Исем фигыльне кабатлау, Сингапур алымнарын кулланып т?зелг?н татар теле д?ресе, 8 сыйныф, рус т?ркеме


Укытучы: Галиева Г. И.
Дәрес: татар теле
Көне: 19.12.2013
Дәреснең темасы: Исем фигыль темасын кабатлау.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф нәшр., 2007.
Дәрес барышы
1.Оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. Кунаклар белән исәнләшү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар, хәерле көн сезгә!
Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)
Рәхмәт, сезгә дә шулай ук хәерле көн булсын!
Укытучы: Дәрескә барыгыз да әзерме? Бүген дәрестә кемнәр юк?
Укучы: Дәрестә барысы да бар!
Укытучы:Урамда һава торышы нинди?
Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.
Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?
Бүген атнаның дүртенче көне, пәнҗешәмбе!
Укытучы: Бик яхшы.
2.Актуальләштерү.
Фонетик күнегү эшләп алыйк.
И хәрефе кергән сүзләр әйтегез (итәк, ишек, ике һ.б.)
Фамилиясендә с хәрефе булган малайлар басыгыз.
Е хәрефе яки э авазы кергән сүзләр әйтегез (елга, ел, ерак, елан һ.б.)
Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә м хәрефе бар, басыгыз.
Ф хәрефе кергән нинди сүзләр беләсез? (фил, файда, флаг)
3. Өй эшен тикшерү. Диалогларны уку, билгеләр кую.
Укытучы: Укчылар, тактада бирелгән текстны укып китик әле.
Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез булуыбызның сере - чыныгуда. Чыныгу – физик көчне үстерү, спорт белән шөгыльләнеп, тазалыкны арттыру.
Укытучы: Бу текстта сүз нәрсә турында бара? Сезнең сыйныфта кемнәр спорт белән шөгыльләнә? Безнең шәһәрдә нинди спорт объектлары бар?
Дөрес, укучылар!
Әйтегез әле, астына сызылган сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар?
Укучылар: Исем фигыль сүз төркеменә карыйлар.
Көтелгән җавап: Дөрес, исем фигыль сүз төркеменә карыйлар.
Укучылар, ничек уйлыйсыз, безнең бүген дәрес максаты нинди булачак?
Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?
Көтелгән җавап: затланышлы, затланышсыз.
Укытучы: Әйдәгез фигыль төркемчәләрен кабатлап китик.
Көтелгән җавап: хикәя, боерык, теләк, шарт, исем, хәл, сыйфат фигыльләр һәм инфинитив.
(Исем фигыльне кабатлап китү)
Соравы
Кушымчалары
Грамматик категорияләре
Җөмләдәге роле
Укучылар, сез исем фигыль турында ниләр беләсез? Әйдәгез, шуны тикшереп карыйк әле.
МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (Frayer Model)структурасы буенча кабатлау.
Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын әз генә бөклибез һәм альбом битен вертикаль рәвештә ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага исем фигыль дип язабыз. Беренче баганага исемнең билгеләмәсен һәм характеристикасын, икенче баганага мисаллар, өченче баганага исем кебек, дүртенче баганага фигыль кебек грамматик категорияләрен язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.
Билгеләмә (определение),
характеристика Мисаллар
Имя действия -
это часть речи, которая одновременно обладает признаками и глагола, и имени существительного. Как глагол, имя действия обозначает процесс или действие. Как имя существительное, оно обозначает это действие автономно (независимо) от действующего лица. Например: кайту (возвращение).

ИСЕМ ФИГЫЛЬ

Исем кебек Фигыль кебек
- килеш - барлык, юклык - тартым - юнәлеш
- сан
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы.
Укытучы: Сез хәзер бер-берегезнең белемнәрен тикшерерсез. Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак. Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр. Яртысын иңбаш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез. Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә). Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла. Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.
Вакыт башланды (Таймер куела), вакыт бетте.
Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез, якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң, иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез.
Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.
Барыбыз да бастык, урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Эш беткәч, сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.
Эшли башладык.
Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин!
5. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
-ХАЙ ФАЙВ. Тынычландык!
ТИК-ТЭК-ТОУ (крестики-нолики) структурасы.
Укытучы: Хәзер һәрберегез экранда бирелгән исем фигыльләр белән 2-шәр җөмлә төзисез һәм чиратлап бер-берегезгә укыйсыз. Һәм үзегезгә ошаган ике җөмләне язып куясыз. (2-3 укучыдан җөмләләрне кычкырып укыту)
6. Ял минуты.
ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.
Укытучы: Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли, сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә, лидер алышына. Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була һәм шулай бар укучы да лидер булганчы дәвам итәбез
Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).
Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
7. Тактада эш.
Укытучы: Хәзер бер исем фигыльне һәм бер исемне (1 калын һәм 1 нечкә сүз) килеш белән төрләндерәбез, беренче укучы башлый һәм баш килешне яза, икенче укучы иялек килешне, 3 нче укучы юнәлеш килешне һәм башкалар да нәкъ шулай ук соңгы килешкә кадәр дәвам итә. Һәм соңыннан язган кәгазьләрне икенче төркем тикшереп, хаталарын төзәтә һәм билге куя.
Укытучы: Хәзер үзегезнең күршегез белән “Мин спорт яратам” темасына диалог төзисез һәм күршеләрегезгә укыйсыз.
8. Йомгаклау.
Җыр астында укучылар төрле тәртиптә класс бүлмәсе буйлар баралар. Музыка туктагач, бер-берсенә якын булган укучылар парлашалар. Кулларын өстә тоташтырып, бер-берсен сәламлиләр, исем фигыль турында сөйләшәләр. Һәр укучыга 15 секунд вакыт бирелә. Бер-берсенә түбәндәге сорауларны бирәләр:
- Бүгенге дәрестә нәрсә кабатладык?
- Исем фигыль нинди билгеләргә ия?
- Исем кебек нәрсәләр белән төрләнә?
- Фигыль белән нинди уртаклыгы бар?
9. Рефлексия.
Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)
Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)
Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)
10. Өй эше бирү. 1) 5, 86 бит. 2) Исем фигыльләр кулланып яраткан эшегез турында хикәя язып карарга, 7 күнегү; 86 бит (иҗади бирем)