Татар теле 6 сыйныф Шарт фигыль


Дәрес –конспекты.
Аттестация үтүче педагог: Марданова Фәнисә Рәшит кызы.
Татар теле. 6 нчы сыйныф.
Дәреснең темасы – Шарт фигыль.
Җиһазлау:6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге, дәфтәр, каләм, карандашлар, интерактив такта, ноутбук, презентация.
Әдәби рәт: Калмык халык әкияте “Күңелле чыпчык белән күңелсез карга”.
Музыкаль рәт: Татар халыык көе “Идел бит ул”.
Дәреснең планы:
Оештыру мизгеле – 2 мин.
Өй эшен тикшерү – 5 мин.
Яңа тема аңлату – 15 мин.
Яңа теманы беренчел ныгыту – 15 мин.
Өй эше бирү – 4 мин.
Дәрескә йомгак – 4 мин.
Дәрес барышы.
Оештыру мизгеле.
-Хәерле көн ,укучылар.Кәефләрегез ничек? Дәрескә кирәкле барлык әсбапларыгызны әзерләп куйдыгызмы? Бзгә бүген дәрескә дәреслек, дәфтәр, каләм , карандашларһәм иң кирәклесе – сезнең игътибарыгыз кирәк булачак.
Дәреснең максаты.
Затланышлы фигыльләрне өйрәнүне дәвам итү. Шарт фигыль турында төшенчә бирү һәм аның грамматик билгеләрен ,мәгънәсен истә калдыру.Фикерләү сәләтен үстерү.Тормышка, яшәешкә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары.
Затланышлы фигыльләр турында белемнәрне киңәйтү; шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен истә калдыру; сөйләмдә шарт фигыльләрне аера белү.
-Укучылар, исегезгә төшерегез әле, Без татар теленең нинди зур бүлеген өйрәнәбез? (Морфология)
- Морфология нәрсә өйрәнә?(Сүз төркемнәрен)
-Соңгы дәресләрдә нинди сүз төркемен өйрәнәбез?( фигыль)
-Фигыльләр төркемчәләре нинди 2 төргә бүленә?( Затланышлы фигыльләргә һәм Затланышсыз фигыльләргә)
- Затланышлы фигыльләрдән кайсыларын өйрәндек?(Боерык фигыль һәм хикәя фигыль)
-1-2 Боерык фигыль әйтегез әле.
-Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?(3)
-Үткән дәрестә без нинди заманны үттек?(Киләчәк заман хикәя фигыльне)
- Киләчәк заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?(Билгеле һәм билгесез)
-Мин сезгә башлангыч формада фигыльләр әйтәм , тактада 1укучы билгеле к.з.х.ф. ясый, 2нче укучы билгесез к.з.х.ф.ясый.
(Интерактив тактада эшләү)
Билгеле Билгесез
Ю-ачак ю-ар
Сөя- сөя-
Ныгый-
-Яхшы укучылар,бик дөрес эшләдегез, рәхмәт сезгә.
Яңа материал аңлату.
-Бүген без сезнең белән затланышлы фигыльләрне өйрәнүне дәвам итәбез.
Өченче затланышлы фигыль - Шарт фигыль. Димәк, дәресебезнең темасы - Шарт фигыль.(Тактада слайдлар чыга, укытучы комментарй биреп, аңлатып бара.)
Шарт фигыль-
икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә .
М/Н Яңгыр яуса, җир дымлана.
Кыш көне кояш чыкса, көн суыта.
-Сез нинди мисаллар китерә аласыз?
Шарт фигыль-
-са,-сә кушымчалары белән ясала
М/Н укы- укыма-
Өйрән- өйрәнмә-
Җырла- җырлама-
Шарт фигыль-
Зат-сан белән төрләнә
I Укыса-м укыса-к
II Укыса-ң укыса-гыз
III Укыса укыса-лар
Шарт фигыль-
Да, дә, та, тә кисәкчәләре белән килеп шарты булып та, көтелгән эшнең киресен күрсәтә.
Әйдәгез мисаллар уйлыйк әле.( Килсә дә –эшләмәде, һ.б.)
Яңа материалны беренчел ныгыту.
-Ә хәзер без яңа теманы ныгыту өчен күнегүләр эшләп алабыз.
Дәреслекнең 84 нче битен ачтык, 120 нче күнегүнең биремен игътибар белән укып чыгабыз.(Күнегүне күмәкләп эшләү)
Укучылар , тормышта нинди булырга кирәк?(Җаваплар тыңлана.)Хәзер бу сорауга җавапны 121 нче күнегүдән табарбыз.Калмык халык әкиятен безгә рольләргә бүлеп кызлар укып бирер.(Әкият укыла.)
Димәк, тормышта нинди булырга кирәк икән?
Дөрес, укучылар юкка-барга борыныңны салындырып, күңелеңне төшереп, үпкәләп, кешедән гаеп эзләп яшәгәнче, шат күңелле булып, кешеләргә ачык йөзле, мөлаем булып, яхшылыклар гына кылып яшәргә кирәк.
Ярый, әкиятне укыдык. Хәзер бу әкияттән шарт фигыльләрне табып, зат-санын билгеләргә кирәк.Дәфтәрләрдә эшлибез, мин белемнәрегезне бәяләрмен.(Күнегү эшләү дәвамында тыныч музыка яңгырый, укытучы индивидуаль ярдәм итә .)
Өй эше бирү, йомгаклау.
-Бүген без нинди тема үттек?
- Шарт фигыль темасын ныгыту максатыннан сезгә өй эше бирелә. Бу – 112нче күнегү.Сезгә үрнәктәгечә шарт фигыльнең кайсы зат-санда булуын, шартка бәйле фигыльләрнең нинди формада килүен җәя эчендә күрсәтергә кирәк булыр.
- Киләсе дәрестә өй эшегезне тикшереп,кем дәресне нинди дәрәҗәдә үзләштерүен белә алырмын. Бу күнегүне эшләргә сезгә дәреслекнең 83 – 84 битләрендәге кагыйдәләр ярдәмгә килер.
-Бүген дәрестә катнашкан ... укучыга ... билгеләр куям.Барыгыз да актив катнашты, бигрәк тә ... . Сезгә уңышлар теләп дәресне тәмамлыйм.Сау булыгыз.