Тьюторлык эше буенча доклад. Федераль д??л?т белем бир? стандартларына к?ч? шартларында укытучыларга тал?пл?р.


Осипова Людмила Ивановна, Т Р «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “2 нче урта гомуми белем мәктәбе” автономияле гомумбелем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр
XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр белән эшләү гасыры. Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы.
     Элек-электән укытучы хезмәте - гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый. Шуңа да, бүгенге көндә укытучының иң төп бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Әлеге максатны укытучы бары тик укыту процессында гына чынга ашыра ала. Шуңа да укытучы бер урында таптанып тормыйча, шәхес буларак иҗади яктан эш итсә, ниндидер яңалык эзләсә, уйлап тапса гына ниндидер нәтиҗәгә ирешә. Ә иҗатка төп этәргеч булып укучы тора.  Заман мәгариф системасы алдында балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен дәүләт стандартлары төзелде.     Яңа федераль дәүләт белем бирүнең мәгариф стандартына  күчү “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.
   Яңа стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дигәндә, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентны өйрәнү атнасына бер-ике дәрес бирү белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш. Стандартларның максаты – үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Ә үз тамырларын белмәгән балада гражданлык хисләре туа алмый.    
    Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән, укытучылардан, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә.
         Заманча дәрес. Нинди булырга тиеш ул?
         Заманча дәрес нәтиҗәле, гамәли, бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булырга тиеш. Биредә  беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә баланың мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Укытучы оештыручы, координатор , консультант ролен башкара.
         Дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә(взаимосотрудничество) нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.  Безнең төп максатыбызның  берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора.
      Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта  узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.
          Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:
Дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;
Дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып  каралмый;
Укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
Дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
Практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
     Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.
    Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсаль белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.
    Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.
   Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсаль уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.
    Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка — шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.
Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.
Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.
Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала.
      Базис укыту планы, элеккеге стандартлардагы кебек үк, кече яшьтәге укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен, шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген аңлауга юнәлтелгән. Ләкин, шуның белән бергә, ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үстерә.
    Базис укыту планы — төп гомуми белем мәктәбе программасының мөһим өлеше. Аның инвариант һәм вариатив өлешләре бар. Инвариант өлештә мәктәптә дәресләрнең мөмкин булган иң зур гомуми күләме (аңа бюджеттан акча бүлеп бирелә), уку фәннәре составы һәм аларны һәр сыйныфта, һәр уку елында өйрәнү вакыты күрсәтелгән.
Базис укыту планының вариатив өлешенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьләрен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өстәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү, тәрбия программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт бирелә.
Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, тәлапләрен искә алып төзелгән белем бирү структурасының сыйфатлы булуын тәэмин итү. Мәктәпләребездә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, районыбыз оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, без мәгариф системасы алдына куелган  бу  бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз.