Хайваннар д?ньясында темасына 1-4 сыйныф укучылары ?чен д?рест?н тыш эшч?нлек программасы


АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы статусы
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча 1-4 сыйныф укучылары өчен булган әлеге эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
1. Закон «Об образовании в Российской Федерации» от 29.12.2012г. №273-ФЗ 2. «Закон об образовании РТ» от 22.07.2013г. №68-ЗРТ
3. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования (утвержден приказом Минобрнауки России от 6 октября 2009 г. № 373, зарегистрирован в Минюсте России 22 декабря 2009 г., регистрационный номер 17785);
4. Учебный план МБОУ «Нижнесуньская СОШ» на 2014-2015 учебный год, рассмотренный на педагогическом совете (протокол № 1 от 29.08.2014 года) и утвержденный приказом №31 от 31.08.2014г
5. Образовательная программа МБОУ «Нижнесуньская СОШ»
6. Примерные программы по учебным предметам. Начальная школа. Стандарты второго поколения. Часть I / Москва «Просвещение», 2011г.
7. Примерные программы внеурочной деятельности. Начальное и основное образование. Москва “Просвещение” 2011г.
8. Сборник нормативных документов. Начальная школа. Примерные программы для начальной школы. Москва Дрофа, 2009г.
9. СанПиН 2.4.2.2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (утверждены постановлением Главного государственного санитарного врача Российской Федерации от 29 декабря 2010 г. № 189, зарегистрированным в Минюсте России 3 марта 2011 г., регистрационный номер 19993);
Һәр кеше кечкенәдән рәсем ясауга тартыла. Без әле укый-яза белгәнче үк рәсем ясый башлыйбыз. Тик укырга һәм язарга өйрәнгәч, рәсем ясау икенче пландарак кала. Ә бит нәкъ менә рәсем ясый белү кешегә борынгыдан үз уй-фикерләрен җиткерергә, башкалар белән аралашырга ярдәм иткән. Рәсем ясауның иң зур өстенлеге – тел барьеры булмау. Сине һәркайда аңлыйлар! Рәсем аркылы кеше үзенең хис-кичерешләрен, күңел халәтен чагылдыра.
Әле мондыйрак фикер дә яшәп килә: имеш, рәсем ясау ул кечкенә балалар шөгыле! Әлбәттә, һич алай түгел. Әлеге шөгыль кул бармакларын гына камилләштереп калмый, бәлки хәтер, уйлау, күзаллау, түземлелек сәләтен дә үстерә, ә болар инде кечкенә балаларга гына хас сыйфатлар түгел.
Кайвакыт тормышта язып-сөйләп кенә аңлатып булмаслык  хәлләр дә очрый. Шул чакта ярдәмгә рәсем ясау осталыгы килә дә инде. Оператив рәвештә ясалган рәсем ярдәмендә әйтәсе килгәнне тулырак һәм үтемлерәк итеп җиткереп була. Бу очракта беренче планга рәсемнең матурлыгы куелмый, басым аның тиз, үз вакытында һәм урынлы кулланылуына ясала. Әлеге авторлык программасы менә шул максатны күздә тота. Геометрик фигураларга нигезләнеп хайван рәсемнәре ясарга өйрәнгән баланың әлеге сәләте “автоматлашкан” дәрәҗәгә җитә .
Ә ни өчен хайван рәсемнәреннән башларга диярсез? Чөнки бала кечкендәдән үк хайваннарга охшатып ясалган уенчыклар белән уйный, күп кенә әкиятләрдә дә төп геройлар булып алар катнаша бит. Димәк, хайваннар - алар өчен әйләнә-тирәдәге иң кызыклы әйбер. Хайваннарның характерын да балалар яхшырак белә. “Бүре – усал”, “куян – куркак”, “төлке – хәйләкәр” кебек төшенчәләрне бала бик кечкенә вакытыннан ук аңлый башлый. Нәкъ менә хайваннар аша без балада характер ныклыгы, батырлык, урынлы хәйләкәрлек һәм башка сыйфатлар тәрбиялибез. Табигатьтәге хайваннар дөньясының әйтеп-сөйләп бетермәслек матурлыгын күрә белергә өйрәнү үзе генә дә ни тора! Эт баласымы, песинекеме, куянныкы я юлбарысныкымы... Чибәрлекләрен бер генә күрегез әле!!! Хайван рәсемнәрен сурәтләп, бала аларга карата булган мәхәббәтен кәгазь битенә төшерә. Бер үк вакытта анда табигатькә карата сакчыл караш, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнә.
Шулай итеп, балалар белән рәсем ясау, бигрәк тә хайваннар рәсеме, һичшиксез кирәк дигән фикергә киленә. Әлеге шөгыль даими рәвештә алып барылса, баланың вакыты файдалы гына булып калмыйча, аңарда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә “яхшылык күзлегеннән” чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш та тәрбияләнә.
 
   Максат һәм бурычлар

 
Максат:
Геометрик фигуралар кулланып рәсемләү ярдәмендә теге яки бу вакыйгага оператив рәвештә фикер белдерү осталыгы булдыру.
 
             Бурычлар:
- балаларда карандаш һәм рәсем пумаласы белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү;
- иҗади күзаллау активлыгын, кул моторикасын үстерү;
- табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү;
- әйләнә-тирәбездәге һәр нәрсәдән яхшылык элементлары таба белергә өйрәтү (бер карасаң бүре усал, явыз бит, әмма бала аның рәсемен ясап, бүредә яхшы сыйфатлар да табарга өйрәнә);
- балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә “яхшылык күзлегеннән” чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш тәрбияләү.
 
Укыту планындагы урыны
Программа буенча 1-4 сыйныф укучыларына уку елы дәвамында өстәмә белем һәм күнекмәләр бирү күздә тотыла. Атнага 1 сәгать исәбеннән барысы 34 шөгыль үткәрү планлаштырыла. .
Укыту-тематик планлаштыру
№ Бүлек исеме Сәг. саны
1 Кереш 2 сәг.
2 Хайваннарның баш өлешен ясау 6 сәг.
3 Хайваннарны бөтен буена ясау 25 сәг.
4 Кабатлау 1 сәг.
Барлыгы 34 сәг.
Программа эчтәлеге

Программа үз эченә геометрик фигуралар ярдәмендә хайван рәсемнәрен ясау буенча дәресләр блогын ала. Бу дәресләрдә төп максат булып киң таралган геометрик фигуралар һәм хайваннарның гәүдә өлешләре арасындагы охшашлыкны аңлату тора. Дәресләр барышында берничә фигурадан торган  композицияләр ясауга да урын бирелгән. Шул ук вакытта баланы иҗади фикер йөртергә этәрүче элементлар да бар. Композициянең исемнәре аркылы төрле уйландыргыч сораулар бирергә була: «Артыгын тап», «Кем кайда яши?», «Ой! Дөрес ясамаганбыз бит!», «Аучы сикерүе».
Программада хайваннарның тик торышы һәм хәрәкәттә чактагы халәтләрен сурәтләүгә дә зур урын бирелгән. Дәресләр блогы ахырында укучылар автоматлашкан дәрәҗәдә хайван рәсемнәрен ясый белүгә ирешерләр дип ышанасы килә.

Көтелгән нәтиҗәләр

 
Программа материалын уңышлы үзләштергән 1-4 сыйныф укучысы түбәндәге предметара белем-күнекмәләргә ия була:
-        геометрик фигуралар кулланып, матурлыкны, кәефне, хайваннар дөньясын сынлы сәнгатьтә чагылдыра;
-        художестволы  материаллардан (акварель, гуашь, тушь, фломастер) дөрес һәм урынлы файдалана;
-        аерым предметларны һәм бер-берсенә охшаган предметларны сурәтләүдә симметрияле (эз калдыу алымы) һәм асимметрияле формаларны (ябык контур) куллана;
-        хайваннарны хәтердән күзаллап ясый белә, аларның характерлы билгеләрен (ягымлы, явыз, серле, һ.б) рәсемдә чагылдыра;
-        эш урынын дөрес оештыра белә, рәсем пумаласы, буяу һәм палитрадан дөрес файдалана;
-        кичерешләрне хәрәкәткә күчерә ала: боек — күңелле, шат; кыю — куркак; ялкау — тәкәббер, горур һ.б.
-        әйләнә-тирәбездәге һәр нәрсәдән яхшылык элементлары таба белә;
-        автоматлашкан дәрәҗәдә хайван рәсемнәрен ясый;
-        хайваннарны рәсемләү аша әйләнә-тирәгә үзенең эмоциональ мөнәсәбәтен белдерә, үз фикерен әйтә ала;
-        үзенең һәм иптәшләренең хезмәтен хөрмәт итә, башкаларны тыңлый белә;
-        кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, бар нәрсәгә “яхшылык күзлегеннән” чыгып карау, җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы караш формалаша.
 
Кулланылган әдәбият

 
 
Школа рисования - “Звери” (Т. А. Гармаш, “Оникс 21 век”, 2001) китабыннан рәсемнәр.
Ярдәмлек өчен кайбер материаллар  http://virzoo.narod2.ru/ сайтыннан алынды.

Календарь тематик планлаштыру 
№ Тема Сәгать саны дата Искәрмә
план буенча фактта Кереш – 2 сәгать1 Кереш дәрес. «Хайваннар дөньясында» (Җир шары буйлап виртуаль сәяхәт).  1 5.09 2 Хайваннар дөньясын без ничек күз алдына китерәбез? (Үзлектән рәсем ясау.)  1 12.09 Хайваннарның баш өлешен ясау – 6 сәгать3 «Песикәем!!!» «Лап-лап аю баласы!!!» 1 19.09 4 «Хәйләкәр төлке баласы». « Моңсу фил нәние». «Шук маймыл». 1 26.09 5 Йорт хайваннары. «На-на-на!!!» «Сөтлебикәнең башы». 1 3.10 6 «Артыгын тап!!!» (Берничә фигурадан композиция ясау.) «Тугры маэмай». 1 10.10 7 Кыргый табигатьтә кунакта  (фильм карау). «Эшсөяр буйвол». 1 17.10 8 «Ачулы тигр». «Арыслан-король». 1 24.10 Хайваннарны бөтен буена ясау – 25 сәгать9 Этләр батырлыгы (кинология, этләрнең сугыш вакытындагы батырлыклары, аларның космоска очуы, спорт ярышларында катнашулары турында дәрес-әңгәмә). “Медальле эт”.  1 31.10 10 “Мыраубатыр” 1 14.11 11 .“Сөтлебикә” 1 21.11 12 “Кәҗә-мәкәрҗә” 1 28.11 13 “Киребеткән ишәк”. 1 5.12 14 “Көчле үгез”. 1 12.12 15 “Куркак куянкай”. 1 19.12 16 “Елгыр маймыл”. 1 26.12 17 “ Чүл корабы”. 1 16.01 18 .“Аучы төлке”. 1 23.01 19 “Чибәркәй-болан”. 1 30.01 20 Композиция- «Кем кайда яши?» 1 06.02 21 “Куркыныч арыслан”. 1 13.02 22 “Буйвол”. 1 20.02 23 “Горур йөгерешче”. 1 27.02 24 “Кара һәм ак” (Зебра рәсеме.) 1 6.03 25 “Фил-гигант”. 1 13.03 26 “Аучы тигр”. 1 20.03 27 “Хайваннар патшасы”. 1 3.04 28 “Озын муен”. 1 10.04 29 Композиция - «Ой!!Дөрес ясамадык бит!» (Ерткычлар һәм үлән белән тукланучылар) 1 17.04 30 “Калын тәнле мөгезборын”. 1 24.04 31 “Тимгелле леопард”. 1 8.05 32 “Менә нинди зур бегемот!”. 1 15.05 33 Композиция - «Аучы сикерүе». 1 22.05 Кабатлау – 1 сәгать 34 Үткәннәрне кабатлау. 1 29.05 Барысы34