Методическая разработка Студентлар бел?н очрашу кич?се


Студентлар белән очрашу кичәсе
Максат: Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү; хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.
1 укучы: Исәнмесез, хәерле көн хөрмәтле студентлар, укучылар һәм укытучылар.
2 укучы: Без бүген “Алда юллар кайсын сайларга?” дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыелдык.
1 укучы:Алда юллар – кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр безне матур киләчәк.
2 укучы:. Бакчаларда шомырт, сирень
Күпме чәчәкләрнең төрләреБезне көтә алда төрле юлларКөтә, дуслар, тормыш үрләре.
1 укучы: Дәшә серле юллар, башта төрле уйларЯшь йөрәктә кайный мең сорау
Алда әле – тормыш киртәсе
Күп сынаулар әле үтәсе
Максатларга әле ирешәсе
Хыялларны чынлык итәсе.
2 укучы: Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: "Мәктәпне тәмамлагач кая барырга?  Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар тудыра.
1 укучы: Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт.Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.
2 укучы: Без бүгенге очрашуыбызда килгән кунаклар ярдәмендә үзебезне кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Очрашуыбызга төрле югары уку йортларында белем алучы студентлар чакырылды.
1 укучы: Бүген бездә кунакта: Казан дәүләт аграр университетының I курс студенты Архипов Артем һәм шушы ук университетның IV курс студенткасы Осипова Регина.
2 укучы: Безне үзегезнең уку йортыгыз белән таныштырып китсәгез иде. Рәхим итегез сүз сезгә.
Укучыларның аларга әзерләгән сораулары.
1 укучы: Шулай ук бүген бездә кунакта: Казан федераль университетының I курс студенткасы Елезарова Юлиана.
2 укучы: Сез дә безне шушы уку йорты белән таныштырып үтсәгез иде. Рәхим итегез сүз сезгә.
Укучыларның аңа әзерләгән сораулары.
1 укучы: Бүген бездә кунакта Алабуга дәүләт педагогия университетының I курс студенткасы Никитина Алёна һәм II курс студенткасы Ханова Эльвира. Сүзне сезгә бирәбез.
Укучыларның аларга әзерләгән сораулары.
2 укучы: Безнең белән очрашуга Казан дәүләт медицина университетының I курс студенткасы Иванова Анна да килде. Сез дә безгә бераз кызыклы мәгълүмат биреп үтсәгез иде.
Укучыларның аңа әзерләгән сораулары.
1 укучы: Бүген бездә кунакта Россия дәүләт гадел хөкем йорты университетының I курс студенты Алексеев Евгений. Сүз сезгә бирелә Евгений, рәхим итегез.
Укучыларның аңа әзерләгән сораулары.
2 укучы: Безнең белән очрашуга Николай Эрнестович Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясенең IV курс студенты Кириллов Игорь да килде. Үзегезнең уку йортыгыз белән таныштырып үтсәгез без бик шат булыр идек.
Укучыларның аңа әзерләгән сораулары.
1 укучы: Чакыруыбызны кабул итеп бүгенге очрашуга вакыт табып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Укуыгызда уңышлар , сәламәтлек юлдаш булсын.
2 укучы: 17 ноябрь халыкара студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Ә ул Россия күләмендә 25 январь – Татьянин көндә бәйрәм ителә. Узып киткән “Студентлар көне” белән тәбрик итеп 8 сыйныф укучысы Антонов Динар “Балачагым” исемле җыр бүләк итә.
Антонов Динар җырлый “Балачагым”
Сыйныф җитәкчесенең чыгышы: Нәкъ Динар җырлаганча безнең 11 сыйныф укучыларының балачаклары белән саубуллашыр көннәренә дә инде санаулы гына көннәр калып бара. Үзегезне зурлар итеп хис итсәгез дә, әти-әниегез өчен сез һаман да бала әле. Ә баласы булган ата-ананы, һәрдаим, бер сорау борчый: улыбыз яки кызыбыз кем булыр? Кемнәрдер: ”Улыбыз балаларны бик ярата, мөгаен, укытучы булыр, яки кызыбыз рәсем белән мавыга, оста рәссам чыгар ахыры, яки, әтисе кебек, кырлар патшасы булыр, диләр. Гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр ата-ана үз баласының күренекле һөнәр кешесе булуын тели. Ә кем сон ул күренекле һөнәр кешесе, моны берәү дә ачык кына күз алдына китерә алмый. Әйе, тормышта барлык әйберне дә сайлап булмый. Мәсәлән, әти-әни, туган якны безнең сайлап алу мөмкинчелегебез юк, ә һөнәрнең үзеңә ошаганын без сайлый алабыз. Әйе, һөнәрнең үзеңә ошаганын, җәмгыять өчен файдалысын сайлап алу, киләчәктә син гомер буе адашмыйча барачак сукмакны билгеләү җиңел түгел. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Профессия сайлаганда без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз?
-  Әйе, барыннан да бигрәк, теге яки бу һөнәр, эш безгә ошыймы? Безнең өчен кызыклымы ул? Без бу эшне башкарырга сәләтлеме? Аннан соң хезмәт базарында эшләр ничек торуы турында уйлыйбыз: бәлки безне кызыктырган хезмәт җәмгыятькә кирәкле түгелдер? Ул очракта эш таба алмавыбыз да бик ихтимал. Безнең карарыбызга әти-әниебез, дуслар киңәше, массакүләм мәгълүмат чаралары да йогынты ясарга мөмкин. Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит – икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?
Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан – бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?
Минем киңәшем шул- яраткан һөнәрләрегезне генә сайлагыз. Яраткан эшне генә бөтен күңелне биреп башкарып була. Бер-берегезгә авыр чакта җилкәгезне куегыз, шатлыкларны бергә бүлешегез. Зур кайгы да  күп кешегә бүлгәч, кечерәеп кала. Кечкенә генә шатлык та күп кешегә тапкырлагач, зур шатлыкка әйләнә.
  Юллар гел шома һәм такыр гына булмый, сикәлтәле дә булыр. Аларны җиңел үтәргә өйрәнегез. Тирән упкыннар сезгә очрамасын. Авыр вакытта туган мәктәбегезгә, укытучыларыгызга таяныгыз. Кем генә булсагыз да кеше булып калыгыз.
Без бүген сезнең белән төрле уку йортлары турында мәгълүмат алдык, безне кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттек. Бүгенге очрашу безнең укучыларыбызга һөнәр сайларга ярдәм итәр дип ышанам. Укучылар минем теләгем сезгә, алда торган бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып үзегез теләгән уку йортына укырга кереп укырга язсын сезгә. Киләсе уку елында уздырылачак очрашуга сезгә дә студентлар булып килергә язсын. Ә студентларга зур рәхмәтебезне белдереп, укуларында зурдан-зур уңышлар, сабырлык, тырышлык телибез. Һәм бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп кечкенә генә истәлек бүләкләре тапшырабыз.
Бүләкләр тапшыру. Студентларны озату.