Август ки??шм?сенд? ясалган чыгыш ФДББС (ФГОС) ка к?ч? шартларында заманча д?реск? тал?пл?р


Август конференциясенең татар теле
һәм әдәбияты укытучылары
утырышында ясалган чыгыш
Тема:
ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында заманча дәрескә таләпләр
Татарстан Республикасы
Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова Р.М.
2015 ел
Заман мәгариф системасы алдында балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирүнең мәгариф стандартына күчү “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.
Яңа стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дигәндә, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентны өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туа алмый.
Гомуми башлангыч белем бирү ФДББСның яңа таләпләрен гамәлгә ашыру процессына тулаем төшенү профессиональ эшчәнлеккә җитди үзгәрешләр кертүне таләп итә. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, укучының актив эшчәнлегенә – төркемнәрдә, парларда эшләүгә, проблемалы һәм проектлы укыту методларына юнәлтелгән эшчәнлекле төрдәге заманча белем бирү технологияләрен куллану кирәклеген көчәйтү белән бәйле булачак.
Хәзерге вакытта без фронталь (гомуми) уку формалары, репродуктив (күчермә) характердагы биремнәр, укытучы һәм укучыларның уку-укыту хезмәттәшлеге оештырылуда ситуатив баскыч, педагогның сөйләм эшчәнлеге өстенлек алуын күзәтәбез.
Башлангыч белем бирү баскычында эшләүче педагогларга (бирегә башлангыч сыйныф укытучылары гына түгел, предмет укытучылары да карый), уку биремнәренең күләмен, укучылар эшчәнлегенең темпын һәм ритмын билгеләгәндә, укучыларның укудагы мөмкинчелекләрен һәм дәреснең мәктәптәге эчке контроль кысаларында мәҗбүри күзәтелгән вакыт чикләрен дә исәпкә алу мөһим.
Эшнең эчтәлек, форма һәм методларын сайлаганда, белем бирүдә дифференциацияләү һәм индивидуальләштерүне актуальләштереп, укучыларның индивидуаль психофизик үсешендәге үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны игътибар үзәгендә тотарга кирәк.
Белем бирү оешмаларына, укучыларның укудагы уңыш-казанышларын динамикада, ягъни үсештә күзәтү һәм бәяләү максатыннан, комплекслы объектив, кызыксындыра торган, этәргечле системалар формалаштыру өчен, методик чаралар эшкәртү юнәлешендә актив эш алып бару кирәк, чөнки бүгенге көндә укучылар эшчәнлеген тикшерү, бәяләү һәм төзәтү (коррекцияләү) системасыз, формаль рәвештә, анык билгеләнгән критерий һ.б.ларсыз башкарыла.
Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелгән шартларда укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.
Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый.
Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.
Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.
Ә бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң? Укучыларга туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны ничек уятырга соң? Бу мәсьәләне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып, гадәти булмаган дәресләр, укучыларны үзлекләреннән белем алырга өйрәтү аша ирешергә мөмкин. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.
Бүгенге көн дәресләрен компьютер технологияләре, интерактив такта, мультимедиядан башка күз алдына да китереп булмый. Аның төп шарты да шул: кабинет заманча җиһазландырылган булырга тиеш.
Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:
Дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;
Укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
Дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
Практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.
    Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.
    Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.
   Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.
    Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.
Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.
Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.
ФДББС буенча дәрес структурасын (төзелешен) карап китик.
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?
Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.
Уку материалының темасынТеманың дидактик максатынДәреснең дидактик максатының тибын,
Дәрес тибын ачыклау:
Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгытуЯңа белемнәрне ныгытуБелем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллануБелемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыруУкучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.
Дәрес структурасын уйлауДәресне җиһазлауУку материалының эчтәлеген сайлауУкыту методларын сайлауПедагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлауБелем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләүДәреснең рефлексиясе.
Һәр дәреснең үз структурасы бар.
ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше)
Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.
1)    Оештыру этабы.
2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
3)    Белемнәрне актуальләштерү.
4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
5)    Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
6)    Яңа белемнәрне ныгыту.
7)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
8)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең структурасы(ныгыту дәресе)
1)     Оештыру этабы.
2)    Өй эше тикшерү. Укучыларның  терәк белемнәрен  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.
3)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
4)    Беренчел ныгыту:
- таныш ситуациядә (типлаштырылган)
- үзгәртелгән ситуациядә (конструктив)
5)  Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проблемалы биремнәр)
6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
7)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең  структурасы(кабатлау дәресе)
1. Оештыру этабы.
2. Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны  иҗади чишү өчен кирәкле  белем һәм күнекмәләрне  яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.
3. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
4. Белемнәрне актуальләштерү:
- контроль дәрескә әзерлек максатыннан;
- яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.
5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
6. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
7. Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.
8. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
9.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Белем һәм осталыкларны  системалаштыру дәресенең структурасы1. Оештыру этабы.
2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
3. Белемнәрне актуальләштерү.
4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә  әзерләү.
Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).
5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикерләшү һәм аларны төзәтү.
7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).
Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.
Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең структурасы1. Оештыру этабы.
2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш). Контроль дәресләрнең формалары:
- язма контроль;
- телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга мөмкин.
4. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)
Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең структурасы1. Оештыру этабы.
2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.  Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
3. Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗәләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны юкка чыгару юлларын, белем һәм осталыкларын камилләштерү.
Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.
4. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
5.Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Катнаш дәрес структурасы1)    Оештыру этабы.
2)    Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
3)    Белемнәрне актуальләштерү.
4)    Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
5)     Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.
6)    Беренчел ныгыту.
7)    Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.
8)    Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
9)    Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)
Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә. Яңалыкны кабул итү, аны тормышка ашыру бервакытта да җиңел генә бармый, әлбәттә. Ләкин бүгенге мәктәп инновацион педагогик технологияләргә йөз белән борылырга мәҗбүр булачак, бу – заман таләбе.