??мл? кис?кл?рен кабатлау (карточкалар)

КАРТОЧКА № 1
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Ала каз да шунда була. Тик ул сөйләшүдән бушамый... Гүя ул озын көн буена ялгыз булуыннан, беркемнең дә аңа сүз катмавыннан, башкалар үз ишләре, балалары белән гамьсез чүкердәшеп вакыт үткәргәндә, ул, күңелсез уйларга чумып, эч пошудан үзен кая куярга белмичә аптырап йөрүеннән, кыскасы, үзенең бәхетсезлегеннән зарлана. (Ә.Еники)
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. (Г.Тукай)
КАРТОЧКА № 2
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Шундый китәсе көннәрнең берендә Рәүфә, гадәтенчә, иртүк торды. Эшкә китәсе булмаганга, аңа әле йокларга да мөмкин иде, ләкин бу өйдә иң соң яту һәм иң иртә тору аның гадәтенә кергән иде. (Афзал Шамов)
Җирне кар бөртекләре ябалар, Суыкларда туңмасын өчен. Бер-бер артлы ак карлар чабалар Һәм яталар бер-берсен кочып. (Ә.Гадел)
КАРТОЧКА № 3
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Кыйммәтле ташларны ялтыратыр өчен, станокларда кыралар, тимергә төрле форма бирер өчен, мичләрдә яндыралар. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар. Ә язучының миче дә, станогы да, коралы да — сизгер күңеле белән камилләшүне белми торган каләме. (Фәнис Яруллин)
Җиде Чишмә дип кушканнар Безнең авылга исем. «Җиде Чишмә» булганга да, Китә шул акыл-исем. (Җ.Дәрзаман)
КАРТОЧКА № 4
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Хан оныгы Хансөяр кабартылып куелган мендәрләр өстендә битләре эсселәнеп яткан Сөмбелә янына якынлашты. Нәкъ менә якынлашты, чөнки авыру кыз янында табиблар урала, кыз балага нидер эчерәләр, бит-маңгаена кагылып алалар, эсселектән һәм тән кайнарлыгыннан интеккән баланың хәленә керергә тырышып, баш чайкап куялар иде. (Мөсәгыйт Хәбибуллин)
Җирдә кеше булу өчен, Кеше күпме юллар үтә! Ашкын, кешем! Сине һаман Еллар көтә, юллар көтә! (Зөлфәт)
КАРТОЧКА № 5
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Мәхмүт, тырнаклы тимер таягын алып, уракны сабактан чистарту өчен җиргә сикерде. Озын көн буе шулай. (Фоат Садриев)
Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз. Офыкларга карап очар өчен, Иңнәрдә без канат тоябыз. (Шәүкәт Галиев)
КАРТОЧКА № 6
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Кил, син ихлас күңелдән Җәелеп, рәхәтләнеп
Сөйгән өчен. Сөйләшергә.
Турылыклы тиңең итеп Йөрәгеңне учка салып
Йөргән өчен. Серләшергә.
Кил, (М.Хөсәен)
Баласына сүз тидертмәс өчен,
Газиз җанын бирер кеше бар.
Бер бәләкәй генә кешегә дә
Берәүләрнең таудай хисе бар! (Н.Измайлова)

КАРТОЧКА № 7
Хәлләрне һәм башка җөмлә кисәкләрен табып, асларына сызарга.
Үз-үзеңне эзләп табыйм диеп, Айлар-еллар үтә. Үз-үзеңне югалтырга Бер минут та җитә. Ычкындырсаң шул мизгелне Бар гомерең газап. Үз-үзенә турылыклы шәхес — Мәгърур, көчле, азат. (И. Юзеев)
Өзелеп сагынганга, төштә күрдем - Кояш кебек балкып киләсең, Ничә еллар буе, гел сер булып, Төшләремә генә керәсең. (Илсөяр Ганиева)
КАРТОЧКА № 8