С?зтезм?л?р темасы буенча проект эше


ФГАОУ ВПО “Казан (Идел буе) Федераль университеты”
Педагогика һәм психология институты Идел буе регионара укытучыларның белемен күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәге

Башкарды:
Фәйзрахманова Гүзәлия Фоат кызы, Юсупова Гөлнара Сәгыйть кызы - белем күтәрү курсына килгән тыңлаучылар
Вазифасы: татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Эш урыны:Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет белем учреждениесе;
Чистай муниципаль районының
“4 нче урта гомуми белем мәктәбе”
Проект эше яклауга тәкъдим ителде.
Проект эшенең җитәкчесе:
_________________(С.М.Трофимова)
“ 11 ” апрель 2014 ел.
Казан, 2014
Эчтәлек
I.Кереш .......................................................................................................3 – 4
II.Төп өлеш ..................................................................................................
1.Проект турында ....................................................................................
2.Проектның төп максаты......................................................................
3. Фаразлау (гипотеза)............................................................................
4. Проектның бурычлары.......................................................................
5. Көтелгән нәтиҗә.................................................................................
6. Проектның тикшерү объекты ............................................................
7. Проектның фәнни яктан әһәмияте ....................................................
8. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы ....................................
9. Проектны бәяләү .................................................................................
III. Йомгаклау ..........................................................................................
IV.Кулланылган әдәбият ........................................................................
V. Кушымталар ......................................................................................

КЕРЕШ ӨЛЕШ
Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.
Гомуми белем бирү системасы үзенең яшәешенә тышкы үзгәрешләрнең көчле йогынтысын тоя. Аңа яңа рухи-әхлакый һәм социаль-икътисади таләпләр куела. Алар дөнья үсеше үзенчәлекләренә бәйле рәвештә арта бара. Ул таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
җәмгыять үсеше тизләнешенең тиз үзгәрүчән шартларда укучыларны тормышка әзерләү бурычын куюы;
культураара үзара ярдәмләшү даирәсенең шактый киңәюе барышында мәктәп тәмамлаучыларның белемле булуы, һәркем белән уртак тел таба белүе һәм толерантлы булуы;
глобаль проблемаларның барлыкка килүе һәм үсеше яшьләрдән заманча фикерләүне таләп итүе;
җәмгыятьне демократияләштерү, сәяси һәм социаль юнәлешне сайлап алу мәктәпкә гражданнарда шундый сайлап алуга әзерлек формалаштыру кирәклеген искәртүе;
икътисадның динамик үсеше һәм эш белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен күтәрүдә һәм белемен арттыруда даими ихтыяҗны билгеләүче тирән структур үзгәрешләр мәктәп тәмамлаучыларда гомер буе белемен арттыру теләген һәм сәләтен үстерү зарурлыгына ишарә ясавы.
Хәзерге заман кешесе мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Укучылар белән эшләгәндә проектлар методын куллану отышлы. Проектлар методы укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Методик яктан караганда, проект эше фәнни һәм гамәли проблемалы-юнәлешле тикшеренү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Ул, теге яки бу проблеманы тирәнтен өйрәнү максатында, укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли.
Проектның максаты: Федераль белем бирү стандартларын күздә тотып,
5-11нче сыйныфларда татар теле укытуны тикшерү, эшкәртү.
Фаразлау (гипотеза):
укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
нәзари (теоретик) белемнәрен гамәлдә куллану;
сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.
Проект эшчәнлегенең бурычлары:
эш программалары эшләүгә карата Федераль белем бирү стандартларының төп таләпләрен өйрәнү;
татар теленең эш программасына аңлатма язуы булдыру, универсаль уку гамәлләреннән көтелгән нәтиҗәләр моделен күрсәтү;
сүзтезмә бүлеге буенча уку планының эчтәлеген һәм төзелешен билгеләү;
көтелгән нәтиҗәләрне бәяләү, татарча грамоталы сөйләшә белү күнекмәләре булдыру өчен контроль тикшерү материаллары әзерләү;
материаль- техник базаһәм әдәбият исемлеге төзү;
программаның сүзтезмә бүлеген өйрәнүне гамәлдә кулланып карау һәм эффектлылыгын билгеләү;
укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.
Көтелгән нәтиҗә:
Укучыларның сүзтезмә темасын яхшы үзләштерүенә ирешү һәм тупланган белемнәрен ныгыту.
Проектның тикшерү объекты:
балалар белем ала торган дәреслекләр, аларда сүзтезмә темасының бирелеше.
Проектның фәнни яктан әһәмияте:
татар теленең грамматикасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, татар мәктәбендә укытучы һәм рус мәктәбендәге татар төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:
аның әһәмияте һәм яңалыгы татар мәктәбендә укытучы, рус мәктәпләрендәге татар балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында.
Проектның актуальлеге. Башкарган эшнең актуальлеге дә менә шул максатларны тормышка ашыруга нигезләнгән.
Проектны куллану вакыты 2014 елның октябрь-ноябре
Проектны куллану урыны Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы “Мөслим урта гомуми белем мәктәбе” Муниципаль бюджет гомумибелембирү учреждениесеПроектта төп катнашучылар: 5нче сыйныф укучылары
Катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Партнерлар: Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге.
Татар телен проект методын кулланып укыту, белем бирү процессын яңарту – үзгәртү алымнары файдаланып гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.
Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы.
Проект эшетүбәндәгеэтаплардан тора:
тема билгеләү;
юнәлеш, максат, бурычлар кую;
үтәү вакытын билгеләү;
проект эшенең планын төзү;
укучыларны кызыксындырган, темага туры килгән шәхси биремнәр сайлау, туплау, эшкәртү;
проект эше яклау;
проект эшен гамәли куллану;
төзәтмәләр кертү;
кулланылышка кертү.
Татар теле дәресләрендә проектлар методын куллану –иҗади сәләтне үстерүгә этәргеч булып тора, яңа проектлар эшләү теләге уята.
Төп өлеш
Аңлатма язуы
Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1.”Татарстан республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында ” Татарстан республикасы Законы (2004ел,1 июль)
-2. “2004-2013 нче елларга татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы Дәүләт программасы” (2004ел, 1октябрь)
3.Россия Федерациясенең 309-ФЗ (2007ел, 1нче декабрь)
4.Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9), 2013ел
Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (10-11), 2013ел
Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа нигезендә 5-9 сыйныфларда сүзтезмәләр өйрәнелергә тиеш.
Сүзтезмәләр
Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керүе нәтиҗәсендә бер төшенчәне аңа охшаш икенче төшенчәдән аеруга хезмәт итә торган төзелмә сүзтезмә дип атала.
Сүзтезмә иярүче һәм ияртүче кисәкләрдән тора. Ияртүче кисәктән чыгып, иярүче кисәккә сорау куела.
Тезү юлы белән бәйләнгән мөстәкыйль сүзләр, ягъни тиңдәш кисәкләр, сүзтезмә ясамый.
Гади сүзтезмә, катлаулы сүзтезмә
Сүзтезмәдәге мөстәкыйль сүзнең санына карап, сүзтезмәләр ике төрле булалар: гади сүзтезмәләр, катлаулы сүзтезмәләр.
Гади сүзтезмә
Ике генә мөстәкыйль сүздән торган сүзтезмәгади сүзтезмә дипатала. Мисаллар: китапны уку, теге урындык, урманнан чыгу, авылга кайтып җитү, хатны укып чыгу.
Катлаулы сүзтезмә
Икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә катлаулы сүзтезмә дип атала. Мәсәлән, әти белән шәһәргә бару тезмәсе катлаулы сүзтезмә була алмый. Аннан әти белән бару, шәһәргә бару сүзтезмәләре ясарга була.
Ике чиләк су, биш капчык он, билгеләнгән вакытка үтәү - болар катлаулы сүзтезмәләр. Алардан бер сүзтезмә аерып чыгару мөмкинлеге булса да (ике чиләк, биш капчык), чиләк су, капчык онны мөст. сүзтезмәләр дип карап булмый.
Ирекле сүзтезмә һәм фразеологик сүзтезмә
Сүзтезмәнең ныгып калу-калмавыннан чыгып, сүзтезмәләр шулай ук ике төргә аерылалар: ирекле сүзтезмә һәм фразеологик сүзтезмә
Ирекле сүзтезмә
Сөйләм барышында гына ясалган һәм кисәкләре арасындагы реаль мәгънә мөнәсәбәте югалмаган сүзтезмә ирекле сүзтезмә дип атала.
Мисаллар: агачтан ясау, яхшылыгы өчен хөрмәтләү, имтихан тоткан чор.
Фразеологик сүзтезмә
Кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәсәбәте югалган һәм шуның нәтиҗәсендә ныгып калган сүзтезмә фразеологик сүзтезмә дип атала.Мисаллар: җил куу, тырай тибү, әги ана яфрагы, эт шомырты, искә төшерү, хәтергә алу. Фразеологик сүзтезмәләр теге яки бу әйберне атау өчен ныгып калган булалар.
Тотрыклы сүзтезмәләр күренеш-предметларны, хәл-хәрәкәтне атап кына калмый, ә аларны бәяли дә. Һәрбер конкрет телдә фразеологик берәмлекләр аерым һәм кеше өчен актуаль булган дөнья фрагментын атыйлар. Фразеологик дөнья картинасы һәрбер конкрет тел өчен үзенчәлекле: чынбарлыктагы һәрбер күренеш һәм эш-хәрәкәт телдә фразеологик берәмлек булып китә алмый. Фразеологизмнар мәдәни яктан әһәмиятле мәгълүматне туплыйлар, бик күп мәгънәләрне белдерергә ярдәм итәләр, өстәвенә, тел чараларын кимрәк куллану мөмкинлеге дә саклана. Кеше – табигать баласы. Аның барлык тормыш-яшәеше фауна, флора белән бәйле, бу бәйләнеш бигрәк тә фразеологизмнарда тирән чагыла.
Беренче тематик группа булып кешене тышкы яктан сурәтләүче фразеологик берәмлекләр торса, икенче тематик группага исә кешенең эчке күңелен характерлаучы фразеологик әйтелмәләр керде. Шушы группалар үзләре тагы берничә төркемчәгә бүленә.
Кешенең тышкы төс-кыяфәтен тасвирлаучы фразеологик әйтелмәләр: мәсәлән, карга чукырлык ите юк, аю кебек, карчыгадан калган тавык шикелле һ.б.
Эчке күңел сыйфатларын характерлап килүче фразеологик берәмлекләр: алар кешенең киң күңелле, куркусыз, изгелекле, ярдәмчел, хәйләкәр, үзсүзле, тәҗрибәле яисә тәҗрибәсез булуны, икейөзле, ялагай, тынгысыз, уңган, ялкау, намуслы, алдакчы, яман телле яисә киресенчә татлы телле булу, саранлык, юмартлык, әрсезлек, оятсызлыкны һ.б. белдерә. Мәсәлән, өненә поскан аю кебек, эт ашаган, бет чәйнәгән, акылын кәҗә ашаган һ.б.
Кешене кире характерлаучы фразеологизмнар явызлык, әрсезлек, әдәпсезлек, саранлык, ялкаулык, ялагайлык, тәрбиясезлек, ярсулыкны һ.б. белдерә. Мәсәлән, аш янында ат кебек, эш янында эт кебек, эт ассаң муенына җитмәс, авызында эт балалаган, үрдәк телен ашаган, еланга агу бирер һ.б.
Шәхеснең уңай сыйфатларын белдерүче фразеологик әйтелмәләр уңганлык, җитезлек, юмартлык, батырлык, йомшак, татлы теллелек, турылык, тугрылык, изгелек,әдәплелекне белдереп киләләр: агачтан сандугач кына ясамый, елан аягын күргән, җиде кат җир астында елан йөргәнне сизү һ.б. Кешенең уңай сыйфатлары халык тарафыннан кагыйдә буларак кабул ителә, ә тискәре яклары игътибарны җәлеп итә, шуңа күрә негатив яктан характерлаучы әйтелмәләр чагыштырмача күбрәк очрый.
Татар телендә һәр хайван яисә кош нинди дә булса сыйфатны чагылдыру өчен кулланылалар. Мәсәлән, күбесенчә эт тугрылыкны, ат уңганлыкны, елан астыртынлыкны, усаллыкны, төлке хәйләкәрлекне белдерә.
Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеме булуыннан чыгып, сүзтезмәләр
7 төркемчәгә бүленә:
Һәрбер сүзтезмә үз эчендә, иярүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, тагын берничә төргә бүленә.
Фигыль сүзтезмәләр.Исемле фигыль сүзтезмәләр
Мәсәлән: акларны җиңү, хат язу, күперне чыгу, урак уру, пычкы яру, университетта уку, урманда яшәү; дәрт белән яну, туган телдә сөйләшү; аю кебек йөри; урман аша чыгу, авыл аркылы үтү, эшенә күрә түләү.
Санлы фигыль сүзтезмәләр
Мәсәлән: биш мәртәбә керү, икенче мәртәбә килде; икенче булып язу, бишенче итеп язу; җидәү килделәр, бишәүләп язу; бишәү дип санау, биш төсле тоела.
Рәвешле һәм сыйфатлыфигыль сүзтезмәләр
Мәсәлән: Бүген минем бер дә ялгыз каласым килми.(Г.И.) Шат, рәхәт, күңелле хәлдә йөртка чыктым. (Г.И.) Капкада тимер йозак, Хәдичә көткән озак. (М.Җ.)
Фигыльле фигыль сүзтезмәләр
Мәсәлән: Хәсән , киенеп бетергәч, көзге алдына килеп утырды. (Ф.Ә.) Гайшә кунакка кайткач, ул күзләренә ышанмады .(Г.И.) Аларга сугышырга ирек бирмәделәр. (К.Н.) Акчалар һәр нәрсәнең кыйммәтен белер өчен хезмәт итәләр. (Г.Т.)
Исем сүзтезмәләр
Исемле исем сүзтезмәләр
Исемнең исемгә иялек килеше аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр. Мәсәлән: батырның бүләге, укучының китабы, Агыйделнең бозлары, терлекләрнең азыгы, Гарифулланың өлеше, агачның ботагы, итекнең күне, тупның резинкасы, көннең кызуы, төннең тынлыгы, Зыяның тавышы һ.б.
Исемле исем сүзтезмәләр
Исемнең исемгә янәшә тору һәм тартым кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр.Мәсәлән:Тукай шигырьләре, Рахимовлар гаиләсе; шәһәр бакчасы, авыл хуҗалыгы, диңгез суы; башкорт егете, Агыйдел елгасы, Казан шәһәре; арыш башагы, чык бөртекләре, яулык очы, аш бүлмәсе, нарат урманы, туфрак бураны; мич яктысы, маяк сакчысы, итек остасы.
Исемнең исемне янәшә тору чарасы аша ияртүеннән
ясалган сүзтезмәләр.
Мәсәлән: тимер көрәк, хром итек; тимерче Мостафа, кочегар Садыйк, артист Искәндәр; Җиһанша бабай, Фатыйма бикә, Чумар карак; бер уч телеграмма, вагон-вагон кеше, мичкә-мичкә кымыз; куян йөрәк, бал авыз, көмеш бөртекләр, тәңкә карлар, әрем тел.
Исемнең исемне башка чаралар аша ияртүеннән ясалган сүзтезмәләр.
Мәсәлән: дусларымнан Әхмәт, кошлардан чыпчык; Ак тимердән бүрке бар. (К.Н.) ; бүрек хәтле болыт, таш төсле күңел, яфрак кадәр кар, мәхәббәт турында поэма, Алмачуардан башка ат, Мәскәү дигән кала.
Сыйфатлы, рәвешле исем сүзтезмәләрне
Иярүче кисәк төп сыйфат яки төп рәвеш булган исем сүзтезмәләр.
Мәсәлән: ал таң, кара болыт; киң сахра, тар сукмак, озын гомер; түгәрәк күл, текә яр; әче алма, төче катык; батыр кеше, изге күңел, яхшы ат, нык кул.
Иярүче кисәге ясалма сыйфат яки ясалма рәвеш булган исем сүзтезмәләр.
Мәсәлән: алъяпкычлы хатын, чыбыркылы малай, ышанычлы кеше, куәтле ялкын, урманлы тау, айлы кич, җигүле ат, күн киемле кеше, ике шкафлык такта.
Санлыисем сүзтезмәләрне
Санлы исем сүзтезмәләрнең төп үзенчәлекләре. Мәсәлән: ике йөз батыр, җиде ел, җиде буын, дүртенче класс, ике-өч бөртек, өч-дүрт чакрым, уннарча укучы.
Фигыльле исем сүзтезмәләр
Сыйфат фигыльле һәм инфинитивлы исем сүзтезмәләр.
Мәсәлән: укыган кеше, киләсе кунак, көтелмәгән вакыйга, җырланасы җыр, алмагач утыртасы урын, җитәр җире, ялга чыгачак вакыт, куян ата торган мылтык.
Хәбәрлек сүзле исем сүзтезмәләр
Бу төр сүзтезмәләрнең кайбер үзенчәлекләре. Юк, кирәк, тиеш, мөмкин кебек сүзләр төрле чаралар ярдәмендә иярәләр. Мәсәлән: кирәк кадәр икмәк, каралырга тиешле материаллар, юк-бар әйбер.
Сыйфат сүзтезмәләр
Исемле сыйфат сүзтезмәләр
Кешегә ягымлы, җырга оста; тумыштан сукыр; куркуыннан ап-ак; уртасыннан сынык; буе белән зур, күршем белән уртак, даһилар кебек гади, тормыш өчен куркыныч, анасына кадәр усал.
Рәвешле сыйфат сүзтезмәләр
Артык озын, бөтенләй яхшы, бихисап зур, бик ипле, бүген матур, һаман тирән, хәзер күңелле; яшьләрчә саф, картларча нык, үзенчә хаклы, батырларча кыю, бәйрәмчә матур, уттай кызу, төлкедәй хәйләкәр
Фигыльле сыйфат сүзтезмә
Сыйфатка бары инфинитив һәм сыйфат фигыльләр генә иярә.Кияргә уңай, йөрергә яхшы, күрергә үткен; эшләгәнгә күрә нык, тырышканга күрә зирәк.
Алмашлык сүзтезмәләр
Алмашлык сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.Алмашлык исемне һәм исем урынындагы башка сүзне үзенә Ч.к. яки И.к. аша ияртә, һәм монда күп әйберләр арасыннан аерым әйбер аерып алына.Мәсәлән: дусларымнан тегесе, танышларымнан монысы, танышларымнан ул.
Сан сүзтезмәләр
Сан сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.Ч.к. исем: ахырдан алтынчы, И.к. исем: колхозчыларның берсе; белән бәйлеге: бу китап белән тугыз; өчен бәйлеге: минем өчен биш.
Рәвеш сүзтезмәләр
Рәвеш сүзтезмәләрнең үзенчәлекләре.Рәвешләр рәвешләрне һәм исемнәрне ияртәләр.Мәсәлән: Рәвеш рәвеш: шактый зур
бераз кыйбат
артык тупас
иртәгә кичен
Исемне Ч.к. кушымчасы аша ияртәләр: кошлардан да тизрәк, поезддан тизрәк
Хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр
Бу төр сзтезмәләрнең үзенчәлекләре.Хәбәрлек сүзләрдән кирәк, тиеш, мөмкин, ярый, бар, юк кебек сүзләр башка сүзләрне дә ияртеп килгәлиләр.
Мәсәлән: укытучы өчен кирәк
су кебек кирәк
сиңа мөмкин
Равилгә ярамый
миңа юк
Кушымта
Мисалларны тикшереп, сүзтезмәләрнең төркемчәләрен танып белегез:
Музыка ярату
шомырт агачы утырту
Тын океанны күрү
машина белән исәпләү
пианинода уйнау
хатын уку
алдан икенче
кырыйдан беренче
аларның өчесе
командир белән сигез
эшчеләрдән алтау
укучы белән ун
Бирелгән җөмләләрдән исем сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез:
1.Петров үзенең аксагы белән урманга карата югалды. (Г.И.)
2. Паровозларны йөретә Донбассның күмерләре. (Җ.)
3. Ак тимердән бүрке бар. (К.Н.)
4. Җигүле ат безне кызу гына узып китте. (Җ.)
5. Аларның авылына кадәр өч-дүрт чакрым бар иде әле. (Җ.)
6. Һәр кешегә кирәк кадәр икмәк өләштеләр. (Г.И.)
Бирелгән җөмләләрдән фигыль сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма. (М.Җ.)
2. Бүген кич калага барып җитәргә, ди. (Г.И.)
3. Әйтерсең, учитель китап тоттырмады, канат тагып җибәрде аңа. (Ә.Ф.)
4.Билдән җиргә кергән кешеләр килүчеләргә күтәрелеп-күтәрелеп карадылар. (И.Г.)
5. Без сезгә бер йомыш белән килгән идек. (К.Т.)
Бирелгән сүзтезмәләрне исем сүзтезмәләргә, сыйфат сүзтезмәләргә,фигыль сүзтезмәләргә аерып языгыз
Шатлыклы бәйрәм, бүген матур, җырга оста, кешенең намусы, үтәлгән йөкләмә, ике гасыр,җәйгәчә эшләү, капчык-капчык бәрәңге, кайту белән әйтү, төлкедәй хәйләкәр, төш вакытында очрашу, хәзер күңелле, тезенә кадәр юеш, пычкысыз кисү, салам кыстыру, әти белән бару, командир машинасы, Сабир карт, безгә караганда акыллырак.
Бирелгән җөмләләрдән сыйфат сүзтезмәләрне аерып күрсәтегез
Җөмләләр Рабит Батулла әкиятләреннән алынды.
1. Аларның гаҗәеп матур балалары булган.
2. Аучы аның тиресеннән бик матур колакчын бүрек тегеп кигән, ди.
3. Бәләкәй генә булса да, ул бик эшчән булган, ди.
4. Ялагай исә иң тәмле, иң затлы ризыкларны башта үзе ашый.
5. Ул гаҗәп бай кеше булган.
Әдәбият:
Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда. – Казан, 1989.
Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре.– Казан: Мәгариф, 2006. – 351 б.
Хайруллина Р.Х. Фразеологическая картина мира: от мироведения к
миропониманию. – Уфа: БГПУ, 2000. – 283 с.