Сообщение на тему Жертвы репрессии


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
« Лицей имени В.В. Карпова» села Осиново Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
ТЕМА:
“Айдар Әсгать – замана корбаны”.
Эшне башкарды : 9 б сыйныфы укучысы Насыбуллина Динара
Укытучы : Гәрәева Сиринә Газим кызы
Этәлек :
1. Кереш .
2. I бүлек . Әсгать Айдарның замандашы буларак - Сирин Батыршин.
3. II бүлек. Әсгать Айдар – замана корбаны.
4. Йомгак
Кереш
Шагыйрьләрне атып үтергәннәр,
Төрмәләрдә яшереп буганнар;
Җырын сагынып төшергәннәр,
Каберенә чәчәк куйганнар.
Шагыйрь егет балта астына яткан
Кылыч үтмәс җыры хакына;
Газиз җанын өзеп утка аткан,
Нуры төшсен диеп халкына.
«Халык дошманы»….«Кыямәт еллары» ... Матбугатта репрессияләргә кагылышлы мәсьәләләр киң яктыртылса да аларның күпчелегендә бу кеше репрессия корбаны булган, яки "халык дошманы" буларак сөргенгә җибәрелеп, хәбәрсез югалган дип яздылар. Билгеле моның субъектив һәм объектив сәбәпләре бар иде, чөнки андый корбан булган кешеләрнең "тикшерү эшләре" элекеге КГБ архивларында тышларына "совершенно секретно” дигән печать белән язылган папкаларда сакланды. Хәзер алар дәүләт архивларына бирелә башлады һәм аның белән кызыксынучыларга танышырга мөмкинлек ачылды. Тарихтан билгеле булганча, репрессияләрнең иң югары ноктасы 1937 нчы елга туры килә. Өлкән кешеләрнең истә калганнары буенча, авыл кешеләренең күбесен Сталин исеменә каршы сүз әйткән дип кулга алганнар . Сталинизм – илебез халыкларының уртак фаҗигасе. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Татар халкының да бик күп асыл затларын юк иткән. Никадәр җәмәгать-дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галим, язучы, мөгаллим, рәссамнар һәм башкалар башын салган анда. СССР Югары Советының 1989 ел 16 гыйнварында «1930-40 елларда һәм 1950 еллар башында булган репрессия корбаннарына карата гаделлекне торгызу буенча өстәмә чаралар турында» Указ кабул ителә. Менә шушы Указга нигезләнеп, репрессиягә эләгүчеләр һәм аларның туганнары прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгына, судларга, төрле комиссияләргә мөрәҗәгать итә башлый. Эшебезнең максаты : репрессия чоры корбаннары булган Сирин Батыршин һәм Айдар Әсгатьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу.
Беренче бүлек.
Әсгать Айдарның замандашы буларак Сирин Батыршин .Бүгенге буын укучысы шагыйрь Сириннең иҗаты һәм шәхесе белән бөтенләй диярлек таныш түгел.  Әмма архивта сакланып калган материаллардан аның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты безнең күз алдына түбәндәгечә килеп баса.Шагыйрь Сирин (үз исеме Батыршин Мөхәммәтсәйрин Мөхәммәтхәниф улы) – әдәбиятка 1920 нче елларда килеп кергән,
Ютазы районының Кәрәкәшле авылында 1896 елның 14 декабрендә туган Сирин башта үз авылында, аннан атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсендә белем ала. Аның архивында карандаш белән язылган «Автобиографиясе» саклана . Анда болай диелә: “ Мин, Батыршин Сирин Мөхәммәтхәниф улы, 1896 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында ярлы семьяда туганмын. Әтием һәм әнием Октябрь революциясенә кадәр үзләренең гомерләрендә байларга хезмәт иткәннәр. Әтием Мөхәммәтхәнифне аклар белән кызыллар сугышы елларында аклар бик каты кыйнаганнар, коммунистлар ягында булганы өчен; шул кыйнаудан әтием үлеп киткән. Әнием Батыршина Хөсникамал 1921 елларда, колчаклар белән Кызыл Армия сугышы елларында, ачлыктан һәм көзән җыеру авыруы белән үлә”. 1930 нчы еллар совет җәмгыятендәге гаделсезлекләрне, «сыйнфый көрәшнең көчәюе» дигән фикернең гади бер кеше тормышына алып килгән фаҗигале хәлләрне әдәби образларда сурәтләп биргәне өчен гаепләнеп репрессияләнә. 1935-1940 елларда ул кеше ышанмаслык вәхшилек хөкем сөргән Сиблаг лагерьларында тоткын була. Аның шигъри иҗаты киң катлам укучыларның да, әдәби тәнкыйтьчеләрнең дә күз уңыннан төшеп кала. Ә инде биш еллык срогын тутырып кайтканнан соң, Ватан сугышында катнашкан, соңыннан колхозда умартачы булып эшәгән. Авырып яткан елларда иҗат ителгән әсәрләренең күпчелеге киң катлам укучыларага барып җитә алмый, кулъязмада гына калган. Нәтиҗәдә, Сирин иҗаты хәтта галимнәр тарафыннан хәзерләнгән алты томлык «Татар әдәбияты тарихы» җыентыкларында да тиешенчә бәяләнмичә кала килде. 1918 елда Сирин Бөгелмәдәге өчьеллык «Тәгълим-тәрбия курслары»на, ягъни укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү семинариясенә укырга керә. Монда ул Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек күренекле шәхесләрдән белем ала. 1920 елда комсомолга керә. Бөгелмә өязендәге вакыйгаларның үзәгендә кайный. 1920 елда, корал тотып, сәнәкчеләр фетнәсен бастыруда катнаша. Шушы елларда аның революцион романтика белән сугарылган шигырьләре Бөгелмәдәге «Юксыл», Самарадагы «Яңа көч», Казандагы «Кызыл Шәрык» газеталарында басылып чыга.1921 елда ул Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Әдәби тормышта актив катнаша: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Ә.Исхак, М.Җәлил, Х.Туфан кебек шагыйрьләр белән аралаша, үзе дә шигырьләр яза.
Үзенең автобиографиясендә күрсәткәнчә, ул рабфакта 1923 елга кадәр укый. 1924-26 елларда Бөгелмәдәге «Сабанчы» газетасында секретарь булып эшли. 1927 елда Сирин яңадан Казанга килеп, Көнчыгыш педагогия Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп тә ала.Бу елларда аның иҗаты тагын да активлаша. Вакытлы матбугатта даими рәвештә шигырьләре басылып тора. 1929 елда аның балаларга атап язган «Көз», «Кыш», «Яз», «Җәй» дигән шигырьләре аерым китапчыклар булып басылып чыга . 1920-30 еллардагы күренекле татар шагыйрьләре төркеменә шагыйрь Сирин исеме дә килеп кушыла. 1931-35 елларда Сирин Татарстан китап нәшриятында авыл хуҗалыгы бүлегендә редактор булып эшли. Ләкин бу елларда инде шагыйрь шәхесе өстендә кара болытлар куера башлый . Рафаэль Мостафин күрсәткәнчә, инде 1933 елдан алып, Сирин һәм Әсгать Айдар, Габдулла Ризванов, Ибраһим Кулиевлар өстеннән НКВД яшерен агентларының күзәтүе оештырыла («Мәдәни җомга», 1996 ел, 3 май саны). Булат Солтанбәков үзенең «Серең ач, Сирин!» мәкаләсендә («Мәдәни җомга», 1995 ел, 21 июль саны) Сириннең Казанда Һади Атласов фатирында советка каршы язылган «Ана» поэмасын, «Анама», «Күтәрик бокалларны» дигән шигырьләрен, Сталинга багышланган эпиграммасын укыганлыгы һәм шушы факт буенча НКВД вәкилләренең тикшерү уздырулары турында яза. «1935 елның августында Казанда бер төркем әдәбият әһелләре кулга алына, – дип дәвам итә Б.Солтанбәков. – Алар Сирин, Әсгать Айдар, Г.Ризванов, И.Кулиевлар була, соңрак аларга тагын Хәкимов Исмәгыйль-Энгельс белән Якубов Әхмәтне өстиләр. Баштагы материаллар нигезендә, аларны советка каршы коткы таратуда, советка каршы әдәби әсәрләр язуд а гаеплиләр.Бу төркемдә төп гаеп Сирин өстенә ташлана.1936 елның 31 гыйнварында Сирин белән Исмәгыйль Хәкимовны – бишәр елга, калган өчесен өчәр елга иректән мәхрүм итәләр. Сиринне Сиблагка озаталар. Һәм ул кеше ышанмаслык авыр шартларда биш ел буе (1935-1940 еллар) тоткын булып яшәргә мәҗбүр ителә.1941 елда Сирин, сөрген срогын тутырып, иреккә чыгарыла. Әмма сөргеннән ул тәмам бетеренеп, хәлсезләнеп, ябыгып кайткан. Аның киемнәре дә череп- теткәләнеп , сәләмәләнеп беткән була. «Көз көне, минем өс-баш бик начар, йөзләр дә кабердән кайткан кеше кебек – шул сәбәпле күз күргән, белгән кешеләр дә мине танымыйлар иде», – дип тасвирлый Сирин үз-үзен «Син сөйләмә әле, мин сөйлим» дигән истәлегендә. Сирин үзе теләп фронтка китә, сугышларда катнаша.
Сирин Батыршин бик авыр, катлаулы һәм газаплы, тулы бер гомер кичергән. Бүгенге көнгә шагыйрьнең тормышы турында мәгълумәт әле тулысынча җыелып бетмәгән.
II бүлек
ӘСГАТЬ АЙДАР – замана корбаны.
(1906–1959)Әсгать Айдар (Әсгать Харис улы Айдаров) 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочи дигән татар авылында мулла гаиләсендә туа. 1921 елга кадәр туган авылындагы мәдрәсәдә укый. Ачлык елны әти -әниләре белән Урта Азиягә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм шунда укуын дәвам иттерә. 1923 елда Уфа шәһәрендә совет - партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантон комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан Урта Азиягә китеп, Ташкентта үзбәк телендә чыга торган «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елда Казанга күчеп килә һәм 1929 елга кадәр әүвәл Татарстан тамаша оешмалары идарәсендә, аннары «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә эшли. 1929–1930 елларда Ә. Айдар – гаскәри хезмәттә, чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә. Хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, берникадәр вакыт Мәскәүдә татарча чыга торган «Коммунист» газетасында әдәби хезмәткәр, аннары, 1932 елдан башлап, Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.1935 елның августында Ә.Айдар шагыйрь Сирин һәм бер төркем нәшрият хезмәткәрләре (Г.Ризванов, И.Кули, И.Хәкимов) белән бергә кулга алына һәм, «совет хакимиятенә каршы пропаганда алып баруда» гаепләнеп, биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Тоткынлыктан ул Ватан сугышы башланыр алдыннан гына котылып кайта.Сугышның башыннан ахырынача Әсгать Айдар хәрәкәттәге армиянең алгы сызыгында була, солдат - разведчик һәм гвардияче старшина сыйфатында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Каләм иясе буларак фронт газеталарында актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп кенә очеркларын, сугыш язмаларын бастыра.Сугыш беткәч, Ә.Айдар Казанга кайтып, бер-ике ел чамасы «Кызыл Татарстан» газетасында эшләп ала, аннары, янә кулга алыну афәтен сизеп булса кирәк , кабат Урта Азия якларын а китеп бара һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1959 елның 24 гыйнварында вафат була) шул тарафларда яши һәм төрле мәдәни-агарту оешмаларында эшләп гомер кичерә.Әсгать Айдарның әдәби мирасы күләм ягыннан әллә ни зур түгел. Сугышка кадәр аның тезмә әсәрләре тупланган ике җыентыгы («Әсгать Айдар шигырьләре», Казан, 1928; «Барабызлар турында», Мәскәү, 1929) һәм Кызыл Армия, чик сакчылары тормышы, Урта Азиядә басмачыларга (асылда мөстәкыйльлек өчен көрәшүчеләргә) каршы сугыш вакыйгаларын сурәтләгән «Ак каенлыкта» (1929), «Ташбай» (1932, 1935), «Соңгы сулышта» (1935) исемле повестьлары басылып чыга. Ике кисәктән торган һәм кат-кат нәшер ителеп килгән «Ташбай» повесте аеруча уңыш казанып, балалар арасында озак еллар буе яратып укылган китапларның берсенә әйләнә. Сугыштан соңгы чорда әдипнең күләмле тагын ике әсәре – фашизмга каршы көрәш вакыйгаларын җанландырып күрсәткән «Солдат хикәясе» (1946) һәм романтик рухтагы «Таулар легендасы» (1960) исемле повестьлары дөнья күрә. 1964 елда рус теленә дә тәрҗемә ителә.
Йомгак
Әсгать Айдарның юлын күздән кичергәч, әсирлектә ничек рухы сынмаган, үлем тырнагыннан ничекләр котылып кала алды икән соң дигән сорау алга килеп баса.  
“Репрессия” сүзе гади халыкны да,әдипләрне дә ут эчендә тота. Меңләгән кеше һәлак була.
Еллар аша дөреслек халыкка, туган илгә әйләнеп кайта. Без моңа рәхмәтле булырга тиешбез. Кадерле укучы! Без  бәхетле буын. Чөнки безгә репрессия дигән явызлыкны күрергә туры килмәде һәм килмәсен дә. Ләкин без репрессиянең нинди яман чир икәнлеген белергә тиешбез. Репрессия алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы - хәсрәтләрне тарих битләреннән, әдипләребез язып калдырган әсәрләрдән укып төшенергә тиешбез. Кешелекнең рухи дөньясы беркайчан да кол булмаган .Моны тарих белә. Ләкин явызлык моны аңламый һәм аңларга да теләми. Явызлыкның үз законнары, үз кануннары .Без бу репрессия корбаннары алдында баш иябез.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009
2.Татарская электроная библиотека3. Журнал “Безнең мирас”. Йөрәк каны белән язылган..Әнвәр Шарипов..4.Әсгать Айдар шигырьләре. – Казан: Татполиграф, 1928. – 16 б. – 5000 д.5. Легенда гор: повесть / пер. с татар. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1964. – 82 с. – 30000 экз. 6. Ташбай: приключенческая повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 112 с. – 30000 эк