Внеклассное мероприятие Буын бел?н буын очраша.


Буын белән буын очраша.
Максат: Оешманың туган көненә багышланган сбор үткәрү, 1 нче сыйныф укучыларын Татарстан Ээтабарлар берлегенә нә кабул итү.
Укучыларны октябрят , пионер эшчәнлеге белән таныштыру. игелеклелек, шәфкатьлелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү; җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәргә өндәү.
Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлә. Күргәзмә оештырыла. Бер якта альбомнар –“Минем әти-әнинең пионер балачагы һәм комсомол үсмерчагы”. Пионер дружинасы көндәлекләре, стена газеталары, галстук, значок, комсомол билеты, быргы, барабан. Икенче якта стенд-“Без ничек яшибез”. ТР һәм РФ символикасы, эзтабар, варисларның символлары, брошюралар, албомнар.
Катнашалар: Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар.
Күңелле музыка яңгырый. 2 алып баручы чыга.
1 а.б. Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. “Таң” оешмасының туган көненә һәм 1нче сыйныф укучыларын Татарстан Эзтабарлар берлегенә кабул итү тантанасына рәхим итегез!
2а.б. 1991 нче елның октябрендә Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбендә балаларны, яшүсмерләрне, һәм өлкәннәрне берләштерүче ирекле, үзешчән “Таң” оешмасы оешты. Оешманың вожатые итеп Хайрутдинова Флера Абрар кызы билгеләнде.
1а.б. 1991 нче елдан бирле оешманың укучылар комитеты рәисе булып торган укучылар: Каримуллина Галия, Зайнутдинова Найлә, Гараева Гөлнур, Хасанова Рузилә, Шайдуллина Диләрә, Шамсевалиева Рәфилә, Идрисова Гөлшат, Шайдуллина Мәрьям, Каримуллина Зәйнәп, Хайрутдинова Таңсылу.
2а.б. Оешманың “Почет китабы” на кергән укучылар: Набиуллина Нурия, Хайрутдинова Алия, Замалиева Энҗе, Шакирова Фатыйма, Шайдуллина Райлә, Сөләйманова Гөлфирә, Ахметшин Айрат, Хайрутдинова Филүсә, Каримуллина Сәрия, Шайхутдинова Алинә, Хөсәенова Гөлназ, Шарапов Рөстәм, Валиев Шамил, Идрисова Гөлшат, Идрисова Гөлназ
, Кадирова Лилия, Газизова Айсылу, Валиев Илфар, Набиуллина Зөлфия, Набиуллина Рәмзия, Газизова Айсылу, Хайрутдинова Фирүзә, Шайдуллина Диләрә, Хайруллина Фирдәвес, Шарапова Зәлия, Ахметшин Булат, Бикмуллин Таһир, Хабибуллина Зөһрә.Мухамадиева Миләүшә,Валиева Айгөл,
Өлкән сыйныф укучылары “Оештыручылар” керә.
1.а.б. Оешманың девизы
Бергә.Уку-белем орлыгы, белем- бәхет зурлыгы.
1.а.б. Оешманың эмблемасы:
Бергә. Кояш.
1 укучы. Мин кояшны яратам. (Роберт Миңнуллин шигыре)
Утлар матур булса да,
Кояшка җитми инде.
Нурларны кояш кебек,
Берсе дә сипми инде.
Безнең өчен балкый ул,
Безнең өчен гел яна.
Кояштан да җылы ут,
Юктыр бөтен дөньяда
Ялыкмыйбыз кояштан,
Кояш безгә гел кирәк.
Гел кояшлы җир белән,
Гел кояшлы көн кирәк.
Алып килә ул безгә,
Кояшлы таң, яңа таң.
Кояш мине ярата,
Мин кояшны яратам.
2 а.б. Оешманың җыры: “Әссәламегаләйкем”Резидә Ахиярова көе, Госман Садә шигыре.
Укучылар “Әссәламегаләйкем” җырын башкара.
1 а.б. Эшнең юнәлешләре чыгып баручы кояшның нурлары юнәлешендә.
1.Хезмәт(уку хезмәте һәм җәмгыятькә файдалы хезмәт).
2.Уен
3.Кайгырту(“Шәфкать операциясе”, олыларга һәм кечеләргә ярдәм итү.
4 Дуслык
5.Сәламәтлек һәм дуслык.
2 а.б.Кадерле укучылар, әйдәгез үткәннәрәгә күз салыйк әле.
Тарихны өйрәнмичә
Үткәнне белмичә
Хәзерге тормышны күрми
Яңаны төзеп булмый.
1 а.б. Бүгенге көндә мәктәптә математика укытучысы булып эшләүче Вәфия Сахиповна 70-80 елларда дружина Советы председателе, аннан соң өлкән пионервожатый булган. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы грамота, мактау кәгазьләренә лаек булган. Хәзер сүзне сезгә бирәбез, хөрмәтле Вәфия Сахиповна.
Каримуллина В.С. октябрят,пионер эшчәнлеге турында чыгыш ясый.
Октябрят киемендәге 2 укучы “Йолдыз- йолдызчык” дигән җыр башкара.
Куллар тотыштык, йолдыз- йолдызчык.
Һәммәбез тату, бездә чын дуслык
Безнең йолдызчык каян төс алган?
Анда октябрь нурлары капган.
Тиздән үзебез үсеп җитәрбез.
Туган илгә без хезмәт итәрбез.
Билгең ничә дип, сорасаң әгәр.
Кызыл йолдызның почмагы кадәр.
1укучы безнең мәктәпнең иң беренче пионер оешмасы һәм беренче пионерлары турында сөйли.
2 а.б. Пионерлар рәхим итегез !
“Пионерлар маршы” яңгырый.
Байракны алып керергә!
(Байракчы, быргычы, барабанчы, пионерлар керә)
1 пионер пед.организатор янына килеп рапорт бирә:
Иптәш пед.организатор “Таң” оешмасының туган көненә һәм 1 нче сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлар берлегенә кабул итү тантанасына әзер. Рапорт бирде: пионер ...
Пед.организатор. Рапорт кабул ителде.
2 нче пионер Без яңа тормыш алып киләбез,
Урамнар,безгә юл бирегез!
Барабаннар сугып үтәбез без,
Ал байраклар белән. күрегез
Җыр “Без тимурчылар”
2.а.б. ... апагыз (ата- аналар арасыннан да алырга була) бик актив пионер зшчәнлеге алып барган кеше. Октябрят, пионер эшчәнлеге нәрсәгә өйрәтте дип уйлыйсың? (сөйли)
1 а.б.Хәтер белән Хәтер очрашкандай
Буын белән буын очраша.
Хәзер сүзне 1 класс укучыларына бирәбез.
1 класс укучылары үзләренең яраткан җырларын башкара.
Пед.организатор. Кадерле балалар, бүген без сезне Татарстан эзтабарлар берлегенә кабул итәбез. Чын эзтабар намуслы, ягымлы, әти-әниләренә, туганнарына, хәтта чит кешеләргә дә ,чәчәкләргә дә, хайваннарга да, агачларга да игелекле булырга тырыша. Бүген
кичәгедән,ә иртәгә бүгенгедән яхшырак булырга омтылган кеше генә алдынгы эзтабар
исемен йөртергә лаек. Андыйлар киләчәктә яхшы варис, аннан соң илебезнең чын гражданы була ала.
Сез эзтабарларның нинди кагыйдәләрен беләсез?
-Эзтабар- үз Ватанын сөя.
- Эзтабар – кыю кеше.
- Эзтабар- намуслы кеше.
- Эзтабар- кешелекле кеше.
- Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.
Укучылар вәгъдә бирә:
Мин , ... әйбәт эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.
Пед.организатор. Биргән вәгъдәңне онытма,бу кагыйдәләрне үтәү авыр булса да тормышта аларның һәрвакыт кирәк булачагын исеңдә тот.(Тантаналы музыка яңгырый. Укучыларга галстуклар тагыла,“Эзтабар таныклыгы”, отряд флагы , истәлекле бүләкләр тапшырыла).
Пед.организатор. Кадерле укучылар, сезне Татарстан Ээтабарлар берлегенә кабул ителүегез белән тәбрик итәм.Сезнең галстуктагы төсләр-Татарстан флагы төсләре. Ак-безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Яшел- Җир шарыбыз төсе . Кызыл-игелеклелек төсе.
1укучы.Йолдызчык- безнең оешманың билгесе.
2укучы.Йолдызчыкта бергәләп уйныйбыз, кызыклы эшләр эшләргә өйрәнәбез, җырлыйбыз, өлкәннәргә булышабыз.
3укучы.Без булачак варислар
Укырбыз “4”кә,”5”кә.
Җиң сызганып өйрәнербез
Илебез кушкан эшкә.
5укучы.Нинди юлдан атласак та,
Нинди эшләр башласак та,
Һич белмибез куркуны без.
Без куәтле,без дәртле,
Яратабыз укуны без,
Яратабыз хезмәтне.
6укучы.Әнисенә зур ярдәмче,
Уңган эзтабар Гомэр.
Тавыкларга җим дә сибәр,
Ишек алларын көрәр.
7укучы.Чишмәдән су алып кергәч,
Күп итеп утын яра.
Кайсы вакытта аларны
Өйгә дә ташып куя.
8укучы.Сеңлесен дә уйната ул,
Малларга печән сала.
Хәзер инде хәзерләргә
Дәресләр генә кала.
9укучы.Бик тырышып әзерли ул
Өйгә бирелгән эшне.
Иртәгесен куяр аңа
Укытучысы “5”ле.
10укучы.Начар укучы Зыя
Укудан бик тиз туя.


Ачуга ук китапны
Тизрәк яба да куя.
Иренә малай һаман
Язуы да бик яман.
Күрсәгез шаккатырсыз
Бер юлы юк хатасыз.
Апасы гел өйрәтә
Хаталарын төзәтә.
Төзәтә торгач туя
“Начар”дип язып куя.
Оялмый Зыя гына
Начарны җыя гына.
Әй Зыя,Зыя,Зыя
Алай булма,бул зирәк.
Чын эзтабар булу өчен
Тырышып укырга кирәк.
11укучы.Маһруй әби ялгызы
Яши безнең күршедә.
Юк малае, юк кыз
Юк туганы берсе дә.
Мәктәптән кайту белән
Аның янына керәм.
Ишек алларын көрәп
Утынын ярып бирәм.
12 укучы. Без эзтабарлар, өлкәннәрне
Һәрчак хөрмәт итәбез.
Кирәк икән бергәләшеп
Ярдәмләшеп китәбез.
13 укучы. Без эзтабарлар, шат балалар
Уйнап- көлеп туймыйбыз.
Җырлыйбыз да, биибез дә
Бик күңелле яшибез.
Җыр “Әйлән- бәйлән”
1 укучы. Без эзтабарлар булдык
Алда зур эшләр.
Өйдә ничек булышканны
Әниләр сөйләр.
2 укучы. Безнең кемнәр икәнлекне
Эшебез әйтер.
Барыбыз да китап белән
Дуслаштык хәзер.
3 укучы. Эзтабарлар кем, дисәгез,
Җитез, өлгер балалар.
Варислардан һәр нәрсәдә
Әйбәт өлге алалар.
Эзтабарлар кем, дисәгез
Эштә,сүздә гаделләр.
Кыен чакта дусларына
Булышырга әзерләр.
4 укучы. Эзтабарлар кем, дисәгез
Шигырь, җыр сөючеләр.

Күңелләргә шатлык нуры
Өләшеп бирүчеләр.
(1-2 концерт номеры)
6 укучы.Дус яшибез ярдәмләшеп
Беркемне рәнҗетмибез.
Ачу килгән чакта да без
Авыр сүзләр әйтмибез.

7 укучы. Ничек рәхәт бу дөньяда.
Караңгы төн тыныч үтеп,
Алсуланып таңнар атса.
Ничек рәхәт бу дөньяда.
Зәңгәр күктә кояш көлеп,
Җирне ямьләп үлән ятса.
Ничек рәхәт бу дөньяда.
Өйдә гаиләң тату булып,
Әти- әни исән торса.
Ничек рәхәт бу дөньяда.
Әби- бабай юл күрсәтеп,
Алга өндәп план корса.
Җыр “Эзтабардар юлда”
Эзтабарлар юлда, кышкы суык,
Юл йөрмәслек яңгыр яуганда.
Үткәннәрне барлап йөри яшьлек,
Киләчәккә таба барганда.
Эзтабарлар юлда. Алар үткән
Һәрбер сукмак аша,юл аша.
Хәтер белән хәтер очрашкандай,
Буын белән буын очраша
Эзтабарлар юлда.Юлда булу-
Ил гамьнәрен барлап йөрү ул.
Юлда булу- Җирнең , кешелекнең
Иминлеген даулап йөрү ул.
Эзтабарлар юлда.
Очкыннарны сүндермичә,
Без ялкын үрләтәбез.
Ул ялкынны учак итеп,
Яңадан дөрләтәбез.
Хор белән:Хөрмәтле укытучылар, әтиләр , әниләр!
Сезнең алда вәгъдә бирәбез:
Бүгеннән башлап
Ялкауланмаска,
Артта калмаска,
“2”ле алмаска,
Тырыш булырга,
“5”кә укырга.
Вәгъдәне үтәрбез,
Теләккә җитәрбез.
Туган илгә без
Хезмәт итәрбез.
Пед организатор: Байракны алып чыгарга!
1 а.Б.
Пионерлар, октябрятлар урынына эзтабарлар, варислар килде. Алар ышанычны аклар,
пионерларның матур традицияләрен үзләренә кабул итәрләр, киләчәккә өмет белән карап тырышып укырлар, бар нәрсәдән өстен итеп намусны танырлар. Өлкәннәргә ярдәмчел, мәрхәмәтле булып үсәрләр. Без шуңа ышанабыз.