Проектная работа “Национальный праздник татарского народа “Сабантуй”


Проектная работа
“Национальный праздник татарского народа “Сабантуй”
«Татар халыкның милли бәйрәме “Сабантуй” »
Руководитель: Татлыева Л.Р.Проект эшенең максаты: татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре белән танышу
Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:
1.Тәрбия традицияләренә нигезләнеп халкыбызның гореф-гадәтләрен ,бәйрәмнәрен белү,алар белән кызыксыну

3.Халкыбызныә милли традицияләрен торгызу,саклау максатыннан ел фасыллары белән бәйләнешле йола бәйрәмнәре ”Сабантуй” белән танышу.
Уен-бәйрәмнәргә карата кызыксыну уяту
Проектның төре: иҗади –проектик юнәлеш.
Эзләнүнең предметы:
Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары
Эзләнү объекты: гореф-гадәтләр
Кулланылган алымнар:
1.Фәнни чыганак белән эшләү,эзләнү,материал туплау. 2.Бәйрәм, уеннар уздыру.
Проекттан көтелгән нәтиҗә: -
Әхлаклылык,әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнү. -Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен,йолаларын өйрәнү. -Халык-аваз иҗаты белән кызыксыну,аңа хөрмәт белән карау
Гипотеза
Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша,һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә үзенә сеңдерә һәм гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйбыз.
Татар халкының милли бәйрәмнәре
1. Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә — бердәм. Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе. Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Бергә-бергә сагышлар да җиңеләйгән. Ә кызлар-егетләр исә аулак өйләргә җыелганнар. Яшьлек һәрвакыт үзенекен итә, юклык дип тормый. Кызлар һәм егетләр төрле уеннар ярдәмендә бер-берсен сайлаганнар һәм сынаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, йолдыз санаганнар, арка сугышлы уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр.


Сабантуй бәйрәме-халык бәйрәме.
Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ләкин сабантуй ул шул авыл халкының үз бәйрәме исәпләнгән һәм башка авыллардан кунак чакыру гадәте булмаган. Катнашасы килгән күршеләр чакырмыйча гына, мәйданга үзләре килгәннәр һәм бәйгеләр беткәч, гадәттә өйләренә кайтып киткәннәр. Дөрес, бу авылдагы туган-тумачасы һәм таныш-белешләренең ашка чакыруы да мөмкин булган. Әйе, ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ.б. Сабантуй көнне иртән иртүк балалар өйдән өйгә кереп, манган йомырка һәм башка тәм-том җыйганнар, Аннары авылның ир-атлары, егетләре иңнәренә колгалар салып, бүләк җыярга чыкканнар. Бүләкләр җыю һәркайда бер төрле булган. Былтыргы сабантуеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы күздә тотып алдан әзерләгән. Башкалар ситсы, баш яулыклары, чиккән кульяулыклар, сөлге һ.б. бүләкләр биргәннәр. .Моннан тыш, һәр хуҗа хатын бер-ике йомыркада бирә торган булганнар. Аның бер өлешен кибеткә тапшырылган, акчасына бүләкләр алынган. Ә калганнары мәйданда файдаланылган – аны җиңүчеләргә биргәннәр, көрәшчеләр чи йомырка эчкәннәр. Бүләк җыючылар бүләкне мул бирүчеләрне мәйдан каршында мактап телгә алганнар. Бүләкне яшьләр җыйганда җыр, моң яңгырап торган. Бүләкләр җыелып беткәч, бәйрәм башланган. Сабантуен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган.

Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган.

Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар. Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене такканнар. Шул ук вакытта көрәш тә башланган. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән, аннары яшүсмерләр, егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән. Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган.

Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән. Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар. Хәзерге вакытта да сабантуйлары бик матур итеп үткәрелә. Тик ул киресенчә, чәчү беткәч, июнь аеның беренче атналарында авылларда һәм район үзәкләрендә, аннары ай урталарында уздырыла. Хәзерге сабантуйларын үткәрү - элекке вакыттагы җыеннар уздыру вакытына туры килә. Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә- ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү,армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла.


Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии. Сабантуйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомум халык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.

Нәтиҗә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү. Халык бәйрәмнәрен саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта. мМилләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур