ПРОЕКТ “Ватаныбыз тарихын, милли б?йр?мн?рен, традициял?рен саклау”


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
КАМА-ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ОЛЫ КАРИЛЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
ПРОЕКТ
“Ватаныбыз тарихын, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен саклау”
Төзеде: 5нче сыйныф җитәкчесе Нутфуллина Р.Х.
2016 ел
Эчтәлек
Кереш
Проектның максаты һәм бурычлары
Проектның эш төрләре һәм формалары
Проектны гамәлгә ашырудагы юнәлешләр
Йомгаклау
Кулланылган әдәбият
Кушымта “Син көтәсең һаман улларыңны"
Кереш
Туган як, туган җир һәркем өчен дә якын. Туган җир кеше өчен ата-анасы кебек кадерле һәм газиз. Туган туфрак шунда туып үскән һәрбер кешене үзенә тартып тора. Туган авылның исеме , килеп чыгышы, тарихи атамалары кызыклы. Шул кызыксынуны тулыландыру, туган якның матурлыгын тоя белергә өйрәтү, халкыбыз үткәнен, милли хәзинәбезне белүдә “Ватаныбыз тарихын, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен саклау”
проекты ярдәмгә килә.
Бу проектта авыллар һәм атамалар тарихын, батыр, уңган якташларыбыз тормышын өйрәнүгә, музей фондына материаллар туплауга игътибар бирелә.
Шул ук проект эчтәлегендә халыкның тормыш-көнкүреше, милли матурлык, туган як табигате, тарихның төрле чорларына караган вакыйгаларны өйрәнү турында бик күп мәгълүмат кертелә. Укучыларны шул матурлыкны күрә белергә өйрәтү, халкыбыз тарихын яхшы белүче, милләте белән горурланучы шәхес итеп тәрбияләү укытучының, балалар оешмасының, мәктәпнең төп максаты. Бу проект методының төп өстенлеге, минемчә, укучыларның яңа белем туплап кына калмыйча, белем туплауның, бердәм хезмәтнең нәтиҗәсен булдыруда. Проект барлык сыйныф укучыларын да үз эченә ала.

Балалар коллективында традицияләр формалаштыру.
“Халыкны халык иткән нәрсә-аның
үзенчәлекле традицион мәдәнияте”
Гамирҗан Дәүләтшин
Традиция- балалар коллективы өчен зур әһәмияткә ия. Мәктәп һәм сыйныф, балалар оешмасы культурасы булганда гына яши. Балалар оешмасы кулҗтурасы-ул балалар оешмасының гореф-гадәтләре, традициясе. Балалар оешмасының традициясен үстерү максатыннан эшләнгән эшләре үз чиратында укучыларда уңай гадәт, җаваплылык, кешелеклелек, кайгыртучанлык, намуслылык, Ватанны ярату хисләрен тәрбияли.
Традицияләр белән танышу уңай тәэсир итеп кенә калмый, сыйныф законнарын да тудыра.
Мәсьәлән,
Һәркем ясаган хатасын төзәтергә хокуклы.
Укучының башкаларны кимсетә, кыерсытырга, мыскылларга хокукы юк.
Укучы үз фикерен яклый, ялгышын таный белергә тиеш.
Укучы дуслаша, дусларын һәм дуслыкны саклый белергә тиеш.
Укучы башкалардан ярдәм сорый, ярдәм итә белергә тиеш.
Укучы сабыр, максатчан һәм куйган максатына ирешә белергә тиеш.
Безнең мәктәп традицияләре.
Укытучы теләсә нинди традиция формалаштыра ала.
«фольклор» традициясе;;Уңышларны презентацияләү;
Еш авыручы балаларга булышу;
“хезмәт десанты” традициясе;
“яңа буын” традициясе;
“Ватанны сөючеләр, үткәнне хәтерләүчеләр” традициясе һ.б
Традицион мероприятияләр, бәйрәмнәр:
Яңа сыйныф бәйрәме,
“Көзге уңыш” бәйрәме,
“Аналар көне,
“Яңа ел” бәйрәме,
8 март, 23 февраль
“9 май-Җиңү бәйрәме”
Бу традициягә кергән бәйрәмнәр барысы да уңышлы булып чыга.
ПРОЕКТ
“Ватаныбыз тарихын, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен саклау”
Проектның максаты:
Милли традицияләр, уеннар, сәнгать, тарих турында белемнәргә нигезләнеп, Ватаныбызның үткәненә, хәзергесенә,киләчәгенә хөрмәт белән карарга өйрәтү.
Халык традициясе, гореф-гадәте, һөнәрчелеге, сугыш корбаннары, батырлары белән танышу, югалып баручы кыйммәтләрне торгызу.
Ватанны ярату, аңа тугрылыклы булу, аны саклау, аның белән горурлану, аңа хезмәт итү, рухи байлыгын арттыруны, сәнгать байлыгына сакчыллык тәрбияләү.
Бурычлар:
Гасырлар дәвамында тупланган милли байлыкларны яңадан торгызу.
Бүгенге тормышка әзерләү.
Танып белү эшчәнлеген үстерү.
Ватанга , кешелек дөньясына,табигатькә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Сәләмәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү.
Проектны чынга ашыру өчен үзгәрешләр кертү
Мәктәп күләмендә мероприятиеләр үткәрү өчен сценарийлар төзү;
мәктәп традицияләренә укучыларны җәлеп итеп, түбән сыйныф укучыларына өйрәтү;
мәктәп күләмендә үткәрелүче мероприятиеләргә мәктәптә эшләүчеләрнең барысын да, мәдәният йорты һ б. ларны җәлеп итү
Проектны башкаруда эш төрләре:
“Тематик сыйныф сәгатьләре”
Мәктәптә түгәрәкләр, өстәмә сәгатьләр һәм факультативларның эше
Концертлар, халык уеннары
Конференцияләр, семинарлар
Китапханә уздырган кичәләр
Мәктәпнең традицион бәйрәмнәре
Тематик атналыклар
Кул эшләренә күргәзмәләр
Иҗади конкурслар ( рәсемнәр, плакатлар, җырлар, шигырьләр)
Мероприятиеләрдә катнашу
Сыйныф сәгатьләрен үткәрү формалары
Беседа
Дискуссия
Сәхнәләштерелгән сәгать
Музыкаль сәгать
КВНнар
Әкият-дәрес
Сәяхәт дәрес
Практикум-дәрес
Тематик атналыклар.
Тематик атналыклар мәктәп өчен иң кулай форманың берсе.
Бер генә дәрестә әллә ни күп мәгълүмат биреп булмый, шулай ук бер төрле эш укучыларда кызыксыну уятып бетерә алмый. Мәсьәлән Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнү атналык буенча дәвам итә. Мисал өчен “Сталинград сугышы”, “Ленинград блокадасы”.
Атналыкта эшләнгән эш төре
шигырь укучылар бәйгесе
иншалар бәйгесе “Гаиләмә сугыш фаҗигасе кагылды”
рәсем ясаучылар бәйгесе
музейга материаллар туплау
ветераннарның өйләренә барып материаллар туплау
шефлык эше белән шөгыльләнү
тематик беседалар (һәр датаны 1941-1945 өйрәнеп үтү)
викториналар
презентацияләр карау
Проектны гамәлгә ашыру
1 юнәлеш. Патриотизм
Бу юнәлеш өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт залы, ТИН кабинеты, спорт мәйданчыгы, мәктәпнең музее.
2 юнәлеш. Туган якны өйрәнү
авылның, районның төрле урыннарына экскурсияләр
туган як белән танышу сәгатьләре
кием-салым һәм гореф гадәтләрне өйрәнү
3 юнәлеш Хокук белемнәре
җәмгыять белеме дәресе.
Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү сәгатьләре
4 юнәлеш Традиция - сабан туе бәйрәмнәре
- спорт ярышлары
- концертлар




Йомгаклау
Ватан билгеле бер кеше өчен ул үзе туган һәм гражданы булган ил. Ватанны ярату хисе туган ил, туган җир, туган республика, туган авыл, туган шәһәр төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә. Болар барысы да һәр кеше өчен иң якын, иң кадерле, иң изге төшенчәләр булып торалар, алар кешедә бари тик уңай тойгылар гына уятырга тиеш.
Шулай итеп, Ватанына, туган ягына ягына ярату хисләре булмаган кешеләр юк дип әйтерлек. Бу тойгының яшьләрне тәрбияләү мөмкинлекләре дә гаять зур. Тәрбия эшендә әһәмиятсез нәрсә юк. Укытучы һәр мөмкинлекне, һәр юнәлешне һәм өлкәне олуг максатка- җәмгыятькә лаеклы шәхес тәрбияләүгә юнәлтергә омтыла. Шулай итеп, патриотик хисләр, әти-әниләргә мәхәббәт тәрбияләү проблемасы бүгенге көн мәсьәләсе булып тора. Мәктәптә өлкәсендә эшләгән педагоглар тәҗрибәләрендә күренгәнчә, патриотизм хисе бала күңеленә балачактан, бишектән үк салына башлый. Балачакта кеше дөрес тәрбия алса, тормышта да шулай була. Тәрбиянең гомуми уртак таләбе - өлкәннәр , ата-аналар укытучылар, традиция үрнәге!
Димәк, тәрбия эше никадәр яхшы оештырылган булса, баланың көндәлек тормышы шулкадәр үк төрлерәк һәм матуррак була һәм баланың төрле яктан үсешенә ярдәм итә.
Кулланылган әдәбият
Мирхазова Н.Р. Мин бәхетле гаиләм белән: әхлакый тәрбия бирү буенча методик кулланма. – Казан:ТР “Хәтер” нәшрияты, 2011
Мәгариф. Март, 2011 ел №3
Низамов А.М. Милли мәктәп: тәрбия нигезләре/ А.М.Низамов.- казан: Мәгариф, 2005.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н Тәрбия теориясе һәм методикасы: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф,2006
Хуҗиәхмәтов Ә.Н Педагогика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф,2004