяна.
Слайд №1
Сыйныфта уңай атмосфера тудыра.
ХАЙ ФАЙВ
Исәнмесез, укучылар!
Кәефләрегез ничек?
Бер-беребезгә һәм кунакларга елмаю бүләк итик әле.
МЭНЭДЖ МЭТ
Җилкәдәш күршеләребезне елмаеп сәламлик!
Кара-каршы партнерларга да елмаюлы сәлам тапшырыйк.
Уяндыңмы, елмай –
Көнне башла шулай.
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә.
Елмай сәбәпсезгә –
Яхшы, әйбәт сүзгә.
Син елмайсаң әгәр,
Зилзиләләр тынар,
Чыксаң, юлың уңар,
Авырлыклар арыр,
Башлаган эш барыр.
Мин дә сезгә яхшы кәеф символы булган менә шушындый кояш бүләк итәм. Слайд №2 Парталарга төркемләп утырган укучылар укытучы белән исәнләшәләр, кунакларны, партнерларын елмаеп сәламлиләр.
Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү, сәламләшү.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Максат. Өй эшен тикшерү аша дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә әзерләнү.
Көтелгән нәтиҗә. Укучылар укыган мәкальләр буенча фикер йөртә алалар.
Өй эшен тикшерә.
Шушы күтәренке рухта әдәби уку дәресебезне башлыйбыз. Мин сезгә үткән дәрестә нинди өй эше биргән идем? (Хезмәт турында мәкальләр укып килергә)
Әйдәгез, һәрберебез берәр мәкаль укып китик.
Бу мәкальләр безне нәрсәгә чакыра? (Эшләргә, хезмәт итәргә, эш сөяргә) Өй эшен атыйлар, хезмәт турында мәкальләр укыйлар, әңгәмәдә катнашалар.
Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматны табу.
Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат. Белем алуда кыенлык тудыру.
Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын ачыклауда кыенлыкны таныйлар, төп теманы ача алалар.
Идрис Туктарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясен укый.
Хәзер мин сезгә Идрис Туктарның “Ялкау өчен ботка суынган” хикәясен укыйм, игътибар белән тыңлап торыгыз.
Слайд №3
Укыган хикәя буенча әңгәмә оештыра, кыенлык тудыра.
Укучылар, хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен?
Хикәядә кемнәр катнаша?
Ялкау яхшы малаймы?
Ул нәрсәне бер дә яратмый?
Дәреснең төп темасын ачтыра.
Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән? (Эш, хезмәт турында)
Әйе, без бүген “Эш эшкә өйрәтә” дигән темага сөйләшербез. Моның өчен Фәнис Яруллинның “Эшнең аның берние юк” шигырен өйрәнербез. (Тема экранда чыга)
Слайд №4
Дәреснең темасын кычкырып укыйк әле. Хикәяне тыңлыйлар, әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр, кыенлыкны табалар, дәреснең темасын ачалар, тулы теманы экраннан укыйлар. Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.
Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.
Шәхескә кагылышлы: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау.
IV. Яңа белемнәр ачу.
Максат. Автор һәм аның әсәре аша теманы ачу.
Көтелгән нәтиҗә. Укучылар Ф. Яруллин турында мәгълүмат алалар, “Эш эшкә өйрәтә” мәкаленең асылына төшенәләр.
Автор турында сөйли.
Без сезнең белән Фәнис Яруллин дигән шагыйрь бар икәнен ишеткәнебез бар, аның чынлап та кем икәнен әле белеп бетермибез. Хәзер мин сезне кыскача гына аның белән таныштырып үтәм.
Слайд №5
Фәнис Яруллин – татар халкының күренекле шагыйре. Ул Татарстанның Баулы районында туган. Башта монтер булып эшли. Аннан армия сафларына алына. Спортны бик ярата. Армиядә вакытта турникта күнегүләр ясаган чакта егылып төшә һәм имгәнә. Гомерлеккә гарип булып кала. Ул йөри алмый, коляскада гына утыра. Башта әнисе карый, аннары хатыны.
Физик яктан гарип булса да, Фәнис абый төшенкелеккә бирелми. Ул үз өстендә эшли, белемен күтәрә, шигырьләр, хикәя-повестьләр яза. Яза дигәч тә, ул аларны иҗат итә, ә әсәрләрен якындагы кешеләре кәгазьгә төшерә, чөнки үзе каләм тотып яза алмый.
Фәнис Яруллин – халык арасында иң яратып укыла торган язучыларның берсе. Аның балалар өчен дә, зурлар өчен дә язылган әсәрләре бик күп. Шуларның кайберләрен экранда күрәсез.
Китаплар күргәзмәсе тәкъдим итә.
Слайд №6
Хөкүмәтебез талантлы һәм батыр шагыйрьнең иҗатын югары бәяләгән: ул М. Җәлил, Г. Тукай, А. Алиш премияләренә ия, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре. Болар бик зур һәм дәрәҗәле исемнәр.
Әңгәмә оештыра.
Мин сөйләгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Ф. Яруллин хезмәтне сөйгәнме?
Аның һөнәре, хезмәте нидән гыйбарәт?
Әйе, хезмәт итмичә генә данга, хөрмәткә ирешеп булмый икән.
Хәзер инде Ф. Яруллин безнең арада юк. 3 ел элек ул вафат булды. Ләкин үзе исән булмаса да, аның исеме үлемсез. Без әле аның әсәрләрен һаман да яратып укыйбыз, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны җырлыйбыз. Сез бәйрәмнәрдә башкара торган “Иң гүзәл кеше икәнсез” җыры да нәкъ менә Фәнис абый шигыренә язылган. (Җырны тыңлатырга мөмкин)
Дәреслек белән эшне оештыра. Үзе укып күрсәтә. Кычкырып укуны оештыра.
Хәзер, әйдәгез, дәреслектән Ф. Яруллинның “Эшнең аның ние бар” шигырен табып укыйк. Иң элек мин укып күрсәтәм, аннары сез дәвам итәрсез.
Укыган әсәр буенча сораулар бирә. Теманы ачыклауга этәрә, юнәлеш бирә.
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, карап торып кына эшкә өйрәнеп була микән?
Бу шигырьдәге герой турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Безнең бүгенге темабыз “Эш эшкә өйрәтә” дип атала. Әлеге әйтем бу шигырьгә туры киләме?
Ә сез үзегез нинди эшләр эшли беләсез? Аларны сезгә кем өйрәтте?
Сезнең үзегезнең кемгә дә булса берәр эш өйрәткәнегез юкмы? Ф. Яруллин турында тыңлыйлар, китаплары белән танышалар.
Авторның тормышын дәрес темасы белән бәйлиләр.
Дәреслек белән эшлиләр: шигырьне эзләп табалар, тыңлыйлар, укыйлар, укыган буенча әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр. Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.
Танып белү: мәгълүмат туплау.
Коммуникатив: диалогта катнашу; укытучыны тыңлау.
Шәхескә кагылышлы: уку материалына кызыксыну белдерү.
V. Физкультминут
Максат. Укучыларның активлыгын арттыру, киеренкелекне киметү.
Көтелгән нәтиҗә. Укучылар хәрәкәтләнү аралаш кыска сорауларга җавап бирә алалар. МИКС-ПЭА-ШЭА
РЕЛЛИ РОБИН
Укытучы парларда кем җавап бирәсен ачыклый, сораулар бирә:
Ф. Яруллин кем ул?
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры кем шигыренә язылган?
Карап торып кына эшкә өйрәнеп буламы?
Хезмәт турында бер мәкаль әйт.
Синең әтиең нинди эшләр эшли белә?
Үскәч, кем булырга теләр идең?һ. б. Татар халык көенә бииләр.
Парларда эшлиләр. Коммуникатив: партнерың белән аралашу.
Шәхескә кагылышлы: дәрескә кызыксыну арту.
VI. Яңа белемнәрне ныгыту.
Максат. Яңа белемнәрне ныгыту мөмкинлеге тудыру.
Көтелгән нәтиҗә. Укучылар уку күнекмәләрен ныгыталар, хезмәт итмичә генә яшәп булмау төшенчәсен аңлыйлар. Ныгыту эшен оештыра.
Ә хәзер, укучылар, хрестоматиянең 46-47 нче битләрен ачабыз. Аннан Л. Леронның “Үскәч” хикәясен укыйбыз.
МЭНЭДЖ МЭТ
1 нче партнерны укыта, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче партнерлар чылбыр рәвешендә хикәяне укыйлар.
Әңгәмә оештыра:
Кем ничек уйлый: хикәядәге малайның хыялы тормышка ашар микән?
Ул нәрсә турында хыяллана?
Гатифә әби кем ул?
Безнең авылда да Гатифә кебек әбиләр бармы?
Сезнең хыялыгыз бармы?
Бу хыялны тормышка ашыру өчен ниләр эшләргә кирәк? (Тырышып укырга кирәк дигән җавап чыкканчы сораулар бирелә)
Димәк, укучылар, хыялларны тормышка ашыру өчен дә, яхшырак яшәү өчен дә нишләргә кирәк икән?
Ә безнең бүген төп хезмәтебез – ул нәрсә?
Әйе, хыялларыбызны тормышка ашыру, максатыбызга ирешү өчен мәктәпләрдә тырышып укырга, өйдә әти-әнигә көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә, алар башкарган эшләрне өйрәнеп үсәргә тиеш без. Халык мәкале дә “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” ди бит. Хрестоматия белән эшлиләр, хикәя укыйлар.
Укыган хикәя буенча әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр.
Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.
Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.
Шәхескә кагылышлы: яңа белемгә кызыксыну белдерү.
VII.Мөстәкыйль эш.
Максат. Мөстәкыйль укып фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.
Көтелгән нәтиҗә. Мөстәкыйль рәвештә тормыш өчен кирәкле мәгълүмат алалар. Мөстәкыйль эшне оештыра.
Хәзер мөстәкыйль эш дәфтәрләрен ачабыз, 44-45 нче битләрдәге 24 нче биремне үтибез. Моның өчен башта Нур Әхмәдиевнең “Бәрәңге бакчасында” шигырен эчтән генә укыйбыз. Бәрәңге төбен өю ни өче кирәк дигән сорауга җавапны эзләп табасыз һәм шул урынны сары төскә буйыйсыз.
Парларда эш тәкъдим итә.
Хәзер дәфтәрләрне бер-берегез белән алыштырасыз һәм аның хаталарын булса төзәтәсез. Шигырьне эчтән укыйлар, биремне үтиләр.
Парларда эшлиләр.
Танып белү: текст белән мөстәкыйль эшләү.
Коммуникатив:
партнерың белән эшләү.
VIII. Рефлексия.
Максат. Дәрестәге эшчәнлекне анализлау һәм белемнәрне бәяләү.
Көтелгән нәтиҗә. Үз эшчәнлекләрен дөрес бәяли алалар.
Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, бәяләү һәм үзбәя куюны оештыра.
Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Нинди әсәрләр белән таныштык?
Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
“Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың” ди халык мәкале. Сез дә бүгенге дәрестә бик тырыштыгыз, “тирләр түктегез”, инде “тәмләп ашар” вакыт җитте. Кемгә нинди билгеләр куярбыз? (Фикерләр тыңлана)
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
Кем дә кем үзен бүгенге дәрестә бик актив булдым, катнашып утырдым дип саный, шулар торып баса!
Кемнәр әле миңа активлыкны тагын да арттырасы бар дип уйлый, алар торып баса!
Өй эше бирә.
Өйдә Ф. Яруллинның “Эшнең аның ние бар” шигырен ятлап килерсез.
Дәрес сезгә ошадымы?
Миңа да сезнең белән бик күңелле булды, булдырдыгыз, молодцы!
Дәрес тәмам.
Слайд №7 Дәрес эшчәнлеген йомгаклауда катнашалар, үзбәя куялар, өй эше алалар.
Регулятив: дәрестәге эшчәнлекне бәяләү.
Коммуникатив: әңгәмәдә катнашу.
Шәхескә кагылышлы: уку хезмәтенә уңай карашта калу.