“Кыргый ??м йорт хайваннары” темасына гомумил?штер? эшч?нлек эшк?ртм?се


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАЕК АВЫЛЫ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЫ
“ЧУЛПАН” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
“Кыргый һәм йорт хайваннары” темасына гомумиләштерү эшчәнлек эшкәртмәсе
Тәрбияче: Гәрәева Флүсә Фәнил кызы
2016 ел
Төре: катнаш.
Төркем: Зурлар төркеме
Бурычлар:
1.Балаларда кыргый һәм йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.
2.Балаларны кыргый һәм йорт хайваннары,аларның яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.
3.Критик фикерләү алымнарын кулланып балаларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү.
Белем бирү өлкәләре: танып белү,сөйләм үсеше.
Эшчәнлек барышы.
-Эшчәнлегебезне башлыйбыз, балалар! Сез әзерме? Әзер булсагыз кул чабып алыйк. Молодцы!
-Балалар тәрәзәгә карагыз әле.Нинди ел фасылы хәзер? (Кыш) Ә нинди ай икәнен беләсезме? (Февраль). Әйе. –Миңа чыннан да кыш икәнен раслагыз әле.(Тактада тәрбияче “Синквейн” алымын үткәрә.)
-Кыш
-Кыш нинди?(Салкын,буранлы)
-Кыш көне кешеләр нишли? (Чаңгы шуалар,тимераякта шуалар)
44577006858000-Экранга карыйбыз да 1 җөмлә төзибез. (бала, кыш рәсеме )
-Кыш сезнең өчен нәрсә?(Кыш бабай,Яңа ел)
-Молодцы! (Компьютердан сообщение килгән тавыш ишетелә).Балалар, безнең почтага сообщение килде бугай. (Видеохат)
Исәнмесез, балалар, миңа ярдәм итегез әле!Мин югалдым һәм үземнең өемне таба алмыйм .
-Ярдәм итәбезме,балалар?(Әйе)
-Ярар,Йомшаккай, без хәзер табышмаклар әйтешәбез,син тыңлап тор.
-Молодцы,балалар.Без нинди җан ияләре турында табышмак әйтештек?(Җәнлекләр).
-Дөрес.Безнең Йомшаккай да җәнлек инде, әйеме.Ул үзенең кайда яшәгәнен белми. Ә сез беләсезме?(Яланда,урманда ,болында).
-Әйе,Йомшаккай урманда яши.Ә урманда яшәүче хайваннар ничек аталалар
(Кыргый хайваннар).
-Сез нинди кыргый хайваннарны беләсез?(Аю,бүре,төлке).
-Балалар,куян бит әле кыргый хайваннардан тыш кешеләр белән бергә яшәүче хайваннар бар икәнен белми.Аларны ничек атыйлар?(Йорт хайваннары).
-Нинди йорт хайваннарын беләсез?(Эт,песи,сыер...)
-Ә хәзер бер кызыклы эш эшләп алабыз.Мин сезнең тапкырлыгыгыз һәм җитезлегегезне тикшереп алам.Ике төркем итеп утырабыз.Һәр төркем менә шушы кәгазьгә туры килгән хайваннарны ябыштыра(Коллаж ясыйлар).
-Молодцы,кыргый һәм йорт хайваннарын дөрес аерасыз икән.Балалар, барлык хайваннар да үзләренә йорт сала яки ризык таба аламы? (Юк ,йорт хайваннарын без кайгыртабыз,ризык бирәбез).
-Дөрес,кешеләр сыерга,атка утар,эткә оя,тавык белән әтәч, каз белән үрдәккә келәт ясыйлар.Абзарга су белән җим,салам бирәләр.
-Ә йорт хайваннары безгә ничек ярдәм итә?(Сыер сөт,ат йөк ташый,песи тычкан тота,эт йорт саклый).
-Кыргый хайваннар нәрсә белән тукланалар соң?(Куян-үлән,агач кайрысы,тиен-чикләвек,гөмбә,төлке-тычкан,бүре-тәрле вак хайваннарны ашый)
-Ә кыргый хайваннарның өйләре бармы? (Бар. Аю өндә яши)
-Молодцы!Әйдәгез әле, хайваннарның өйләрен табыйк.
-Ике командага бүленәбез һәм каршы командадан парларыгызны табыгыз.
-Чыннан да, аю өндә, тиен агач куышлыгында,кошлар ояда яшиләр.
-Әфәрин!Ә хәзер куянның да кайда яшәгәнен белер өчен пазл чишеп алыйк.Математик биремнәрне дөрес чишсәгез матур рәсем чыгар.(Чишәләр).
Менә куянкай кайда яши икән.Бу рәсемне без почтадан гына Йомшаккайга җибәрик,өен ул бик тиз эзләп табар.
-Әфәрин,балалар.Без бүген сезнең белән күп эшләр башкардык, Йомшаккайга ярдәм иттек. Хәзер сезгә хикмәтле эшләпәләр кидертәм.Менә алар сезгә ничек килешә.(Метод “Шляпа Боно”)
Ак эшләпә кигән Данияр-безнең эшчәнлегебездә син нәрсәләр белдең?
Сары эшләпә кигән-сиңа нәрсә ошады?
Кара эшләпә кигән-нәрсә авыр булды?
Кызыл эшләпә кигән-кәефеңне әйт.
Яшел эшләпә кигән- шөгыльдә син тагын нәрсә эшләр идең.
Зәңгәр эшләпә кигән-иптәшләреңнең фикерләрен җыеп нәтиҗә яса.
-Актив булганыгыз өчен рәхмәт балалар!