С?л?тле балалар бел?н ??м авыр ?зл?штер?че укучылар бел?н эшл?? планы


Гайниева Алия Фәрих кызы
МБ темасы:
Методик тема:
Үзбелемеңне күтәрү темасы:
Сәләтле балалар белән эшләү планы
Бурычлар һәм максатлар:
Үз фикерен ана телендә сөйләшә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, укучының фикерләү сәләтләрен үстерү;
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыда әхлак кануннары тәрбияләү;
Укучының сүзлек хазинәсен баету;
Әдәбияттан белем бирү, күнекмәләр булдыру;
Укучыда милли рух, үз халкының сәнгатенә, тарихына, мәдәниятына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү;
Укучының тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү, мөмкинлекләр тудыру.
Укучылар өчен ия булырга тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр
Татар телен өйрәнү һәм гаилә-көнкүрешкә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында үзләштерү өчен шартлар булдыру;
Уку – укыту процессында укучыны аңлап һәм актив рәвештә белем алуга әзерләү, алган белемнәрен, осталыкларын, күнекмәләрен ныгыту;
Татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү;
Укучыларны тестлар белән эшләргә өйрәтү;
Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен төгәл күз алдына китерү, тел үсеп торсын өчен, аның көндәлек кулланышын тәэмин итү юлларын белү;
Төрле стильләрне аера белү, алардан файдалана белү;
Әдәби әсәрнең жанрын тану, әсәрнең төп идеясен аңлау, аны мисаллар белән раслау;
Сүзлекләрнең төрләрен, төзелешен белеп, алардан иркен файдалана алу;
Укучыларны гуманитар профиль буенча әзерләү;
Укучыларның телләр белү дәрәҗәләрен камилләштерү, үстерү.
№ Эшләнәчәк эш төре
1 Сәләтле укучыларны барлау
2 Өстәмә эш темаларын билгеләү
3 Бирелгән темалар буенча биремнәр башкару
4 Аерым темалар буенча тестлар эшләү
5 Төрле хаталарны искә төшерү
6 Тупланган белемнәрне системалаштыру
7 Булган хаталарны анализлау, орфография өстендә эшләү
8 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
9 Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү
10 Конкурсларга, конференцияләргә, олимпиадаларга әзерләнү
Сәләтле укучылар исемлеге
№ Укучының фамилиясе, исемлеге Классы
1 2 3 4 5 6 7 Авыр үзләштерүче укучылар белән эш планы
Максат:
Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбиялүнең яңа технологияләрен тудыру;
Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбияләнүнең эш системасын булдыру;
Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләрен яхшырту, еллык өлгереш һәм белем сыйфатын күтәрү);
Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.
№ Эшләнәчәк эш төре
1 Авыр үзләштерүче укучыларны барлау
2 Авыр үзләштерүче укучылар белән эш дәфтәрләре башлау
3 Матур язу күнекмәләрен үстерү, күнегүләр өстендә үшләү
4 Үзләштереп җиткермәгән темалар өстендә эшләү
5 Авырлык тудырган өй эшләре белән өстәмә эшләү
6 Аерым темалар буенча тестлар эшләү
7 Хаталар күп җибәрүче укучылар белән күчереп язу күнегүләре башкару
8 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү
9 Уку тизлеге ким булган укучылар белән өстәмә китаплар уку
10 Контроль, мөстәкыйль эшләрдә хаталары булып, начар билге алган укучылар белән индивидуаль биремле хаталар өстендә эш
11 Орфографик хаталар өстендә эш
12 Җөмлә төзелешендәге хаталар өстендә эш
13 Стилистик хата төрләрен өйрәнү һәм алар өстендә эшләү
14 Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү
15 Сүзлек байлыгын арттыру өстендә эшләү
Авыр үзләштерүче укучылар исемлеге
№ Укучының фамилиясе, исеме Классы
1 2 3 4 5 6 7 2015-2016 7чы уку елына гомуми эш планы
№ Мероприятие Вакыты Катнашучы Җаваплы
1 Инновацион технологияләрне башлангыч сыйныфларда куллануны булдыру 1 яртыеллык Гайниева А.Ф. -
2 Конкурсларда катнашу Ел буе Барлык укучылар Гайниева А.Ф.
3 Өлкән укучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу 1 яртыеллык Гайниева А.Ф. Гайниева А.Ф.
4 “Мин татарча сөйләшәм!” Март 3а,б,5б Гайниева А.Ф.
5 Шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашу Март - АпрельСәләтле укучылар Гайниева А.Ф.
6 Дәрестән тыш мероприятия әзерләү Ел буе 3а,б,5б Гайниева А.Ф.
7 Яңа электрон чараларны туплануны дәвам итү Ел буе Гайниева А.Ф.
8 9