Сингапур методы буенча ?тк?релг?н д?рес планы Сантиметр темасын кабатлау (1класс)


Сингапур методы буенча үткәрелгән дәрес планы (1класс) Миронова Н.Н.
Тема. Сантиметр.0дән 10га кадәр саннар
Максат. Сантиметр турында белемнәрен тирәнәйтү; үлчәү күнекмәләрен үстерү
0дән 10 га кадәр саннар белән гамәл һәм мәсьәлә чишү күнекмәләрен ныгыту
Логик фикерләү сәләтен үстерү, математика дәресенә кызыксыну тәрбияләү
Дәрес тибы: ныгыту
Материал:Дәреслек, карточкалар, төрле озынлыктагы тасмалар,ноутбук
План
1.Дәресне оештыру
ХАЙ ФАЙВ (тынычлык урнаштыру)
Уңай психологик халәт булдыру
ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыр- бас)
-Кемнең чәче озын, шулар баса.
- Кемнең буе озын, шулар баса.
- Кемнең күзләре кара, шулар баса.
- Кемнең исемендә “л” хәрефе бар, шулар баса.
- Иң уңганнар, тәртиплеләр баса.
- Бер-беребезгә карап елмаябыз,яхшы кәеф һәм уңышлар теләп, күршебезгә “биш”не бирәбез һәм дәресне башлыйбыз.
2. Телдән исәпләү.
Саннарны дөрес итеп өйләргә урнаштыру. Дөреслеген тикшерү (Слайд аша)
3.Актуальләштерү
1.Тасманың озынлыгын үлчәп язарга. МЭНЭДЖМЭТ (портнёр по плечу дөреслеген тикшерә)
ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыр- бас)
2. Чагыштыруга мисаллар
3см*5см
9см*10см
10 см*5см
2см*2см
4.Ныгыту.
Мәсьәләләр чишү
1.Ручканың озынлыгы 10 см, ә карандашның озынлыгы 2см га ким. Карандашның озынлыгы ничә см?(язма)
2.Карандашның озынлыгы 8 см, ә ручканың озынлыгы 2см га озынрак. Ручканың озынлыгы ничә см? (телдән)
Дәреслек буенча эш №5,19 бит
МИКС-ФРИЗ-ГРУП – ял минуты
Тезелеп басалар. 1укучы алда лидер (бер-бер артлы)
Музыка җибәргәч, бер күнегү эшләтә. Музыка туктый, сорауга җавап бирә.
- Безнең класста ничә укучы?
- Светофорның ничә төсе бар?
- 4-2 алгач, ничә була?
- Этнең ничә аягы бар?
- 5+3 не кушкач, ничә була?
- Кошның ничә канаты бар?
5. Мөстәкыйль эш
8+2 7+2 2+2
9-2 10-2 6-2
3-1 2+1 1+0
5+3 6+3 10-3
2.>, <,=
6*8
6*8 3*5
1*8 8*0
8*7 3*8
8*8 7*8
6. Карточкалар белән эш. КОНЭРС
Җаваплары бертөрле булган мисалларны бер почмакка җыю (Ике почмакка язып эленә 8,10)
7+1 6+2 4+4 3+5 1+9 8+2 5+5 6+4
ТАЙМ ПЭА МЭА
Ни өчен бу почмакны сайладың?
7.Йомгаклау. Рефлексия
- Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
- Без тыңладыкмы?
- Мисаллар чиштекме?
- Үлчәдекме?
- Мәсьәлә чиштекме?
- Яздыкмы?
- Тикшердекме?
Үзбәя
-Кайсыларыбыз барсына да дөрес җавап бирдек?Молодцы!
- Кемнәргә дәрес ошады,елмаегыз.