Урок татарского языка для русскоязычных учащихся 7-х классов


Тема: “Буш вакыт” тексты
МАКСАТ:
1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;
2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, логик фикерләү, сәбәп – нәтиҗә бәйләнешләрен табу, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;
3. Буш вакытны дөрес һәм файдалы үткәрә белергә өйрәнү.
Җиһазлау: дәреслек, такта, компьютер, интерактив такта, “Чулман энҗеләре” газетасы, “Буш вакыт” темасына презентация, сораулар язылган, парта астына яшерелгән карточкалар, тест – тренажерДәрес төзелеше:
1 слайд: позитив рәсемнәр
I. Оештыру:
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
2) Дәрестә уңай халәт тудыру.
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген сезнең нинди дәресләрегез булды?
- Нинди билгеләр алдыгыз?
2 слайд: кыш рәсеме
Карагыз әле, укучылар, урамда бүген нинди һава. Әйдәгез, кизү укучыны тыңлап үтик.
Кизү укучының рапорты һәм шигыре:
Бүген җиденче декабрь,
Атнаның җомга көне.
Кунаклар да килгән икән.
Карарга дип дәресне.
3 слайд: сорауларга караган рәсемнәр
I. Төп өлешкә әзерлек:
Кыш турында әңгәмә (карточкалар белән эш):
Әйдәгез әле, укучылар, кыш турында сөйләшеп алыйк. Сезнең парта астына карточкалар яшерелгән, алып карагыз әле.
Кыш нинди айдан башлана?
Кояш ничек яктырта?
Җир нәрсә белән каплана?
Кошлар кая китәләр?
Аю нишли?
Тиздән нинди бәйрәм җитә?
Син кышны яратасыңмы?
Ни өчен яратасың?
Әйе, укучылар, мин үзем дә кышны бик яратам. Без кышкы каникулларда ял итәбез. Ә безнең ялыбыз буш вакыт белән бәйле.
Дәрес максаты белен танышу.
Үткән дәрестә без “Буш вакыт” текстын укыдык. Бүген без дәрестә тема буенча хикәяләр, диалоглар төзербез, уеннар уйнарбыз.
Өй эшен тикшерү.
1 вариант – сүзләрне кулланып, җөмләләр төзү;
2 вариант – Ләйсән буш вактын ничек үткәрә? Шул турыда дәфтәрләргә язып килергә (4 нче к, 70 бит);
3 вариант – Ә син буш вакытыңны ничек үткәрәсең? Шул турыда сөйләргә.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
4 слайд: ситуатив күнегүләр
Ситуатив күнегүләр белән эш.
Как скажешь о том, что:
- свободное время – полезное время;
- в свободное время ты смотришь интересные фильмы;
- в свободное время ты читаешь книги;
- в свободное время ты ходишь в кинотеатр;
- в свободное время ты с папой играешь в шахматы.
2) Текст буенча иҗади эш. “Дөрес урнаштыр” уены (төркемнәрдә эшләү)
5 слайд: дәреслек тексты
1 төркем.
Ул нинди вакыт?
Бу сорауларга төрлечә җавап бирәләр.
Буш вакыт...
Аны ничек файдаланырга?
2 төркем.
Икенчеләр: “Мин буш вакытым булса, бертуктаусыз фильмнар карар идем”, - диләр.
Кайберәүләр буш вакытта китаплар укырга яраталар.
Берәүләр: “Буш вакыт ул минем өчен. Мин үзем теләгәнчә яшим. Я урамда йөрим, я тик ятам”, - ди.
Ә кемнәрдер театр, концертларга йөриләр.
3 төркем.
Миңа калса, буш вакытны файдалы үткәрсәң, үзеңә яхшы була.
Әлбәттә, телевизордан кызыклы тапшырулар булса, аларны да онытмыйм.
Шунысы ачык: буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрергә була.
Ләкин урам буйлап бер файдасызга тик йөрүне һич яратмыйм.
5 слайд: рәсемнәр
Рәсемнәр буенча эш.
Димәк, укучылар буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрергә була. Хәзер рәсемнәргә игътибар итегез. Буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрүгә караган рәсемнәрне табыгыз
Файдалы үткәрү Файдасыз үткәрү
чаңгы шуу;
китаплар уку;
дуслар белән аралашу;
шахмат уйнау;
әнигә булышу;
театрга йөрү тәмәке тарту;
спиртлы эчемлекләр куллану;
компьютерда уеннар уйнау ( вакыт күрсәтелергә тиеш);
подъезда җыелу һ.б. рәсемнәр
Дәреслек белән эш: 5 нче күнегү, 71 нче бит.
Күзләр өчен физкултьминутка, указка ярдәмендә күзләрне ял иттерү.
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Ә аннары - артка.
Уңга, сулга борабыз,
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез,
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Тезләрне кочаклыйбыз,
Башларны алга яшереп,
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
Уен элементын куллану.
Укучылар, тактадагы төп сүзгә (ключевое слово) игътибар итегез.
“Буш вакыт” сүзенә башта исемнәр, аннан сыйфатлар ярдәмендә сүзтезмәләр, фигыльләр табабыз, уклар ярдәмендә язып куябыз:
Чаңгы Пластик Шуарга
Китап Фантастик Укыйм
ФильмКызыклы Карыйм
Концерт Матур Барам
Театр Күңелле Карыйм
Шахмат Мавыктыргыч Уйныйм
Тәмәке (сигарет) Зарарлы Тартма
Сыра (пиво) Тәмсез Эчмә
Тулы җөмләләр төзеп уку.
Берничә укучының хикәясен тыңлау.
“Чулман энҗеләре” газетасы белән эш. Ә менә безнең Алинә буш вакытын икенче төрле үткәрә икән. Шул турыда ул үзе әйтеп китәр.
Сәйфетдинова Алинә үзенең материалы белән таныштыра: “Минем әнием”
Милли – төбәк компонентын куллану (шәһәребезнең ял итү урыннары)
6 слайд: шәһәргә караган рәсемнәр
Менә безнең музейда балыклар күргәзмәсе бар икән. Мин сезгә буш вакытыгызда шунда барырга киңәш итәм.
7 слайд: музей афишасы
Диалогик сөйләмгә чыгу, сәхнәләштерү.
Укучылар, без хәзер парлап эшлибез. Дәреслекнең 71 нче битендәге 9 нчы күнегүенә таянып, диалоглар төзибез, сәхнәләштереп күрсәтәбез.
8 слайд: тест – тренажерТест – тренажер “Буш вакыт”
Ситуатив күнегүләр – чылбыр буенча.
Как спросишь о том, что:
- как он проводит свободное время.
Мин буш вакытымда китаплар укыйм. Ә син?
-Ә мин буш вакытымда кинотеатрга йөрим. Ә син нишлисең?
Как скажешь о том, что:
свободное время нужно проводить с пользой.
VI. Йомгаклау.
Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
Буш вакыт – нинди вакыт?
Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?
Ә син буш вакытыңны файдалы үткәрәсеңме?
Укучылар, юкка гына татар халкы “Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк”, - дигән мәкальгә таянып эш итми. (тәрҗемәсен әйттерү). Вакытны дөрес бүләргә өйрәнегез! Саша спрот белән шөгыльләнүен дәвам итсен, Алинә газетага язмаларын биреп торсын, аңа иҗади уңышлар, Вика рәсемнәрен тагын да остарак ясасын! Ә сез буш вакытыгызда шәһәребезнең музеена барып кайтыгыз!
9 слайд: өй эше
VII. Өй эше: 1 вариант – буш вакытка караган рәсемнәр ясарга;
2 вариант – “Минем буш вакытым” темасына диалог төзергә;
3 вариант – хикәя төзеп сөйләргә.
10 слайд: саубуллашу
VIII. Билгеләр кую, саубуллашу.