Татар теле. ФДББС. Проект эше. Фонетика. Орфография.


Тема: Б.с.т.ү. Проект эше. “Фонетика, орфоэпия, орфография, графика” бүлекләрен йомгаклау.
Максат: 1.Фонетика буенча теоретик белемнәрне гамәли куллану күнекмәләрен ныгыту, тикшерү.
2. Төп фонетик законнарны кабатлау. Өйдә башкарган эшләрен сыйныфка тәкъдим итү.
3. Проект өстендә эшләү үзенчәлекләрен төшендерү.
3. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.
4. Әхлак тәрбиясе бирү.
Дәрес тибы: эзләнү, тикшеренү.
Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек,
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге Уку-укыту гамәлләре
Мотивация Уңай халәт тудыру. Исәнләшү.
Әй, син, телем,
Батыр телем,
Горур телем.
Җирдә йолдыз булып балкып
Торыр телем.
Халкым теле – хак телем син,
Йөрәк телем,
Киләчәгем өчен мәңге
Кирәк телем.
(Л. Шагыйрҗанова) Шигырьне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү. Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
әхлакый-этик бәяләү
социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү
Актуализация Алдагы дәрестәге язма эшнең билгеләре белән таныштыру, нәтиҗәләр чыгару.
Өй эшләрен тикшерү.
Җибәрелгән хаталар буенча аңлатмалар бирү.
Сыйныфка үзләренең проетларын тәкъдим итү.
Эшләү тәртибен аңлату. Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге
Прогнозлау(алдан фаразлау)
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү,аның вакытлы характеристикалары
Укучы нинди авырлыклар белән очраша?
Дәреснең максатларын ачу. Кайбер фонетик закончалыкларны онытканнар.
Фонетик анализ ясау, бирем тактада башкарыла: йөзек, колын.
Проект төзү үзенчзлекләрен белмиләр. Укучылар фонетик кагыйдәләрне искә төшерәләр;
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;
Авырлык
тан чыгу юллары. Орфографик сүзлек, тактадагы язма ярдәмендә тикшерү.
Укучылар, хәзер шушы сүзләр ярдәмендә кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтәрбез:
а) кайсы сүзләрне язганда о һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсен искә төшердегез, дөрес яздыгызмы?
б) Бу сүзләр сингармонизм законына буйсынганмы? Нәрсә ул сингармонизм?
В) тагын нинди закончалык күзәтелә? Сүзлекләр белән эшләү.
Сорауларга җавап бирәләр, телдән аңлаталар.
аңлаталар.
- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Яңа материалны аңлату. Укучыларның эшләре ярдәмендә проект эшен төзү үзенчәлекләрен аңлату. Эшләрен чагыштыралар, һәрбер эшне берләштергән якларын билгелиләр.
Проектны төзү өчен нинди эш төрләрен башкардыгыз?
дигән сорауга җавап бирү. билгеләрне табу максатыннан чыгып, анализлау
- җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;
- чагыштыру,объектларны классларга бүлү, серияләү өчен критерийлар сайлау;
-төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;
- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау;
Материал
ны беренчел ныгыту. 1.Укучыларга өзек тәкъдим итү.
-Бу юллар сезгә аңлашыламы?.
Сүзлек белән эшләү өчен нәрсәне белү кирәк?
Ирен гармониясен искә тушерү. Укыйлар, фикер уртаклашып нәтиҗә ясыйлар, мәгънәсен аңлаталар. Сүзлек белән эшлиләр.
Сүзлек белән эшләү өчен алфавитны белү кирәклеген ачыклыйлар.
1-2 укучы алфавитны сөйли.
Өзектә калын һәм нечкә сүзләрне билгеләү;
Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Телдән аңлату.
Физкультминутка Ә хәзер физкультминут, без ял да итәбез һәм сузык, тартык аваз хәрефләрен искә төшерәбез. Тартыкка бетсә, бер тапкыр сикерәбез һәм куллар белән бер тапкыр чәбәклибез; Сузыкка беткән сүз әйтелсә, ике тапкыр сикереп, ике тапкыр чәбәклибез.
Сүзләр: бармак(2), ана(1), җәя(1), әби(1), аю(1), иләк(2), мәктәп(2), Сабиров(2), урман(2), актив(2), сөлге(1), балык (2), тау (2) һ.б..
Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар. Ишетеп аңлау
Мөстә
кыйль эш. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне сайлап языгыз. (Тактага язып кую).
Бозлы, дуслык, камыр, борын, болынлык, кычыткан,болгаткыч, укчы, урманлык, дошманлык, борчаклы. Татар сүзләрен күчереп язалар, нәтиҗә ясыйлар.
Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.
Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары. Контроль;
Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. Сүзлекләр белән эшләү, үрнәкләр эзләү.
“Алга, алга” уены үткәрелә. Чылбыр буенча сораулар бирелә, белгән укучыга-йолдызчык, белмәсә, йолдызчыгы кире алына.
СОРАУЛАР:
1.Әрәмәлек сүзендә ничә сузык аваз бар?
2.Ө сузыкмы, тартыкмы?
3.Ш – яңгыраумы, саңгыраумы?
4.Сөйләм барышында вакытлыча тукталыш ясау?
5.Ы – иренләшкәнме, иренләшмәгәнме?
6.Фонетика нәрсәне өйрәнә?
7.Ң тартыгыннан башланган сүз әйт.
8.Яшьлек сүзендә ничә аваз, ничә хәреф бар?
9.Алфавиттагы иң соңгы хәреф?
10. Иҗек ничә төркемгә бүленә?
11. Алфавиттагы 5 нче хәреф?
12. Без бүген нинди бүлекне кабатладык? Сүзлекчәдән карау.
Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.
Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,
- логик фикерләү чылбырын төзү,
- исбатлау.
Иптәшеңенең үз-үзен тотышы белән идарә итү,,фикерне әйтә белү
Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
Рефлексия. Өй эше. Дәрескә йомгак ясау.
Активлыкны бәяләү. Үзбәя.
1кагыйдәләрне кабатлау.
2. Иҗади эш. 4 аваздан гына торган сүзләрне кулланып җөмләләр төзү. Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.
Текстны укыгыз. Калын һәм нечкә сүзләрне аерып әйтегез.
Искәндәр карт бүтәнчә әрепләшмәде. Башка кеше аңа шулайрак тел тидерсә, карт пыр тузар иде. Минем олы инәемә каршы әйтә алмый шул. Авылда аңа берәү дә каршы әйтми.
- Әй, кем бар анда чаршау эчендә? – дип кычкырды Искәндәр. – Кунак килгәнен ишетмисезмени? Самовар куегыз!
Текстны укыгыз. Калын һәм нечкә сүзләрне аерып әйтегез.
Искәндәр карт бүтәнчә әрепләшмәде. Башка кеше аңа шулайрак тел тидерсә, карт пыр тузар иде. Минем олы инәемә каршы әйтә алмый шул. Авылда аңа берәү дә каршы әйтми.
- Әй, кем бар анда чаршау эчендә? – дип кычкырды Искәндәр. – Кунак килгәнен ишетмисезмени? Самовар куегыз!
Текстны укыгыз. Калын һәм нечкә сүзләрне аерып әйтегез.
Искәндәр карт бүтәнчә әрепләшмәде. Башка кеше аңа шулайрак тел тидерсә, карт пыр тузар иде. Минем олы инәемә каршы әйтә алмый шул. Авылда аңа берәү дә каршы әйтми.
- Әй, кем бар анда чаршау эчендә? – дип кычкырды Искәндәр. – Кунак килгәнен ишетмисезмени? Самовар куегыз!
Текстны укыгыз. Калын һәм нечкә сүзләрне аерып әйтегез.
Искәндәр карт бүтәнчә әрепләшмәде. Башка кеше аңа шулайрак тел тидерсә, карт пыр тузар иде. Минем олы инәемә каршы әйтә алмый шул. Авылда аңа берәү дә каршы әйтми.
- Әй, кем бар анда чаршау эчендә? – дип кычкырды Искәндәр. – Кунак килгәнен ишетмисезмени? Самовар куегыз!