Д?рест?н тыш эшч?нлек. Тема: Каз ?м?се.(1-4 класс)


15.10.14
Тема: Көз фасылы белән бәйләнгән бәйрәм – йолалар..Каз өмәсе.
Максат: Авылда сакланып калган йолаларның берсе булган каз өмәсе турында мәгълүмат туплау; укучыларда эзләнү эшенә карата кызыксынучанлык үстерү.
Каз өмәсе – авыл бизәге
Борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганар. Ә итен, маен төрледән-төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.
Җәй көнендә, мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бүләк бармы икән? Ә кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр.
Инде борынгы йолаларны искә төшерсәк, анда каз – билгеле бер урын алып торган.Җиткән кызы булган әни, һәр елны, саклык өчен, берничә казын каклап куйган. Чөнки пар каз – туйның кадерле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны үрнәк тормышлы осталар бүлгән. Туйга каклаган казалып килгән кунак зур хйрмәткә лаек булган.
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Өмәдә кызлар осталыкларын, җитезлекләрен күрсәткәннәр. Яшьрәкләре алардан үрнәк алган. Үткен күзле җиңгиләр – кызларның кыланышларын, үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, сынап торганнар. Шаян сүз, җыр, уен-көлке белән эш бик тиз эшләнгән.
Күргәнебезчә, каз өмәсе – авыл тормышының бер бизәге. Бу гадәтебез яшь буынга яңадан да әйләнеп кайтыр дип, ышанасы килә.
2.Укучыларның эзләнү эше белән танышу.
3.Фикер алышу.
4.Йомгак ясау.