5нче классны? рус т?ркеме ?чен татар ?д?бияты д?ресен? технологик карта


5нче А сыйныфында “Әкият тә түгел, чын да түгел...” темасы буенча дәреснең технологик картасы
Укытучы Шамсивалеева Р.М.
Предмет Татар әдәбияты
Тема Әкияттә түгел, чын да түгел....
Максат А. Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. 2. “Сәер планетада” әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү. 3. Хыяллана белергә өйрәнү
Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы: хыяллана белүнең кеше тормышындагы ролен аңлау.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУг: укыганны аңлый белү, текстны кабул итү, эчтәлегендә ориентлаша белү, логик фикерләү күнекмәсенә ия булу.
Коммуникатив УУГ: үз фикерен төгәл, тулы итеп әйтә белү, диалогта катнашу осталыгына ия булу
Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү, эшне планлаштыру, үзбәя.
Предмет буенча: А. Тимергалинның тормыш юлы һәм иҗаты турында белү. “Сәер планетада” хикәясенең эчтәлеген белү.
Дәреснең тибы Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе
Төп төшенчәләр Галәм, космос, хыял, хәтер, фантастика.
Предметара бәйләнеш Астрономия
Эшне оештыру Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуальМатериал Мотыйгуллина Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 5нче сыйныф. Ике кисәктә. 1нче кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2014.
Җиһазлау Проектр, ноутбук, презентация, портрет.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру мотивлаштыру 1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар!
- Кәефләрегез ничек?
- Һава торышы нинди?
2. Әңгәмә кору: сезнең йолдызлы күккә карап торганыгыз бармы? Ул вакытты сез нәрсә турында уйлыйсыз? Йолдызларга, айга менеп булачагына ышанасызмы? Әллә бу әкияттә генә буламы? Укытучыны саләмлиләр, сорауларга җавап бирәләр
- Хәерле көн!
- Яхшы.
- Бүген көн җилле.
ШУУГ: кешенең хыялы булырга тиешлеген аңлау.
ТБУУГ: гомумиләштерүләр ясау, нәтиҗә чыгару.
КУУГ: үз фикерен җиткерә белү.
РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапны бәяли алу.
Уку мәсьәләсен кую Уку мәсьәләсен билгеләтү
-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Укучылар, бүген без, сезнең белән “А. Тимергалинның тормыш юлы, иҗаты һәм аның “Сәер планетада” исемле хикәясе белән таныша башлыйбыз. Уку мәсьәләсен фаразлыйлар. Дәреснең максатын билгелиләр. ТБУУГ: уку максатын аңлау.
РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү.
Уку мәсьәләсен адымлап чишү 1.А.Тимергалинның тормышы, иҗаты турында сөйләү: а) портрет белән эш б) презентация ярдәмендә тормышы һәм иҗаты турында сөйләү в) укучының аңлавы турында сораштыру
2.Сүзлек эше һәм термин белән танышу.
3. А. Тимергалинның “Сәер планетада” әсәрен уку:
-укытучының үрнәк укуы;
-чылбырлап уку;
-тәрҗемә итү.
4.Сораулар бирү:
-Төп герой кем булып эшли?
-Ул нишләгән?
-Егет нәрсәне хәтерләми?
-Ул нәрсә белән бара? А.Тимергалин турында тыңлау. Презентациякарау. Әңгәмәдә катнашу.
Яңа сүзләр үзләштерә, дәфтәренә яза, текстны тыңлый, укый.
Сорауларга җавап бирә ШУУГ: төрле фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяну.
ТБУУГ: аңлап уку, карап аңлау, укылган текстта ориентлаша белү, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.
КУУГ: сорауларга җавап бирә белү.
РУУГ: бәяләү, эшчәнлекне планлаштыра белү.
Предмет нәтиҗәләре: А.Тимергалин турында мәгълүматлы булу, “Сәер планетада” хикәясенең эчтәлеген белү.
Ял минуты РУУГ: үзрегуляцияЯңа теманы ныгыту. Яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.
Сораулар бирү:
72-73 нче бит сорауларга җавап бирү
Яңа үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белү.
П: фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; дәлилләү; белемнәрне структуралаштыру.
К: әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына туры китереп формалаштыру; әңгәмәдәше белән теләктәшлектә булу.
Р: контроль, коррекция.
Өй эшеӨй эше биремен аңлату. 1. А.Тимергалин тормыш юлы һәм иҗаты турында укып килергә.2. “Сәер планетада” әсәрен укырга. 3. 72 нче бит 3, 4 нче сорауларга язмача җавап бирергә. Өй эшен язып алалар. Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. ТБУУГ: биремне аңлау.
РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү.
Рефлексия, бәяләү, үзбәя
Рефлексияне оештыра. Укучылардан нәтиҗә ясату. Укучыларның эшчәнлекләрен бәяләү.
-Сезгә бу әсәр ошадымы?
-Бу әсәрдә чын, реаль хәлләр сурәтләнәме?
- Димәк, без сезнең белән фантастик әсәр белән таныштык. Җаваплар тыңланыла. Нәтиҗә ясыйлар. . КУУГ: диалогта катнашу, фикерне дәлилле итеп җиткерү.
РУУГ: эшчәнлекне бәяли белү