Ата-аналар ?ыелашында чыгыш: Балаларны? с?лам?тлеген кайгыртуда ?тил?рне? роле


Балаларның сәламәтлеген кайгыртуда әтиләрнең роле.
( ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)
“Атаның улына багышланган вакыты аның бәхетле
язмышы белән үзенә кире кайтарылачак. “
Фарсы халык мәкале.
Һәр ата-ана да үз баласының сау-сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, бәхетле булып үсүен тели торгандыр. Әмма аларның һәммәсе дә балаларын әнә шундый итеп тәрбияли аламы ? Бала язмышы өчен җаваплылык хисе тоямы ?
Бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Малай кеше бигрәк тә әтидән үрнәк ала. Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата-ана үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.
Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин иң элек һәр укучымның гаиләсе, тормыш шартлары белән танышып чыгам. Һәр гаилә - үзе бер дәүләт. Бу дәүләт тулымы ? Әти-әнинең шөгыле нинди ? Гаиләдә өлкән буын кешеләре - әби-бабай бармы ? Ничә бала тәрбияләнә ? Алар сау-сәламәтме ? Начар гадәтләре юкмы ? Балаларны үз әтисе үстерәме ? Гаиләдә әти кешенең тәрбиясе ни дәрәҗәдә ? Боларны белеп тору укытучы өчен бик мөһим.
Һәр хатын-кыз өчен иң зур шатлык ана булуда, ә ир заты өчен ата булуда. Кеше үзен барыннан да элек кешедә калдыра. Әгәр синең кеше йөрәгендә каласың килә икән, үз балаларыңны чын кешеләрчә тәрбияләү – төп шарт.
Бала өчен гаиләдә акыллы әнинең булуы гына түгел, бәлки акыллы әтинең дә булуы мөһим. “Йөз укытучыга караганда, бер әтинең булуы күпкә яхшырак” диелә халык мәкалендә. Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган әти, балаларының ничек яшәгәнлеген күреп тора. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәнелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә. Никадәр генә эш белән мавыкса да, арыса да, баласына дәрес әзерләргә ярдәм иткән, кичләрен аның белән бергә шашка, шахмат уеннары уйнаган, кроссвордлар
чишкән атаны ничек хөрмәт итмисең ? Баланың шул чактагы сөенүен, әтисе өчен горурлык хисе кичерүен әллә каян белеп була. Ата кешенең чын йөзе аның балаларына булган мөнәсәбәтләрендә ачык чагыла.
“Балалар сәламәтлеге турында кайгырту – тәрбияченең иң төп бурычларыннан берсе”,-дигән В. А. Сухомлинский. Баланың сәламәтлеге аның акыл үсешенә, укуына, рухи халәтенә зур йогынты ясый. Сәламәтлек яхшы булсын өчен, дөрес тукланырга, көндәлек режимны сакларга, яман гадәтләргә бирешмәскә, гел хәрәкәттә булырга кирәклеген дә беләбез.
Җәй көннәрендә кем генә су буенда, урманда ял итәргә яратмый икән ? Саф һава, кояш нурлары, су коену организмга уңай йогынты ясый, кәефне күтәрә. Буш вакытларында бөтен гаиләсен табигатькә ял итәргә алып чыккан әтиләр ике яклап ота. Беренчедән, үзләре ял итә, икенчедән организмы ял иткән, нервылары тынычланган балалар да соңыннан акыл хезмәтен дә, физик эшне дә җиңелрәк үтиләр.Балаларның актив хәрәкәтләнүен оештыру өлкәннәрнең мөһим бурычы булып тора. Кышкы спорт төрләрен дә үз итеп, гаилә белән чаңгыда, тимер-аякта шуу моның ачык мисалы.
Сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен, әлбәттә һәр гаиләдә дөрес туклануны оешты-рырга һәм чисталыкны сакларга кирәк. Монда да ата кеше җаваплылыктан читтә калмый.
Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В. А. Сухомлинский болай дип әйткән : “Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп үссеннәр.” Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Ләкин әти булмаса тормышның рәте китә. Әти кеше җитәкчелегендә гаилә белән берәр эш эшләү ата-ана өчен файдалы булса, балалар өчен дә күңелле дә, кирәкле дә. Һәрдаим хәрәкәттә булу, хәлеңнән килгәнчә физик эш белән шөгыльләнү балаларның сәламәтлеген ныгыта гына. Әлбәттә, эшләгәндә әти кеше шәхси үрнәк күрсәтә, эш алымнарына да өйрәтә.
Ата-ана балага дөньяны ничек бар, шулай кабул итә белергә, теге яки бу уңышсызлыклардан фаҗига ясамаска, аздан да куана белергә өйрәтергә тиеш. Балага аралашу һава кебек кирәк. Юкса, аның рухи дөньясының камиллеге турында сүз булырга да мөмкин түгел. Бала үзенең шатлык һәм борчуларын әнисе һәм әтисе белән бүлешә, шулай итеп аның үз-үзенә һәм якыннарына ышанычы да арта.
Ата-ана ! Бала өчен алардан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар ? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә. Ләкин, ни кызганыч, аталык вазыйфаларын онытып, балалары турында уйлап та карамаган аталар да очрый шул әле. Бала әтисендәге начар гадәтләрне күзәтеп кенә калмый, аңа үз мөнәсәбәтен дә белдерә һәм бәя бирә, тора-бара ул гадәтләр балаларда кабатлана башлый.
Әтиләр – гаиләнең төп терәге. Балаларны тәрбияләүдә, аларның сәламәтлеген кайгыртуда әти кеше катнашмаса, тәрбия эше тулы көченә бармый дигән сүз. Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бер әһәмиятле эш башкара – иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы.