Татар тленн?н С?лам?т бул! темасына конспект (1 класс)


Тема урока: Сәламәт бул!
Дәрес тибы: яңа белемнәр “ачу”
Педагогик максатлар: авырта фигыле һәм аның юклык формасы белән таныштыру; кай җирең авырта? соравын әйтә һәм аңа җавап бирә белергә өйрәтү; укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Предмет УУГ:
тән әгъзаларын атаучы лексиканы сөйләмдә куллана белү; тән әгъзалары исемнәрен I һәм II зат тартым формаларында әйтә белү;
Метапредмет УУГ:
Регулятив:дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу.
Танып белү: дәрестә алган мәгълүмат, дәреслекне кулланып, укытучының сорауларына җавап табып, үз тәҗрибәләренә таянып яңа белемнәр туплау.
Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңненң сорауларына җавап бирү; парларда, диалогта эшли белү.
Шәхси: үзеңнең, якыннарың сәламәтлекләренә карата игътибарлы була белү.
Укыту-методик комплекты:
Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева. Күңелле татар теле.1класс
Җиһазлар һәм материаллар:
мультимедия проекторы
ноутбук, нетбуклар
презентация «Сәламәт бул!»
смайликлар, уку-язу әсбаплары
Дәрес этаплары Формалаштырылырга тиешле(формируемые) УУГ Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
Оештыру өлеше Коммуникатив(укытучы, иптәшең белән исәнләшү)
Регулятив: дәрескә эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез!
Хәлләр ничек?
Бик яхшы.
Укытучы белән сөйләшү

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү Шәхси: уку хезмәтенең кирәклеген аңлау
Коммуникатив: иптәшеңне тыңлый белү Әйдәгез әле, бер такмаклап алыгыз әле!
“Чүгәләп бию” шигыре.
Парлашып басабыз,
Башларны иябез.
Кулларны чәбәклик:
Чәп-чәбәк, чәп-чәбәк.
Тып-тып-тып тыпырдап,
Бииләр аяклар.
Кулларны селкибез,
Кошлар күк җилпибез.
Без биеп бетердек,
Тагын бер баш идек.
Бер-беребезне сәламләп,
Урынга утырдык.
-Балалар, безнең нинди тән әгъзалары хәрәркәтләнде?
(баш, кул, аяк)
-Ә тагын нинди тән әгъзалары белән сез таныш?
Укучылар шигырьне күнегүләр күрсәтеп сөйлиләр.
Укытучы соравына җавап бирәләр.
Тән әгзаларын искә төшерү.
Проблемалы ситуация тудыруЯңа белемнәр
“ачу”
Яңа тема өйрәнү
Беренче кат ныгыту
Физкультминутка
Яңа теманы ныгыту
Үзаллы эш
Рефлексия Коммуникатив: укытучының, әңгәмәдәшеңнең сорауларына җавап бирү
Коммуникатив: диалогта әшли белү
Танып белү: яңа белемнәр туплау
Коммуникатив: үзеңнең фикереңне әйтә һәм башкаларның сөйләмен тыңлый белү
Шәхси: үзеңнең, якыннарың сәламәтлекләренә карата игътибарлы була белү.
Бүген безгә кунакка Куян кызы килергә тиеш, ләкин ул күренми. Ул миңа бер видео җибәргән, әйдәгез, карыйк әле.
Видео (өзек) “Куян кызы”.
-Куянга нәрсә булган?Айболит куянга нинди сорау бирә? Айболитның киңәшен тоткач, куян үзен ничек хис итә? Беләсезме?
- Юк.
-Димәк бүген без дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез?
СЛАЙД (Болит – авырта, Не болит – авыртмый, Синең кай җирең авырта? У тебя что болит? )
Димәк, куян ни өчен бүген безгә кунакка килә алмаган?(Аның аягы авырта. Ул табибка киткән.)
Слайды (1. Минем аягым ? (АВЫРТА.);
2. ? – (Синең кай җирең авырта);
3. Минем аягым ? (АВЫРТМЫЙ)).
Китапларның 57 нче битен ачтык. (слайд)
Бу рәсемдә сез кемне күрәсез? Ә тагын нәрсәләр бар?
Айболит Акбайдан нэрсэ дип сорый?
Ул нәрсә дип җавап бирә?
Ә хәзер, парлашып эшләп алыйк әле.
Әйдәгез әле, “Айболит” уены уйнап алыйк әле. (рольләргә бүлү.)
-Ә хэзер эш дәфтәрләрен ачтык.( )
Курсәт әле, үскәнем,
Ничек кулны юалар?
Менә шулай, менә шулай
Шулай кулны юалар.
.................................
1.Сорауларга җавап бирү.
- Элина, синең аягың авыртамы?
- Йолдыз, синең кай җирең авырта?
- Ләйсән, синең кай җирең авырта?
Айболит телеграмма белән сезгә киңәшләр җибәргән. (слайд – Сәламәт бул!)
Аны укыр өчен сорауга җавап бирергә кирәк. (Слайд – Сәламәт булыйм дисәң, нишләргә кирәк?)
Сезгә ике җавап бирелә. Ике җавап арасыннан дөресен сайлап алырга кирәк.
Мәсәлән, алма һәм шоколад. (алма) (слайд)
(зарядка һәм телевизор, кул юу һәм компьютер һб.)
Димәк, сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?
- Бүген дәрестә без нишләдек?
- Нинди яңа сүзләр белән таныштык?
- Остәлләрегездәге конвертларны ачыгыз, кәефегезгә туры килгән смайлны сайлап алыгыз һәм миңа күтәреп күрсәтегез.
Видео карау
Балалар җавап бирә.
Китап буенча эш
“Айболит”ны сәхнәләштерү.
Эш дәфтәре.
Укытучы сорауларына җавап бирү.
Нетбукта эш.
Балалар җавап бирә.
Балалар җавап бирә.