Ата-аналар ?ыелышында Риза Ф?хреддин мирасын куллану т??риб?сенн?н


Гарәпшина Лилия Альберт кызы
Казан шәһәре,Совет районы 171 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ата-аналар җыелышында Риза Фәхреддин мирасын куллану тәҗрибәсеннән
Педагог,тарихчы, галим, журналист, дин галиме Риза Фәхреддин-һәр өлкәдә үзенең тирән эзен калдырган шәхес. Аның“Нәсыйхәт”китабы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип уйлыйм мин. Чөнки, кешелек дөньясы инде ничә гасырлар бәхетле тормыш төзү турында хыяллана. Ә моның өчен, иң элек камил кеше тәрбияләүне беренче урынга куярга кирәк. Кешенең күңелендә яхшылык булса, ул башкаларны да бәхетле итәр.Үз чорында ук, Риза Фәхреддин тәрбия бирүнең бөтен нечкәлекләренә туктала. Галим: ”Гаилә тәрбиясе – беренче, мәктәп -икенче, җәмгыять-өченче”,-ди. Сыйныф җитәкчесе буларак, ата-аналар җыелышлары үткәргәндә Р.Фәхреддин хезмәтләрен бик теләп кулланам.
Ата-аналар җыелышы
Тема: Гаилә татулыгы белән көчле
Бурычлар: ата-аналар һәм балалар арасында дуслык формалаштыру турында сөйләшү, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау.
Үткәрү формасы: әңгәмә
Җыелышның барышы
1.Укытучының кереш сүзе.
-Без бүгенге җыелышта гаилә татулыгы, гаиләдәге кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте турында сөйләшербез. Ир белән хатынның үзара дус,аңлашып яшәве,балаларның яшь үзенчәлеген истә тотып,аларга уртак,бердәм таләпләр кую һәм шуларның үтәлешенә ирешү,сүзнең эштән аерылмавы турында Риза Фәхреддин хезмәтләреннән өзекләр укырбыз.“Җәвамигуль кәлим шәрхе” әсәреннән алынган “Балаларны изге итү юлы ничек?әсәрендә ” Изге балалар күктән килмиләр,бәлки гаилә эчендә җитешәләр.Аның юлы исә...яшь вакытлардан башланып, яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата һә ана өстендә иң олуг бурыч”,-ди ул. Шуңа күрә, әти-әниләрнең балага дөрес тәрбия бирүләрен оештыру өчен,эшне аларның үзләрен өйрәнүдән башларга кирәк.
2. Анкеталарга анализ ясау. ( Ата-аналарга һәм балаларга түбәндәге анкеталар бирелгән була).
- Балагыз нәрсә белән кызыксына?
- Теләсә нинди вакытта, эшегезне калдырып,бала белән шөгыльләнә аласызмы?
- Баланың яшенә карамастан,аның белән киңәшә аласызмы?
- Үзегезне хаклы санамаган очракта баладан гафу үтенәсезме?
- Аңа үзегезнең балачактагы кимчелекләрегез турында сөйлисезме?
- Балагызда нинди сыйфатлар тәрбиялисегез килә?
- Балагызның дуслары кемнәр,аларның гаиләләрен беләсезме?
3. Төрле ситуацияләргә анализ ясау.
- Әти-әниләр, хәзер мин сезне төрле ситуацияләр белән таныштырам. Сез аларга карата фикерләрегезне әйтерсез.
1 нче ситуация. Гаиләдә яшьүсмер кыз һәм егет тәрбияләнә. Кыз кинодан ике сәгатькә соңга калып кайта. Әти-әниләр сүзгә киләләр,кызны орышалар. Кыз, үпкәләп,бүлмәсенә кереп китә...
2 нче ситуация. Гаиләдә өч кыз үсә. Әниләре өйдә шундый тәртип оештырган: якшәмбе көнне ул ял итә һәм ул үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә ала. Әти кеше һәм кызлары өйдәге бөтен вазифаларны үзара бүлгәннәр. Кайбер вакытта бу хәл кызларның ачуын китерә...
3 нче ситуация.Ике атна алдан әниләре театрга билет ала. Кич җиткәч, әнисе балалар белән театрга юнәләләр,ә әтиләре эштән килергә тиеш була. Эштә кичекмәс сәбәп чыгып әти тамашага килә алмый....
Сыйныф җитәкчесенең чыгышы.
Гаиләдә бер-береңне аңлап,дус,тату яшәү өчен, Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт” китабында:
1.“Өйләнү әдәпләре”ндә иптәшегез белән табигатьләрегез яраклы булсын,-ди.
2.”Ир әдәпләре”ндә ирләргә киңәш итеп:
- Хатыннарыгызны ихлас күңел белән сөегез;
- Хатыннарыгызга дөнья вә дин кирәкләрен өйрәтегез;
- Кул күтәрмәгез,сезне ризалатыр өчен генә яралган җан ияләре итеп карамагыз;
- Ачу вә көч белән түгел,шәфкать белән өстен булыгыз;
3.”Хатын әдәпләре”ндә хатыннарга киңәш итеп:
- Ирләрегезгә үпкәләмәгез,чытык йөз белән йөрмәгез,каршы әйтмәгез;
- Ирегезнең ата-анасын итәгатьле булыгыз,туганнарын якын итегез;
- Гүзәл холыклы,миһербанлы булыгыз,алдаламагыз;
- Мөләем сөйләшергә гадәтләнегез;
- ашханә белән үзегез идарә итегез,чисталык саклагыз,сүтелгәннәрне тегегез.
4.”Ата,ана әдәпләре”ннән киңәшләр:
- Баланы тәрбияләргә кечкенә чактан ук башлагыз,күңелләренә күркәм холык орлыклары чәчегез, изгелек,адәмчелекне белдерегез,урынына карап йомшаклык, вә катылык күрсәтегез.
- Балагызны һөнәргә өйрәтегез,тормыш кагыйдәләрен аңлатыгыз,гадәттән тыш иркәләмәгез,гаиләдә берничә бала булса,аларны тигез күрегез.
-хатыныгыз тәрбияләгәндә –сез кушылмагыз,сез тәрбияләгәндә хатыныгыз читтә торсын!
4.Йомгаклау.Гаилә җәмгыятьнең киләчәк кешеләрен формалаштыра, димәк, гаилә ифрат әһәмиятле сәяси бурыч үти. Ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә тормышының якты, яхшы булуы, игелекле балалар тәрбияләү турында белем алу өчен, бөек галимебез Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяныйк.
Кулланылган әдәбият:
1. Ризаэтдин Фәхреддиннең иҗади мирасы/ Төз:Р.Ш.Шагиев.-Казан,2007.
2. Ризаэтдин Фәхреддин.Җәвамигуль –кәлим шәрхе/Казан:Тат.кит.нәшр.1996.