Конспект урока по татарской литературе на тему Туган якка кыш килде.БС?(4 класс)


Тема: “Туган якка кыш килде” темасы буенча сөйләшү. БСҮ.4 сыйныф
Дәрес төре: -Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү һәм системага салу;
Белемнәрне практик яктан куллану.
Уку – укыту методикасы:
- проблемалы укыту;
- өлешчә эзләнү;
- репродуктив
Максат:
Укучыларның кыш темасы буенча алган белемнәрен ныгыту, төрле күнегүләр ярдәмендә бер эзлеклелеккә салу;
Туган як табигате темасы буенча сөйләм телен үстерү;
Туган якның мөһимлеген әни белән чагыштыруда күрсәтү;
Сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен, күзәтүчәнлек сыйфатларын үстерү;
Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;
Тормыш- көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдыру.
Көтелгән нәтиҗә: - Дәрес дәвамында укучыларның сөйләм телен үстерү һәм туган якның кадерле булуына төшендерү.
Төп терминнар: кыш, кар, көньяк, төньяк, Яңа ел, салкын(презентциядә)
Предметара бәйләнешләр: әйләнә- тирә дөнья, әдәбият, сәнгать, тән тәрбиясе.
Ирешеләчәк нәтиҗә
Предмет күнекмәләре: Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):
Дөрес итеп җөмлә төзү
Уку- язу күнекмәләре:
-татар теленең орфографик һәм пунктуацион кагыйдәләрен саклау.
Тел күнекмәләре:
-сүзләрнең мәгънәсен белү
-дөрес әйтү
-килешләрне урынлы куллану
-җөмләдә дөрес куллану -дөрес сөйләм булуга омтылыш;
-үз фикереңне әйтә белү;
-төркемнәрдә килешеп эшли белү;
-иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;
-фикереңне дәлилли белү.
Регулятив УУГ:
-уку бурычларын кую;
-барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;
-үз фикереңне төгәл җиткерү;
-дөрестән дөрес түгелне аеру;
-таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү;
-нәтиҗәләр формалаштыру.
Танып –белү УУГ:
-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;
-рәсем, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавап таба белү;
-укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
-үз фикереңә ышандыра белү;
Башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү.
Эшне оештыру
Эш формалары Ресурслар
Фронталь эш
Төркемнәрдә һәм парларда эш
Индивидуаль эш (дифференциаль эш) Куллану өчен дәреслек: Күңелле татар теле, 4 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниатуллина,2014 ел. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. (Казан. “Татар- мультфильм” нәшрияты. 2014).
Эш дәфтәре. Гыйниятуллина Л.А., Хәйдәрова Р.З. Татар теленнән эш дәфтәре (Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче 4 нче сыйныф укучылары өчен)
Техник чаралар:
-ноутбук
-презентация-мультимедиадиск
-күрсәтмәлелек
-планшетлар(ясалма) һәр төркемгә.
Дәресне оештыру структурасы
Дәрес этаплары Ресурслар Укытучы гамәлләре Укучылар гамәлләре УУГ
I.Оештыру моменты. Исәнләшү. Исәнләшү-гә җавап бирү. Шәхескә кагылыш-лы УУГ
II.Проблема кую.
1. Дәреслек. Презентация.
-Димәк, карда төрле эзләр калдырырга була.
-А ка вы считаете, на самом ли деле слово “кар” образовано от карканья вороны? Укучылар сорауларга җавап бирәләр Регуля-тив УУГ
Шәхескә кагылыш-лы УУГ
2. “Әни сүзе” -Шигырьдәге иң кирәкле сүзләрне аңлату.
-Тормыш белән бәйләү өстендә эш. Укучылар таблицалар тотып аңлаталар (кызыл төстәге сүзләр аерым, зәңгәр төстәге аерым, тәрҗемә итәләр) 3. әни
Диаграмма Венна.
Туган як
-Кайсы телдә генә әйтсәк тә, ул матур яңгырый торган сүзләрнең берсе. Укучылар төркемнәрдә диаграммага уртак сүзләрне язалар.(кадерле, матур, туган, чиста, ягымлы, сакларга...)
Төркемнән берәр укучы укый, каршы төркем тәрҗемә итә. Коммуника-тив УУГ
-Әйе, балалар, сез бик бәхетлеләр.Сезнең һәрберегезнең сезне яклаучы, яратучы әниегез, туган илегез бар. Сезгә дә аларга карата һәрвакыт игътибарлы булырга кирәк. Шәхескә кагылышлы УУГ
III.Белемнәр-не актуальләште-рү -Туган якны сез ничек аңлыйсыз?(карта белән эш)
- Сезнең Туган ягыгыз бармы?
-Ул ничек атала? -Туган як – Татарстан, шәһәрләр, авыллар...
-әти, әни, мин...
-минем мәктәбем,
-туган йорт, табигать, урманнар. Агачлар, кошлар.
-Әйе.
-Татарстан Республикасы яшел Үзән шәһәре. Шәхескә кагылышлы УУГ
IV.Максат куелышы. Презентация Укытучы ничә ел фасылы барлыгын һәм хәзерге вакытта нинди ел фасылы барганын әйтергә, шуннан чыгып, укучыларның кыш белән бәйле булган сүзләрне искә төшерүен һәм теманы әүтүен тәкъдим итә. Укучылар чиратлап җавап бирәләр, төзәтәләр. Регулятив УУГ
Шәхескә кагылышлы УУГ
Коммуникатив УУГ
V. Проблема-лы сорау. Хат уку.
Презентация. Кышкы уеннар. Укытучы хат буенча берничә сорау бирә.
Җавапларның дөреслегенә төшенү өчен төркемнәргә планшетлар белән эш тәкъдим ителә. Укучылар җавап әзерлиләр.
Укучылар рәсемнәр буенча җөмләләр төзиләр һәм планшетларга язалар. Танып- белү УУГ
Коммуникатив УУГ
Төркемнәрдәге укучылар бер-бер артлы чыгып, рәсемнәрен күрсәтеп, җөмләләрен укыйлар.(я бер укучы укый, я рәттән, үзләре сайлыйлар.) Шәхескә кагылышлы УУГ
Коммуникатив УУГ
Динамик пауза. Презентация һәм җыр. Укытучы динамик пауза ясарга тәкъдим итә. Укучылар чыршы тирәли уйнаган һәм биегән кебек күнегүләр ясыйлар) Коммуникатив УУГ
VI.Беренчел ныгыту. Планшет белән эш.
Өстәлләрдә карточкалар, татар һәм рус телләрендә мәкальләр. Аларны җыярга һәм укырга.
Тормыштан мисаллар китерергә, аңлатырга. Укытучы мәкальләрне җыю һәм аларны аңлату, тәрҗемә итү өчен планшетларга күчергә куша. Укучылар маркер һәм планшет белән төркемнәрдә киңәшләшәләр. 1 төркем- 1 мәкальКоммуникатив УУГ
VII. Йомгак. Презентация Бу шигырьне ишеткәч, сездә нинди хисләр туды?
Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? 2 укучы шигырь сөйли. “Кыш килде”, “Яңа ел килгәч”.
Укучылар җавап бирәләр, җөмләләр белән дәрес темасына әйләнеп кайталар. Коммуникатив УУГ
Шәхескә кагылышлы УУГ
Өй эше. Презентация. Һәрбер төркемгә конвертта “Куян кызы “әкиятен сәхнәләштерергә.(1-4 пәрдә) Укытучы һәрбер төркемнең җитәкчесенә сайлап алырга куша. Укучылар сайлап алалар. Инд-ль