Использование на уроках татарского языка стихов поэтессы Людмилы Аланлы, которая является односельчанкой, членом Союза писателей Республики Татарстан и песен кряшенского народа.


Якташ шагыйрь Людмила Аланлы әсәрләрен һәм керәшен халкы җырларын куллану
1. Бу өзекләрдән үзебезнең авыл белән бәйле ялгызлык исемнәрен тап һәм алар турында ниләр беләсен, шуны күршеңә кызыктырырлык итеп сөйлә.
а) Гаҗәеп тәмле, шифалы
Карпый чишмәм сулары.
Чишмә җырында чагыла
Авылымның моңнары.
ә) Мамин, Иваш чишмәләре
Моңланып, җырлап ага,
Мондый матур, саф чишмәләр
Юктыр башка беркайда.
б) Торыйчын бәйрәмнәрендә
Әби такыя үрә.
Куллары кулга да йокмый –
Ә анда юк ич энә!
в) Ә Таштаудагы җиләкләр
Каптыңмы – эреп тора.
Матур чиләк эчләренә
Үзләре кереп тора!
г) Төбәктә дә җиләк уңган –
Чиләгең тиз тула, ди.
Җиләк кебек кызлар гына
Бу яклардан җыя, ди.
д) – Халык кая ашыга соң?
– Әчелек тау ягына!
Әчелектә җиләк пешкән –
Кып-кызыл, ди, бал гына.
2. Керәшен халык һәм Л. Аланлы җырларыннан, З. Захарова шигыреннән китерелгән өзекләрдән саннарны аерып язарга.
а) Бер алманы бишкә бүләек,Бер-беребез өчен, беребез үләек. Кар сай булса, сукмак салырсың,Кирәк булса, хәйлә корырсың.
ә) Ике якны да бер итеп,Тигез күреп яшәгез.Әйдәгез әле, яшьләргә“Әче!” диеп, әйтәбез!
б) Без килугэ туганнарымКырык эшлэрен ташлар.Табын туренэ куелырТэмледэн-тэмле ашлар.
3. Бу өзектә нинди халык бәйрәме турында сүз бара? Шул турыда кара - каршы партнёрыңа аңлат.
Капкалар яшәреп китә
Кыр чәчәкләре белән.
Миңа булган хисләреңне
Чәчкәләр сөйләр, беләм.
4. Бу өзектә сүз нәрсә турында бара? Һәрбер вариантны партадаш иптәшләреңә пантомим аралашу ярдәмендә аңлат.
Туган ягым белән очрашуның
Минутларын сагынып көтәмен.
Үз ягымның татлы һаваларын
Бер суларга өмет итәмен.
Рәхәт тә соң туган якка кайту,
Бар мәшәкать эреп югала.
Вакыт кинәт туктап калган төсле,
Гүя кайтам яңа дөньяга.
а) туган як табигате турында;
ә) туган якны сагыну турында;
б) туган якка кайту турында;
в) мәхәббәт турында.
5. Бу шигырьдә керәшен халкының нинди күркәм сыйфаты турында язылган?
Ачык йозле, кин кунеллеБезнен туган-тумача.Йортларына барып керсэн,Курерсен бер тамаша.Жырлап сыйлар кунакларныХужалар аяк осте.Безнен туган-тумачаларТатулык белэн кочле.Без килугэ, туганнарымКырык эшлэрен ташлар.Табын туренэ куелырТэмледэн-тэмле ашлар. Бирсен Ходай бэрэкэтен,Йортына бэхет инсен.Яхшы кунеллелэр генэИшеклэреннэн керсен!