Туган телг?, туган якка багышланган шигырьл?р


Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Татар теле-шагыйрьләр теле

Насыйбуллина Эльвира Дамир кызы
10 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Низамова Гөлзадә Илсур кызы
2015 ел
Татар телем.
Татар илем, матур табигатьле
Идел ярларына урнашкан.
Үз милләтен хөрмәт иткән халкым
Шушы җирдә төпләнеп калган.
Татар кешесенең һәрбер сүзе
Кайтаваз ул йөрәк түреннән,
Татар кешесенең җан авазы
Әрнеп чыга аның күңеленнән.
Һәр милләтнең теле булган кебек
Татарның да бар бит үз теле
“Тукай теле” диеп атала ул
Татар теле, анамның теле.
Татар теле –туган авылым теле,
Мин сөйләшәм татар телемдә!
“Әни”, Әти“, “Җаным” дигән сүзләр
Ишетелә туган телемдә,
Гадел, якын ТАТАР телемдә!
Якташларым...
Чит җирләрдән килеп төпләнмәгән,
Үзебездә туып-үскәннәр.
Яланаяк су буенда йөреп
Сәрдек-Башның суын эчкәннәр.
Радик абый белән Наилә апа
Шушы җирдән илһам алганнар.
Күңелләрдә булган һәр мизгелне
Шигырь юлларына салганнар.
Горурланмый һич тә мөмкин түгел
Үзебездә шундый шәхесләр.
Алар безгә көн дә бүләк итеп тора
Җырлар, көйләр, матур шигырьләр.
Илгизләре, Вадимнары белән
Горурлана барлык якташлар.
Алга таба илһам чишмәләре
Саекмасын иде, райондашлар!