Конспект урока по татарскому языку на тему Т?шем килеше(3 класс)


Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 2 нче урта гомүми белем мәктәбе”нең
1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Айсылу Дамир кызының татар теленнән дәрес конспекты.
Сыйныф 3-б (татар төркеме)
Дәреслек : Татар теле, рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) Ф.Ф.Харисов, Г.Р. Шакирова, Р.К.Сәгъдиева, Л.К.Хисмәтова;Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Тема: Төшем килеше.
Максат: 1. Укучыларга төшем килеше турында белем бирү.
2. Исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү күнекмәләре булдыру.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, кулланма материаллар, презентацияләр.
Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.
Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язма эш.
Структуралар: Релли Робин, Микс- Фриз-Груп (физминутка)
Дәрес-барышы
1.Уңай психологик хәләт булдыру.
Укытучы: Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәрте.
Уе изге баласына
Булышыр табигать тә
Эшкә тотыныйк, дусларым
Хуш, хәерле сәгатьтә!
2.Алган белемнәрне актуальләштерү.(10 минут)
а) Өй эшен тикшерү.
Әйдәгез әле укучылар, өй эшен тикшереп үтик. Сез кыш турында 5 җөмлә язып килергә тиеш идегез.
б)Релли Робин
2 вариантка бүлү һәм 1 минут эчендә бер-берләренә килеш һәм килеш сорауларын сөйлиләр.
Белемнәрен бәяләү.
3.Уку мәсьәләсен кую.(10 минут)
Укучылар, без бүген төшем килеше турында сөйләшәбез. Әйдәгез әле тагын бер тапкыр төшем килешенең сорауларын искә төшерик.
(Кемне? Нәрсәне?)
Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?
(-ны; -не).
Ә хәзер барыбыз да дәреслекләрегезнең 77 нче битен ачабыз.143 нче күнегүне карыйбыз.
-биремне уку;
-телдән эшләү;
-язу.
4. Микс-Фриз-Груп (физминутка) (5 минут)
1.Татар телендә ничә килеш бар? (6)
2.Исемнәр ничә төргә бүленә? (2)
3.Ничә калын сузык бар? (4)
4. Ничә нечкә сузык бар? (5)
5.Җөмләнең баш кисәкләре ничәү? (2)
6.Ничә төрле кушымчаларны беләсез?(3)
5.Сүзләрне килешләр белән төрләндерү (презентация).(2 минут)
6.Карточкалар белән эш: (10 минут)
-уку;
-күл сүзенә сораулар кую;
-язу;
-кушымчалар астына сызу.
7. Җөмләләр өстендә эш: (3 минут)
-уку;
-барлык җөмләләрдә кулланылган сүзне табу;
-килешен билгеләү.
8.Төшеп калган кушымчаларны куеп уку, килешләрен билгеләү (презентация) (5 минут)
10.Дәресне йомгаклау. Өй эше бирү. Билгеләр кую.
Укучылар бүген без нәрсә турында сөйләштек?
-Әйдәгез көндәлекләрне ачыйк, өй эше язабыз.
Килеш һәм килеш сорауларын ятлау;
146 нчы күнегү(яз).