»«Табын янында» хик?ясенд? т?рбия проблемасы куелышы


Бөгелмә шәһәре
11 нче урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сания Габдрәүф кызы Юнысованың
ачык дәрес план - конспекты

Дәрес темасы: «Табын янында» хикәясендә тәрбия проблемасының куелышы.
Максат:1)темага караган сүзләрне актив кулланылышка кертү, укылган текстның эчтәлеген үзләштерү, эчтәлеген сөйләргә өйрәтү;
2)укучыларның сорау – җавап имитацияле диалогик сөйләм, сәнгатьле уку һәм тәрҗемә, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;
3)әдәпсезлек – начар гадәт икәнлеген төшендерү, укучыларда әдәплелек, тәрбиялелек, сабырлык, пөхтәлек, игътибарлылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Дәрес төре: сөйләм күнекмәләрен үстерү дәресе.
Белем бирү методы: үстерелешле укыту методы.
Предмет эчендә бәйләнеш: татар теле, әдәби уку.
Предметара бәйләнеш: рус теле.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Укытучы.
-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Сыйныфта кем дежур? Бүген ничәнче февраль? Атнаның кайсы көне? Февральнең кышның уртасымы, әллә ахырымы? Февраль кышның ничәнче ае? Бүген көн нинди? (көтелгән җаваплар: салкын, болытлы, карлы, буранлы, томанлы, җилле, буранлы) Кар нинди? (җепшек түгел, коры, ап- ак, юеш түгел).
II.Актуальләштерү. Укучылар, узган дәрестә без «Табын янында» дигән хикәяне өйрәнгән идек. Сез аны өйдә укып килдегез. СЛАЙД№1
ТЕКСТ. Табын янында.
Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым. Табын янына хуҗа малае Саша да утырды. Өстәл өстендә зур савыт белән салат тора. Саша салатны үз янына куйды һәм тиз – тиз ашый башлады. Хуҗабикә безгә аш бирде: башта миңа, аннан соң Сашага. Саша башкаларны көтмәде, ашны ашый да башлады. Ул авызын чапылдатып, сөйләшә – сөйләшә ашады. Кулы белән аштан итне алды һәм өстәлгә куйды. Десертка алма бирделәр. Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды да табын яныннан китте. Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пычрак булып калды: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята иде.
Әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк әле. Өй эше тест формасында тикшерелә.
Тест. СЛАЙД№2
1) Мин кичә бер гаиләгә кунакка бардым.
Мин бүген бер гаиләгә кунакка барам.
2)Табын янына хуҗа малае Саша утырмады.
Табын янына хуҗа малае Саша утырды.
3)Өстәл өстендә зур савыт белән салат тора.
Өстәл өстендә зур савыт белән җиләк – җимеш тора.
4)Саша салатны ашамады.
Саша салатны тиз- тиз ашады.
5)Ул әкрен генә, ашыкмыйча ашады.
Ул авызын чапылдатып, сөйләшә – сөйләшә ашады.
6) Хуҗа малае иң зур алманы сайлап алды да табын яныннан китте.
Хуҗа малае иң зур әфлисуннны сайлап алды.
7) Саша киткәннән соң, өстәл өсте бик пычрак булып калды.
Саша өстәл өстен сөртеп китте.
Эшләрне үзара алмашып тикшерү.СЛАЙД№3,4
Укытучы. Укучылар без бүген сезнең белән «Табын янында» хикәясендә кешеләргә хас сыйфатлар белән танышырбыз, СЛАЙД№5 Сашага хас сыйфатларны әйтербез, Сашага үзебезнең киңәшләрне бирербез. Табын янында үзебезне тота беләбезме? Менә шулар турында сөйләшербез.
III.Фонетик күнегү.
Тәртипле [тәртиплэ],
Әдәпле [әдәплэ] ,
Тәрбияле [тәрбийәлэ],
Сабыр [сабыр],
Пөхтә [пөхтә],
Игътибарлы [ихтибарлы].
Башта үзем укыйм, укучылар кабатлыйлар.
Бу сүзләрне хор белән/ аерым уку, рус теленә тәрҗемә итү.СЛАЙД№6.
Тәртипле – порядочный
Әдәпле - вежливый
Тәрбияле - воспитанный
Сабыр - терпеливый
Пөхтә - опрятный
Игътибарлы - внимательный
Бу сүзләр белән сүзтезмәләр/ җөмләләр төзү.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле бу сүзләрнең антонимнарын әйтегез әле. Искә төшерик әле, нәрсә ул антоним? (Укучы. капма – каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала) (көтелгән җавап: Тәртипсез, әдәпсез, тәрбиясез , сабырсыз, пычрак, игътибарсыз. ) СЛАЙД№7.
IV.Ныгыту.
Ә хәзер, укучылар, текстны искә төшерү өчен, дәреслекләрегезнең 87 нче битен ачып, 3нче күнегүне укырбыз. (2-3 укучы чылбыр буенча укый)
Укытучы. (укучыларга сораулар бирә) СЛАЙД№8.
1.Хикәядә сүз кем турында бара ? (Хикәядә сүз Саша турында бара).
2)Сезгә Саша ошадымы? (Миңа Саша ошамады).
3) Ни өчен? (Чөнки ул ашаганда түгә, пычрата).
4)Без бүгенге дәрестә өйрәнгән сыйфатларның кайсылары Сашага туры килә?
(көтелгән җавап: Саша тәртипсез, әдәпсез, тәрбиясез , сабырсыз, пычрак, игътибарсыз.).
5) Ә сез Сашага нинди киңәшләр бирер идегез? (Укучылар сез хәзер төркемнәрдә киңәшеп эшләрсез) СЛАЙД№9.
1.Өлкәннәр белән бер табынга утырма.
2. Тиз – тиз ашама.
3.Ашаганда башкаларны көт.
4.Авызыңны чапылдатып ашама.
5.Сөйләшә – сөйләшә ашама.
6. Ашка кул белән тыгылма.
7.Савыттан кулың белән алма.
8.Өстәл өсте чиста булсын.
6)Сез ничек уйлыйсыз, Саша уңай герой булса, аңа нинди сыйфатлар хас булыр иде?( әдәпле, тәрбияле, сабыр, пөхтә, игътибарлы)
7) Сез ашханәдә үзегезне ничек тотасыз? Мондый хаталарны җибәрмисезме?
Укучы җавабы. СЛАЙД№10.
1.Өлкәннәр белән бер табынга утырмыйбыз.
2. Тиз – тиз ашамыйбыз./ Әкрен ашыйбыз.
3.Ашаганда башкаларны көтәбез.
4.Авызны чапылдатып ашамыйбыз.
5.Сөйләшә – сөйләшә ашамыйбыз.
6. Ашка кул белән кермибез.
7Савыттан кул белән алмыйбыз.
8.Өстәл өсте чиста була.
9.Ашар алдыннан кулларны юабыз.
10.Ашагач, рәхмәт әйтәбез.
Укытучы. Ярый, бик яхшы.
V. Өй эше бирү.
Укытучы.Укучылар, көндәлекләрне ачып, өй эшен язып куйыйк әле. СЛАЙД№11.
1 нче төркем - эчтәлек буенча диалог төзергә.
2 нче төркем - 87 нче бит, 3 нче күнегүнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
3нче төркем - Сашаны уңай герой итеп күз алдына китереп, эчтәлекне үзгәртеп сөйләргә өйрәнергә.
VI. Билге кую. (Билгеләр аңлатып куела).
VII.Йомгаклау.
Укытучы. Димәк, без кешеләргә хас нинди сыйфатлар белән таныштык? Сез үзегездә нинди сыйфатларны булдырыр идегез?
Укучы. (көтелгән җавап) Без кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатлар белән таныштык. Мин үземдә уңай сыйфатларны булдырыр идем.