Открытый урок на тему Исем фигыль


Тема: Исем фигыльМаксат: Белем бирү максаты: Исем фигыль буенча булган белемнәрне тирәнәйтү. Исем фигыльләрне зат-сан, килеш белән төрләндерә белү; текст эчендә исем фигыльләрне танып белергә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү.
Үстерү максаты: Сөйләү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү; ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау; әңгәмәдәшең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.
Тәрбияви максат: Укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирәдәге дөньяга, янәшәдәге яшьтәшләренә,кешеләргә игътибарлылык, дуслык, хөрмәт хисен тәрбияләү.
Дәреснең барышы:
Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.(2 минут)
Укучылар, Яңа көн туды. Әйдәгез, яңа көндә матур теләкләр телик.
Яңа көн тынычлык алып килсен!
Барыбыз да сәламәт булыйк.
“5” леләр, “4” леләр генә алыйк.
Әти-әниләребезне шатландырыйк.
Тәртипле булыйк.
Тәмле сүзләр әйтик.
Әдәпле булыйк.
Яхшы күңелле булыйк.
Өлкәннәрне хөрмәт итик.
Әби-бабайларга булышыйк.
Әйе, укучылар, әйдәгез “5” леләр, “4” леләр алыйк, әти-әниләребезне шатландырыйк.
Яхшы билгеләр алабызмы?
Актуальләштерү.(2-3мин.)
- Яхшы билгеләр алыр өчен, дәрестә ничек эшләргә кирәк?
-Тырышып.
-Нинди булырга кирәк?
-Игътибарлы булырга кирәк.
Фонетик зарядка.
А)Тизәйткечләр.
Синең мускул мускулмыни, мускул түгел, ул-мыскыл. Менә Мостафа мускулы-мускул дисәң дә мускул.(Тимур)
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага. (Вадим)
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфисәдә дә бар. (Лия)
Күп күркәгә кирәк күп көрпә.(Юля)
Б)”Тыңлап-аңлау күнегүләре
Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]
Ябык, таза, юан, әдәпле, киң җилкәле, озын, кыска, таныш кыз.
Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди?
Яшьтәш, намуслы, сыйныфташ, һәрвакыт, хөрмәт, искечә, малайларыбыз, кайберәүләр, дус кызларым, усал, сыйныфташ.
- Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными.
Оялчан, гадел, җитди, аралашучан, ярдәмчел, тупас, акыллы, тыйнак.
Өй эшен тикшерү (5 мин.)
5 нче күнегү(36 нче бит)
13 нче күнегү(37 нче бит)
14 нче күнегү(37 нче бит)
2 укучы карточка буенча такта янында эшлиләр.(“Яшьтәшем”, “Вадимның тәртибе” сүзен килешләр белән төрләндерәләр)
Аннан соң ассистентлар (капитан ярдәмчеләре) тактадагы эшләрне тикшерәләр, билгеләр куялар, ни өчен шундый билге куюларын аңлаталар.
Яңа теманы аңлату (15 мин.)
Укучылар, мин сезгә эшләпәләр таратам, сез үзегезгә туры килгән эшләпә буенча җавапларыгызны әзерләп утырыгыз.
-Телефоннарыгыз кайда?
-Кесәдә.
-Алыгыз әле, укучылар.
-Хәзер мин сезгә штрих кодлар таратам. Бүгенге дәреснең темасын, сез укучылар, шул штрих кодларны укып беләсез.
-Укучылар, әйтегез әле, сыйфат фигыль нәрсә ул?
Укытучы укучыларга тактага чыгып фигыльләр язарга куша.
Укучылар шул фигыльләрдән исем-фигыльләр ясыйлар.
-Укучылар, без бу фигыльләрдән нәрсәләр ясый белергә тиеш?
-Исем-фигыльләр.
-әйдәгез, исем-фигыль тагын фигыльнең нинди грамматик билгеләрен белдерә?
-Кире формада була ала.
-Мәсәлән.
-Кайту-кайтмау.
-Алга таба без нишли белергә тиеш?
-Зат-сан белән төрләндерә белергә тиеш.
-Алга таба без нишли белергә тиеш?
-Килешләр белән төрләндерә белергә тиеш.
Бер укучы бер исем-фигыльне зат-сан белән төрләндерә. (Тактага иң озын буйлы кыз чыга).
Бер укучы бер исем-фигыльне килеш белән төрләндерә. (Тактага иң кыска юбка кигән кыз чыга)
5. Яңа теманы ныгыту(15 мин.)
Дәреслек белән эш.
-Китапларның 38 нче битен ачабыз, 2 нче күнегүне табабыз.
Биремне укый –Лия. Укучылар китапта нинди фигыльләр бирелгән?
-Инфинитивлар.
-Инфинивның кушымчасын алып ташлыйбыз һәм исем-фигыльләр ясыйбыз. 1нче в.-ка 2 сүз, икенче в.-ка 2 сүз, өченче в.-ка 2 сүз, дүртенче в.-ка-2 сүз.
Укучылар эшләп бетергәч, экранда дөрес җаваплар ачыла, укучылар үзләренең эшләрен тикшерәләр һәм үзләренә билге куялар.

-Рәхмәт, укучылар, мин шул җавапны көткән идем. Катя бирелгән эмблемалар санына карап сезгә билгеләр куя.
“Микс-фриз-груп” (3 мин)-физзарядка.
-Безнең мәктәп ничә катлы?(4)
-Хикәя фигыльнең ничә ясалу формасы бар? (4)
-Бер атнада ничә көн була? (7)
-Бер ел фасылында ничә ай бар? (3)
-Бу сыйныфта ничә тәрәзә бар (4)
-Бер рәттә ничә парта бар?(4)
-Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
-Сыйфат фигыльнең татар телендә ничә заманы бар? (3)
- Исем фигыльнең-ничә төрле аффиксы бар? (2)
Әдәби әсәрдән алынган җөмләләр өстендә эш.
Нәбирә Гыйматдинованың “Болын патшасы” әсәреннән. Бирелгән җөмләләрдән исем фигыльләрне табабыз. Затын һәм килешен билгелибез.
Аякны кайнар комга күмеп утыру файдалы.
Аякларымның авыртуы кимеде.
Айсылуның сөенүе миңа дәрт өстәде.
Тактадагы сүзлек:
Күмеп-погружая, закапывая
Дәрт-азарт, страсть, стремление
Өстәде-добавил
Сөенүе-шатлануы
Рөхсәт ителә-разрешается
Ситуатив күнегүләр.
На уроке работать с телефоном разрешается.
На уроке играть с телефоном-невоспитанность.
Сегодня в школе была встреча с писателем.
Я вчера получил приглашение на день рождения.
6.Йомгаклау.(5 мин.)
Укучылар үзләрендә булган эшләпәләр буенча йомгак ясыйлар:
Ак төс:
-Мы сегодня поговорили об именных глаголах. Они образуются с помощи окончаний-у,ү.
Кара төс:
В русском языке нет именного глагола.
Сары төс:Окончаний только 2, образовать очень легко, запомнить очень легко.
Кызыл төс:
Айсылу помогла мальчику. На уроке с телефоном работали.
Яшел төс:
Уку-энә белән кое казу.
Зәңгәр эшләпә:
Имеют грамматические признаки и существительного, и глагола. Как глаголы они образуются от основ глаголов и имеют отрицательную форму. Как существительные изменяются по лицам и числам.
7. Өйгә эш. (2 мин.)
1в.-38 нче бит,6 нчы күнегү
2в.-38 нче бит, 4 нче күнегү.
3в.-Исем-фигыльләр кертеп,5 җөмлә язарга.
Җыр “Яратыгыз” (1 мин)