Рабочая программа по татарскому языку для 11 класса


Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»
МБ җитәкчесе: Шәймәрдәнова Г. А. Уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча “67 нче мәктәп” ГБМУдиректоры:
МБ утырышы беркетмәсе № 1 директор урынбасары: М.М. Һадиев
Елисеева О.Ю. 2014 нче елның 1нче сентябрендә 2014 нче елның 28нче августында 2014 нче елның 29нчы августында

«67 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем
муниципаль учреждениесенең укытучысы
Мөбәракшина Рузалия Шамил кызының
11 А сыйныфы өчен татар теленнән
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар теле: атнага 1 сәгать исәбеннән барлыгы 34 сәгать.
Дәреслек - Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова – Казан: Мәгариф, 2010.
Программа: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. - Казан: Мәгариф, 2010. – 79б.
Укытучыларның педагогик
киңәшмә утырышында каралды
2014 елның 28нче августы
“ №1 ” беркетмә
2014-2015
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ”Рус мәктәпләрендә укучы рус балаларына татар теле һәм әдәбият укыту программалары” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.
5. Дәреслек: Татар теле , 11 нче класс. Сәфиуллина Ф.С.Фәтхуллова К.С. “Татар теле”, 2008
Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы »нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
5)тәкъдим ителгән текстларны яттан өйрәнү;6) фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;
татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел (лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компетенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.Татар телен дәүләт теле буларак укыту принциплары, методлары, эчтәлеге «Рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар теле укыту программасы »нда төгәл билгеләнгән. Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә дә укытучы шуларга нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештырырга тиеш.
Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.
Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырьш өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне, синтагмаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү — акцентсыз сөйләүгә ирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.
Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү Шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең Мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да {пешерергә — варитъ, готовить, печь; юарга — стиратъ, мыть һ. б.), рус Телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар Телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча Киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.
Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү — төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.
Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.
Гомуми белем мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга; диалогик аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә; үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.
Программаның төп өлешендә һәр сыйныф өчен телдән һәм язмача аралашу темалары, актив үзләштерелергә тиешле сүзләр, грамматик минимум, сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл билгеләнгән. Һәр сыйныф өчен гомуми сәгатьләр саны һәм билгеле бер теманы өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ахырда рус телендә сөйләшүче балаларның 8 нче сыйныфларда татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары бирелә.
№ Дәрес темасы Җиһазлау Дәрес тибы Метод һәм алымнар Көтелгән нәтиҗә Өстәмә эш (өй эше) Сәгать саны Дата
план факт
1 нче яртыеллык
1 Сүзтезмә. Фигыль сүзтезмәләр. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Күнегү Сүзтезмәләр белән җөмлә төзи белү 6 нчы күнегү
6 нчы бит 1 1-6.09 2 Исем сүзтезмәләр. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү дәресе Биремнәр үтәү Исем сүзтезмәләр белән җөмлә төзи белү 4 нче күнегү
8 нче бит 1 8-13.09 3 Сыйфат сүзтезмәләр.
Контроль эше. Дәреслек Белемне гомумиләштерү Аңлы-гамәли метод,Биремнәр үтәү методы. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән кагыйдәләрне кулланып эшли белүләренә ирешү.
7 нче күнегү
11 нче бит 1 15-20.09 4 Сан сүзтезмәләр.
Хаталар өстендә эш. Дәреслек, таблица Белемне гомумиләштерү һәм системалаштыру Хаталарны төзәтү алымы. Дөрес язу. 4 күн.12 бит 1 22-27.09 5 Рәвеш сүзтезмәләр. Дәреслек, таблица Белемне гомумиләштерү һәм системалаштыру Катнаш метод Рәвеш сүзтезмәләр белән җөмлә төзи белү Рәвеш сүзтезмәләр белән 8 җөмлә төзеп килү 1 29.09-4.10 6 .Хәбәрлек сүзтезмәләр. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Катнаш метод Хәбәрлек
сүзтезмәләр белән җөмлә төзи белү Хәбәрлек сүзтезмәләр белән 8 җөмлә төзеп килү 1 6-11.10 7 Язма эш. Мөстәкыйль эш. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш Язма эшне дөрес үтәү Үткәннәрне кабатлау 1 13-18.10 8 Хаталар өстендә эш. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш Тел хаталарын яңадан булдырмау Үткәннәрне кабатлау 1 20-25.10 9 Гади җөмләнең баш кисәкләре. Дәреслек Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү Биремнәр үтәү Гади һәм тезмә ияләр белән җөмлә төзи белү Гади һәм тезмә ияләр белән 5әр җөмлә төзеп килү 1 27.10-1.11 10 Кушма фигыйль хәбәрләр. Күнегүләр. Йомгаклау. Дәреслек Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү Биремнәр үтәү Кушма фигыйль хәбәрләрне куллана белү 4 нче күнегү
36 нчы бит 1 10-15.11 11 Язма эш. Эшнең башлануын белдерүче кушма хәбәрләр. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш Язма эшне дөрес үтәү Үткәннәрне кабатлау 1 17-22.11 12 Хаталар өстендә эш.Кушма исем хәбәрләр. Дәреслек, таблица Белемне гомумиләштерү Биремнәр үтәү Тел хаталарын яңадан булдырмау Үткәннәрне кабатлау 1 24-29.11 13 Эшнең тәмамлануын белдерүче кушма хәбәрләр. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Биремнәр үтәү Эшнең тәмамлануын белдерүче кушма хәбәрләрне танып белү, сөйләмдә куллану Эшнең тәмамлануын белдерүче кушма хәбәрләр белән 5 җөмлә төзеп килү 1 1-6.12 14 Исем хәбәр. Гади исем хәбәр. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Биремнәр үтәү Исем һәм гади исем хәбәрләрне танып белү, сөйләмдә куллану Исем һәм гади исем хәбәрләре белән 6 җөмлә төзеп килү.Күн.48 бит. 1 8-13.12 15 Мөстәкыйль эш. Дәфтәр, тестлар Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш. Язма эшне дөрес үтәү Үткәннәрне кабатлау 1 15-20.12 16 Тезмә исем хәбәрләр.
Хаталар өстендә эш. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Биремнәр үтәү Тезмә исем хәбәрләрне танып белү, сөйләмдә куллану Тезмә исем хәбәрләре белән 6 җөмлә төзеп килү 1 22-27.12 2 нче яртыеллык
1 Максат хәле . Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Биремнәр үтәү Максат хәлен танып белү, сөйләмдә куллану 5нче күн,94 бит. 1 12-17.01 2 Сәбәп хәле.. Контроль эше Дәреслек Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе Күнегү
Сәбәп хәлен танып белү, сөйләмдә куллану
Үткәннәрне кабатлау.97 бит,3 күн. 1 19-24 .01 3 Рәвеш хәле.
Хаталар өстендә эш. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Рәвеш хәле турында белемнәрне ныгыту Рәвеш хәлен кертеп 5 җөмлә язып килергә
1 26-31.01 4 Шарт хәле. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Шарт хәле турында белемнәрне ныгыту Шарт хәлләре кертеп 5 җөмлә язып килергә 1 2-7.02 5 Аныклагыч. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Аныклагыч белән җөмлә төзи белү Аныклагыч кертеп 5 җөмлә язып килергә 1 9-14.02 6 Кереш сүзләр. Контроль эш. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Кереш сүзләр белән җөмлә төзи белү Кереш сүзләр кертеп 5 җөмлә язып килергә.2күн,114 бит. 1 16-21.02 7 Тиңдәш кисәкләр янында каршы куючы теркәгечләр.
Хаталар өстендә эш. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Тиңдәш кисәкләр янында каршы куючы теркәгечләрне куллана белү Тиңдәш кисәкләр янында каршы куючы теркәгечләр белән 6 җөмлә төзеп килү 1 23-28.02 8 Т иңдәш кисәкләр арасында бүлүче теркәгечләр.. Дәфтәр, тестлар Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Күнегүләр эшләү Җөмләләр төзи белү Үткәннәрне кабатлау, күнегү 123 нче бит 1 2-7.03 9 Тезмә кушма җөмлә. Дәреслек, сүзлек Яңа материалны аңлату Әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү Җөмләләр төзи белү 2 нче күнегү, 127 бит 1 9-14.03 10 Контроль эш.
Иярченле кушма җөмләләр. Дәреслек, сүзлек Яңа материалны аңлату Әңгәмә, уку, сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш. Җөмләләр төзи белү 5 күн,137 бит 1 16-21.03 11 Хаталар өстендә эш. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Биремнәрне үтәү. Тел хаталарын яңадан булдырмау Үткәннәрне кабатлау 1 1-4.04 12 Хәбәр сыйфат фигыль белән белдерелгән синтетик җөмләләр. Дәреслек Яңа материалны өйрәтү Аңлату, сүзлек белән эш, сайлап уку, әңгәмә Җөмләләр төзи белү 2 күн,139бит. 1 6-11.04 13 Хәбәре хәбәрлек сүзләр белән белдерелгән синтетик җөмләләр. Дәреслек Яңа материалны өйрәтү Аңлату, сүзлек белән эш, сайлап уку, әңгәмә Җөмләләр төзи белү 1 күн,144бит. 1 13-18.04 14 Язма эш. Дәфтәр, тестлар Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш. Язма эшне дөрес үтәү Үткәннәрне кабатлау 1 20-25.04 15 Хаталар өстендә эш. Дәфтәр Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Мөстәкыйль эш. Тел хаталарын яңадан булдырмау Үткәннәрне кабатлау 1 27.04-2.05 16 Аналитик кушма җөмләләр. Дәреслек, таблица Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү Күнегү Аналитик кушма җөмләләр төзи белү Аналитик кушма җөмләләр язып килү 1 4-9.05 17 Тест. Биремнәр Белемнәрне системалаштыру. Мөстәкыйль эш. Тестны дөрес үтәү. Үткәннәрне кабатлау 1 11-16.05 18 Елны йомгаклау дәрес. Дәреслек, таблица Кабатлау дәресе. күнегү Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү. 18-23.05