Технологик карта 8нче сыйныфта татар теле(рус. гр)д?ресе.Исем фигыль


8 сыйныфта татар теле дәресе.
Дата: 17.11.2015
Укытучы:Абдуллина Гөлфинә Наил кызы
Тема: Исем фигыль
Белем бирү максаты:
Исем фигыльтурында белемнәрне ныгыту
Исем фиг-нең исемгә һәм фиг-гә караган үзенчәлекләрен ачыклау 
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның сүзлек запасларын баету.
Белем алырга омтылыш, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. 
Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, дәреслек , презентация.
Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе
Дәрес планы:
№ Дәрес элементлары Вакыт
Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы
(ныгыту дәресе) 1    Оештыру этабы. 2 мин
2 Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү. 3 минут
3 Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
Проблема тудыру
-Укучылар,сезнең өй әшендә чакыру дигән сүз бар.Ул нинди сүз төркеме?
-Проблеманы чишү
Исем.
_ни өчен шулай уйлыйсың?
-
-Фигыль
-Ни өчен?
37 бит 1нче күнегүне уку,нәтиҗә ясау
16 минут
4 Беренчел ныгыту:
- таныш ситуациядә (типлаштырылган)
2 нче күнегүне язып эшләү
3нче күнегүне бер-бер артлы эшләү
5нче күнегүне сүзлекләр белән эшләү,чагыштырып тикшерү.
4нче күнегү буенча диалог төзү 15 минут
6 Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату6нчы күнегү,38 бит 2 минут
7     Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). 2 минут
Дәрес этабы Этаплар эчтәлеге УУГ
   Оештыру этабы. -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
1 слайд
Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн барыбызга да!
Дежур укучы чыгышы.
 Исәнмесез, укучылар. Бүген кем дежур? - Бүген кем дежур? - Сыйныфта кем юк? - Бүген ничәсе һәм атнаның кайсы көне?  КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү. 1.-Укучылар! Әйдәгез өй эшен тикшереп үтик.
2. Укытучы: Укучылар, хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле. –Азат иртщн син нишлисең?
Көтелгән җавап: Йокыдан торам.
Укытучы: Балалар үткән дәресләрдә без нинди теманы өйрәндек?
Көтелгән җаваплар: Көндәлек режим.
                                   
Укытучы: Әйдәгез әле режимны күрсәткән фигыльләрне әйтик әле.
Көтелгән җавап: өокыдан тора,юына,ашый,мәктәпкә бара,укый,кайта,булыша,уйный,дәрес әзерли,укый,ял итә,йоклый.
Укытучы: Ә бу эшләр кайчан эшләнә?Как скажем по-татарский во сколько?
Үткәнне кабатлау:
Укытучы: Ә бу эшләр кайчан эшләнә?Как скажем по-татарский во сколько?
Көтелгән җавап –Сәгать ничәдә?
Сәг моделендә сәг-не әйтү ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Укытучы: Без хәзер сораубирә беләбез,димәк җавап та бирергә кирәк.Нәрсә төзи алабыз.

Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән?
Диалог төзербез,сөйләшербез,дөрес язарга өйрәнербез) ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ: үзмаксат кую
Ял минуты БҖ“Физзарядка ясый куян Беренчел ныгыту:
- таныш ситуациядә (типлаштырылган)
Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану -Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны язабыз.
Унҗиденче ноябрь.
Чәршәмбе
Сыйныф эше.
1нче күнегү.
Җәя эчендәге русча сүзләр урынына татарча сүзләр языгыз.
Мин өй эшләрен вакытында(готовлю).
Азат ,мәктәптән кайткач,әнисенә(помогает)
Максим мәктәптә идән(моет).
Дәресләрне әзерләгәч(отдыхаю)
Сүзлек диктанты (Тактада бер бала эшли)
Йоклый,Укый.дәрес әзерлим,булышам,уйныйм
- Охшаш якларын әйтегез:
*режимны белдерәләр
фигыльләр

- Нәрсә белән аерылалар:
Затлары белән-мин,ул

2.Шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез. (5-6 җөмлә телдән тыңлау)
- Җөмләләр төзегәндә нинди кагыйдәгә нигезләнеп эшләдегез?
3.Бирелгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзегез .Кайсы команданың җөмләләре матуррак һәм дөрес
4.”Көндәлек режим”презентациясендәге рәсемнәр буенча парлап диалог төзү РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
Рефлексия (дәрескә йомгак ясау). -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
Үзбәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.
   Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләргә өйрән