Конспект урока по татарскому языку в русской группе на тему Минем чанам бар тезелм?се. Ф, ф х?рефл?рен язу (1 класс)


Тема: Минем чанам бар тезелмәсе. Ф, ф хәрефләрен язу.
Максат: Ф,ф хәрефләрен дөрес уку һәм язу күнекмәләре өстендә эшләү. Чана, чаңгы, тимераяк сүзләре белән таныштыру, аларны берлек санда тартым белән кулланырга өйрәтү. Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси нәтиҗәләр: татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
-әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
-парларда эшли белү.
Предмет нәтиҗәләре:
-кышкы көнне сурәтләп сөйли белү;
-әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә белү;
-сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру;
- Ф, ф хәрефләрен узу күнекмәләре булдыру.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты
-Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?
-Бүген класста кем дежур?
II.Үткәннәрне кабатлау
1)-Бүген көн нинди? Укытучы- бала диалогы (салкын, салкын түгел, кар ява, кар яумый, буран юк сүзтезмәләрен кабатлау)
2)Урамга чакыру – укучы-укучы диалогы
-Азат, әйдә урамга чыгабыз.
-Ә көн нинди?
-Көн салкын түгел, кар яумый.
3)”Кыш бабай” җырын җырлау.
Кыш бабай, Кыш бабай!
Ул безне ярата.
Ул безгә күп итеп
Бүләкләр тарата.
III.Яңа тема өстендә эш
1)Ф,ф хәрефләре белән таныштыру
-Ребята, у вас скоро зимние каникулы. А в какие игры вы будете играть?
“Футбол “ сүзенә аваз-хәреф анализы ясау, ф авазына характеристика бирү.
-“Эш дәфтәрендә”(30-31 б.) эшләү: хәрефләрне язарга өйрәнү; бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу.
Физкультминутка
2)-А чем еще будете заниматься на каникулах? (кататься на санках, лыжах, коньках)
Чана, чаңгы, тимераяк сүзләре белән таныштыру. Яңа сүзләрне дөрес әйтү өстендә эшләү.
3) Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен берлек санда тартым белән кулланырга өйрәтү.
Минем чанам бар. Мин чана шуам. Мин чаңгы шуам. Мин тимераякта шуам җөмләләрен хәтердә калдыру өчен – уен оештыру. Укытучы җөмләне әйтә, балалар хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.
IV.Йомгаклау.
Отгадывайте загадки.
Все лето стояли,
Зимы ожидали,
Дождались поры –
Помчались с горы.
(Санки – по татарски чана)
Деревянные кони по снегу скачут,
А в снег не проваливаются.
(Лыжи – по татарски чаңгы)
Два коня у меня,
Два коня.
По воде они возят меня.
А вода
Тверда,
Словно каменная!
(Коньки – по татарски тимераяк)
-Что нового узнали на уроке?
-О чем расскажите родителям?