Дидактическая игра по татарскому языку Луллий бо?расы(Кольцо Луллия)


Автор: Матросова Надежда Сергеевна, воспитатель
Название образовательного учреждения: МБДОУ "ЦРР-детский сад №38 "Золотой ключик" ЕМР
Название дидактической игры: Кольцо Луллия (Луллий боҗрасы)
Возрастная группа: средняя
Правила игры:
“Луллий боҗрасы” дидактик кулланма буларак уртанчылар төркемендә
«Минем өем» проекты буенча алган белемнәрне ныгыту өчен кулланыла.
Максат: тел өйрәнү, аралашу теләге булдыру.
Бурычлар:
·Сүз байлыгын арттыру;
·Гади диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү;
·Татар теленә кызыксыну уяту.
Луллий боҗрасы (Кольцо Луллия) үз күчәре тирәсендә әйләнүче өч түгәрәктән тора.Һәр түгәрәк алты секторга бүленгән. Аларның һәркайсына рәсемнәр ябыштырылган. Бала 1-2-3нче түгәрәкләрне әйләндереп, кирәкле рәсемнәрне кара-каршы куя, сүрәтләрне атый. Тәрбияче белән диалогта катнаша.
Темалар буенча рәсемнәрне алмаштырырга мөмкин.
 
1.“Гаилә” уенында бала 1 нче түгәрәктәге рәсемнәрне күрсәтә, сүрәтләрнең исемнәрен әйтеп бара.
Тәрбияче: Бу кем?
Бала:Бу әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз).
 
2. “Исәнме” уенында бала 1 нче түгәрәктәге рәсемнәр белән исәнләшә.
Бала: Исәнме әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз).
 
3. “Бу нәрсә?” уенында бала 2 нче түгәрәктәге рәсемнәрне күрсәтә, сүрәтләрнең исемнәрен әйтеп бара.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Бала: Бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
 
4.“Бир-мә” уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.
Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.
Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
 
5.”Рәхмәт” уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.
Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.
Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
Бала: Рәхмәт.
 
6. ” Чиста уенчык” уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә.Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә .
Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.
Тәрбияче: Нинди туп (курчак, куян, аю, эт, песи)?
Бала: Чиста (матур) туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
Тәрбияче: Мә, чиста (матур) туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
 
7.”Әйе-юк” уенында бала 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге шундый ук бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 1-нче түгәрәкне алып куярга да мөмкин)
Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?
Бала: Әйе, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста (матур).
Тәрбияче: Ә бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?
Бала: Юк, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.
 
8. ” Уенчык ю” уенында бала 2-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге шундый ук бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 1-нче түгәрәкне алып куярга да мөмкин)
Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?
Бала: Әйе, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста (матур).
Тәрбияче: Ә бу туп (курчак, куян, аю, эт, песи) чиста?
Бала: Юк, туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.
Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) ю.
 
9. “Бир-мә” уенында бала 1-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, аннан соң 3-нче түгәрәктәге бер рәсемне сайлап ала, ике түгәрәктәге рәсемнәрне кара- каршы туры китерә. Бала рәсемнәрдәге сүрәтләрне атый һәм тәрбияче белән диалогка керә. ( 2-нче түгәрәкне алып куярга кирәк).Тәрбияче гаилә әгъзалары исеменнән сөйләшә.
Бала: Әби ( бабай, әни, әти, малай, кыз), туп бир.
Тәрбияче: Мә, туп (курчак, куян, аю, эт, песи).
Бала: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) пычрак.
Тәрбияче: Туп (курчак, куян, аю, эт, песи) ю.