Сценарий весеннего праздника ,детей второй младшей группы ,на тему Поможем солнцу!


Залга балалар керэ.Залда-кояш кызы .
Алып баручы.Хэерле кон балалар,кунаклар,энилэр,эбилэр,апалар,барлык нэни кызларыбыз!!!Яз кунелнен ин нечкэ кылларына кагылып утэ,иркэли.Доньяга,яшэешкэ омет сулышы орэ,яхшылыкка онди.
Коннен яктылыгы –кояшта,
Кукнен матурлыгы –йолдызларда,
Жирнен гузэллеге –хатын кызларда.
Кадерлелэребез – сезне язнын беренче бэйрэме белэн тэбрик итэбез.Сезгэ эшегездэ унышлар,гаилэгездэ ботенлек,саулык сэлэмэтлек,мул табыннар ,сугышсыз доньялар телибез.
Балалар ,карагыз эле,кемдер монда кунелсезлэнеп утыра,ул гади кыз тугел,ул кояш кызы.Ана нидер булган бугай,никтер кэефе юк.Кояш кызы ,син нигэ шулай кунелсез?
Кояш кызы.Буген барда елмая,колэ,чонки буген энилэр,эбилэр бэйрэме.Э минем беркайчан да энием булмады,мина шуна кунелсез.
А.б. Борчылма ,кунелсезлэнмэ кояшкай,безнен балалар синен белэн бергэлэп кунел ачырлар,жырларлар,биерлэр.Эйдэгез эле балалар ,кояшка узебезнен жырыбызны булэк итик эле.
«Энием турында» жыр.
А.б. Кояшкай ,э синен кэржинендэ нэрсэлэр ялтырый ул.
Кояш к. Монда минем нурларым бар (нурларны курсэтеп балалардан тослэрне курсэтэ хэм сорый).
Менэ монысы кишерсары нурым,ул хэрвакыт бик хэйлэкэр,толкегэ илтэ.
А.б. Эйдэгез балалар эзлэп карыйк эле, монда берэр жирдэ толке дус яшеренмэгэн микэн?!
Толке.Исэнмесез балалар! Сез мине таныйсызмы,белэсезме кем икэненмне?!(балалар толкене таныйлар,анын исемен эйтэлэр,толке белэн исэнлэшэлэр.)
А.б. Толке дускай эйдэ безнен акыллы балаларыбыз белэн бэйрэм ит,менэ без дэ аланлыкка килдек бэйрэм итэргэ ,буген язнын беренче бэйрэме – 8 март .Э син эниенне бэйрэм белэн котладынмы?
Толке. Юк эле котламадым,менэ мин ана тэмне пэрэмэчлэр,очпочмаклар пешердем,шуларны илтэ барышым иде,ялгыш адашып сезнен аланлыкка килеп чыктым.Эммэ мин бик шат,купме дуслар таптым уземэ,кунелле бэйрэмгэ дэ элэктем.
Кояш. Эйдэ толке дус ,безнен балалар белэн дэ матур итеп жырлап энилэргэ перэннек пешереп ал эле,алар бик матур жыр белэлэр.
«Мин пешерэм,пешерэм» жыры.
Толке.Бик матур жырладыгыз .Рэхмэт.Сез балалар бэйрэм итегез, э мин киттем энием янына,ул мине котэдер,сагынгандыр,куандырып килим аны,пешергэн кучтэнэчлэрем белэн сыйлыйм аны.
Алып баручы. Балалар рэхмэт,матур жырладыгыз ,сезнен кунелегез булдымы толке дус белэн кунел ачкач.Сезнен дэ энилэр куанырлар иде бу матур жырыгызны ишетсэлэр.
Кояш.Балалар э менэ бу нинди тос? (зэнгэр тосне курсэтэ,балалар танып эйтэлэр),бу тосем минем гел буре дустыма илтэ иде.Хмм…Кайда йори микэн инде ул?!
Абау! Кем качкан анда агачлар арасына,кемнен колагы куренеп тора анда?!(балалар бурене таныйлар ,аны алып чыгалар узлэре янына).
А.б. Нэрсэ булды буре дускай?! Ник кэефен юк?
Буре. Исэнмесез балалар! Ииии…(кузлэрен угалап) мин куян дустым белэн талашкан идем ,кэефем тоште.Мин аны бик яратам,хормэт итэм,ник талаштык микэн дип уйланып ,борчылып йорим хэзер.Ничек дуслашыйк микэн дип уйлап йорим хэзер.
Кояш. Без белэбез буре дускай ничек дуслашасын.Хэзер безнен балалар сина бер матур бию биеп курсэтерлэр,синдэ безнен белэн бие яме.
«Дуслаштык» биюе.
Буре. Рэхмэт балалар. Мин аны эзлэп табам да дуслашам хэзер.Э минем сезгэ эйтэсе сузем- бервакытта да талашмагыз,гел тату дус булыгыз,бу тормышта дуслар бик кирэк.Киттем балалар куян дустымны эзлэп килим эле ,дуслашыйк эле.(буре йогереп чыгып китэ саубуллашып).
А.б. Балар анладыгызмы инде дуслыкнын кэдерен ,дус булыгыз сездэ яме ,тату уйнагыз,хормэт итегез бер берегезне.
Кояш. Балалар,минем кэржинемдэ берт тос бар менэ ул куянга илтэ(акт тосне курсэтэ),нинди тос эле ул?(кумэк кабатлаулар).Кайда йори икэн инде ул минем куркак дустым?!
Абау!!!(куян йогереп керэ мышный, мышный,.)
Куян. Исэнмесез балалар ! Сез минем буре дустымны курмэдегезме?! Без анын белэн ачуланышкан идек ,аны эзлэп барганда ,буре дустымнын кулъяулыгы тошеп калган шуны таптым,пычранып та киткэн икэн,бирим дигэн идем ана кулъяулыгын ,нишлим икэн балалар сез белмисезме,булыша алмыйсызмы?!
А.б. Белэбез,белэбез бит име балалар (кумэк кабатлаулар),аны юарга кирэк. Менэ куян дустым безнен нэни кызларыбыз кул яулык юачаклар хэзер матур итеп жырлаячаклар,синдэ алар белэн бергэ басып бие,жырла хэм ойрэн яме,алар бик шат булырлар.
«Без яулыклар юабыз» жыры.
Куян. Ой ничек матур жырладыгыз балалар,рэхмэт ,менэ яулыклар юарга да ойрэндем,бик чиста булды,буре дустым шатланыр инде.
Кояш. Ой балалар ничек рэхэт бу аланда сезнен белэн,кунеллэрем кутэрелде,тагын да катырак жылытасым,яктыртасым,кешелэрне,жэнлеклэрне,усемлеклэрне соендерэсем килэ минем!!!
Куян. Куренеп тора шул кояшкай каты жылытканын,урамда жылы,рэхэт, матур,тамчылар тама башлады!
А.б. Дуслар ,безнен нэнилэребез бит эле яз турында матур жыр да белэлэр,эйдэгез бергэлэшеп жырлыйк,кунел ачыйк эле.
«Яз житэ» жыры.
Куян. Бик зур рэхмэт балалар,минем бик кунелем булды,куп нэрсэлэргэ ойрэндем,э хэзер инде буре дустымны эзлэп килим,дуслашыйк,кулъяулыгын бирим,шатландырыйм аны.Аннары безнен дэ бит эле энилэребезне бэйрэм белэн котлап соендерэсебез бар .(куян чыгып китэ саубуллашып).
А.б. Балалар ,карагыз эле,тамчы тама тама жырлаганда,купме тамчы жыелып дингез ясалган,монда морякларсыз булмый инде.
Кояш. Эйе шул булмый морякларсыз, безнен балалар шундый унган,булган алар эле безгэ моряк биюен дэ биеп курсэтерлэр дип уйлыйм.
«Моряклар» биюе.
А.б. хэм кояш. Ой ой ой …ничек булдырасыз икэн сез ,рэхмэт балалар!!!Э хэзер инде бер тугэрэк кояш ясыйк та ,бер шаян матур бию биеп алыйк!
«Чугэлэ» биюе.
Кояш. Рэхмэт дусларым.Минем кунелем булды,кэефем кутэрелде,жылыйсым да килми бутэн.Э хэзер сез мине эзерэк озата барыгыз инде,я адашырмын бу аланлыкта. Чыгып китэлэр.