Урок татарской литературы на тему Песн?к бел?н ?нис? (4кл.рус.гр.)


4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе
Укытучы: Гыйльметдинова И.Ә.
Тема: Г.Лотфи “Песнәк белән Әнисә” хикәясе.
Белем бирү максаты:
“Песнәк белән Әнисә” тексттын аңлап, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.
Эчтәлекне үзләштерү, тәрҗемә итү , сораулар буенча сөйләү күнекмәләре формалаштыру.
Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
3.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
4.Укучыларда табигатькә, кошларгат мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес планы:
№ Дәрес элементларыВакыт1 Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) 2 мин
2 Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру ) 3 минут
3 Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. ) 16 минут
4 Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану) 15 минут
5 Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) 7минут
6 Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату 2 минут
Дәрес этабы Этаплар эчтәлеге УУГ
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру
Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
1 слайд
Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.
Хәерле көн миңа!
Хәерле көн сиңа!
Хәерле көн сезгә!
Хәерле көн барыбызга да!
-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде!
(Хәерле көн, исәнмесез!)
-Рәхмәт укучылар, утырыгыз!
Дежур укучы чыгышы.
Бүген дүшәмбе, 10нчы октябрь. Бүген класста .... юк. (Барсы да бар). КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру
Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру 1.Өй эшен тикшерү.
2. Аудирование:
Дөрес уку: беркөнне,песнәк,кунды,чукый, тышта, шатланды,канатын какты,шатланды.
Искә төшерә, тәрҗемә итү: нәрсә?-песнәк,ул;нәрсәне?-песнәкне,аны;нәрсәнең?-песнәкнең,аның.
Җөмләләргә сораулар кую №2
Песнәк кыш көне авылда,шәһәрдә яши. Песнәк бик хәрәкәтчән,җитез кош.Кешеләр кышын аңа җим бирәләр.
Дәреснең максаты белән таныштыру. ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;
килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү Текст укуга әзерлек.
Сүзлеккә язу: кунды,чукый башлады,канатын какты,ияләште
Текстны уку
Укытучы укый
Укучылар эчтән, кычкырып укый
Тәрҗемә итү. ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую
РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу
ШУУГ: үзмаксат кую
IV.Ял минуты БҖ“Җил исә”, “Бакалар” V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану
Максат:
укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. 1.Рәсемгә карау: беркөнне тәрәзәгә нәрсә кунды? Ул нишли башлады?
2. №8-план белән эш, эчтәлекне ачу.
3. №9- найди в тексте о том, что: на улице холодно;синица проголодалась;Аниса накормила синицу
4.№10- бу раслаулар дөресме? (презентация буенча эш)
-Көннәр салкын түгел иде.
-Песнәк ишек янына килде.
-Песнәк тәрәзәне чукый башлады.
- Песнәкнең ашыйсы килә.
- Песнәкнең өйгә керәсе килә.
- Әнисә песнәкне ашатмады.
- Песнәк майны ашап бетерде.
- Песнәк Әнисәдән курыкмады.
- Песнәк Әнисәгә ияләште.
- Песнәк өйгә керә башлады.
5.Хикәя эчтәлеге буенча сораулар төзү һәм җавап бирү.
6 .Әгәр песнәк сөйләшә белсә,песнәк белән Әнисә арасында нинди сөйләшү булыр иде? Диалогны дәвам итегез.
-Әнисә апа,исәнме!
-Исәнеме,кошчыгым!
-Әнисә апа,миңа бик салкын!
- ...
7.Электрон ресурслардан күнегүләр эшләү. РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү
УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү
VI.
Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.
Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
Үзбәя бирү.
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. 5ле
Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4 ле
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3 ле ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү
ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру
РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу
КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү.
VII. Өй эше
Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату 11нче күнегү- хикәяне сәнгатьле укырга; яңа сүзләрне өйрәнергә,алар белән җөмләләр төзергә(көчлерәк укучыларга).