План самообразования План самообразования на 2016-21 годы


Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Башлангыч класслар укытучысы Хәбетдинова Әлфирә Рифкать кызының
2016-2021 елларга
үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы
Туган елы: 30 ноябрь, 1965 ел.
Белеме: махсус урта, Минзәлә педагогия училищесы, башлангыч класслар укытучысы, 1985 ел.
югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, физика-математика факультеты,
математика укытучысы, 1990 ел.
Эш стажы: гомуми: 30 ел, педагогик эш стажы: 30 ел
башлангыч классларда: 25 ел
Пучы төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1ел
Квалификацияне күтәрү: ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан , 2016 год, в обьёме72 часа,«Личностно-профессиональное развитие учителя в условиях введения ФГОС НОО», удостоверение № 180000848775, регистрационный номер 1022
ИКТ: кыска сроклы укулар, 22.10 - 31.10.2009; 36 сәг., справка № 1/3-11.
Мәктәп проблемасы: «Укучыларны физик, әхлакый сәламәт һәм конкурент булырга сәләтле шәхес итеп тәрбияләү»
“Укучыларны физик, әхлакый сәламәт һәм конкурент булырга сәләтле шәхес итеп тәрбияләү”.
Тәрбия эшенең темасы:
“ Укучыларда әхлакый кыйммәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.”
Башлангыч класслар проблемасы:
Хәзерге фәнни казанышларны, милли төбәк компонентларын кулланып, һәрьяклап үскән шәхес тәрбияләү.
Укытучының методик темасы: “Федераль белем бирү стандарты шартларында кече яшьтәге мәктәп балаларының интеллектуаль сәләтләрен үстерү.”
Тәрбия буенча:“Класс коллективының уңышлы эшчәнлеге нигезе буларак, укучыларда әхлакый сыйфатларны үстерү.”
Тема өстендә эш башланды: 01. 09. 2015
Эшне төгәлләү планлаштырылган дата: 31. 05. 2020

Максат һәм бурычлар.
Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.
Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнүне дәвам итү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.
Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.
Мәгълүмати технологияне камилләштерү.
Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.
Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.
Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.
Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.
Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.
Укучының интеллектуаль үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.
Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.
Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.
Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.
ФГОСка нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне тирәнтен өйрәнү һәм үтәү.
Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
Белем һәм тәрбия бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү ; укучыларның логик фикерләвен, иҗадилыгын, интеллектуаль сәләтләрен үстерү.
I. Профессиональ осталыкны үстерү,
педагогик һәм методик белемне камилләштерү.
Квалификация күтәрү курсларында булу.
“Мәгариф” журналында ФГОС, инновацион технологияләр турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.
Норматив документларны даими өйрәнеп бару, туплау.
4.Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә, семинарларда, тәҗрибә уртаклашуда катнашу .
“Перспектив башлангыч мәктәп” УМК буенча методик ярдәмлекләр булдыруны дәвам итү.
Үзең укыта торган фәннәр буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
Газета- журналларга язылу, туплау.
Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.
Методик папканы тулыландыру, баету.
Портфолионы тулылындырып бару.
КИМ, олимпиада, тест эшләренең яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.
Хезмәттәшләрнең дәресләренә керү.
II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар, дисклар туплау.
Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:
Балалар өчен әкият китаплары
Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.
Балалар өчен язылган хикәяләр, шигырьләр.
- Балалар өчен газета-журналлар (Салават күпере, Сабантуй, Көмеш кыңгырау, Мегамозг, Непоседа, Удивительное рядом)
2. Төрле фәннәр өчен чыгарылган дисклар туплау.
III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү,
укучылар белән эшләүне камилләштерү.
“Татар халык педагогикасы” киңәшләрен тәрбия сәгатьләрендә файдалану.
Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.
Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.
Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.
“Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.
Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.
“Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.
РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.
Законнар белән танышуны дәвам итү.
Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.
Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.
Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.
Иншалар, иҗади эшләр яздыру, рәсем конкурслары оештыру..
Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.
Аерым фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.
Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.
Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен булдыру, тикшереп тору.
Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.
IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.
Кабинетны куелган таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.
Кабинетта стендларны яңартып тору.
“Дәрестән тыш уку” экранында укылган китапларны билгеләү.
Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.
Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.
“Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.
Кабинетны төзекләндереп тору.
Кабинетта компьютердан, проектордан файдалану .
Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.
Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.
Кабинет паспортын тулыландырып тору.
Төрле фәннәрдән тупланган материалларны эзлекле рәвештә папкаларга урнаштыру.
V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу
Башлангыч класслар укытучыларының методик берләшмәсендә чыгышлар ясау.
Педагогик киңәшмәдә чыгышлар.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә актив катнашу.
4. Ачык дәресләр үткәрү.
5. Башлангыч класс укытучылары өчен районда үткәрелгән семинарларда катнашу.
6.Шәхси сайтны тулыландыру, инфоурок сайтына материаллар җибәрү.
VI. Практик чыгышлар.
2. “Туган тел” көне үткәрү.
Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.
Традицион бәйрәмнәрне үткәрү.
Яңа басылган китапларны презентацияләү.
Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.
Гаилә бәйрәме үткәрү.
Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.
Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.
Ата-аналар җыелышларында тәрбия темасына чыгышлар.
VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү
Компьютерда эшли белүне камилләштерү.
Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнү.
Төрле программалар буенча эшләүне камилләштерү.
Электрон дәреслекләр белән эшли өйрәнү.
Интернет-тестирование, интернет-олимпиада, интернет-конкурсларда катнашу.
Электрон журнал тутыруга, балаларның көндәлекләрен, дәфтәрләрен алып баруга бердәм таләпләрне үтәү.
Интернет-ресурслардан нәтиҗәле файдалану.
8.Интернетта үз сайтыңны булдыру һәм аны методик материаллар белән тулыландырып тору.
9.Интернетта “Кирилл и Мефодий”, “Цифровые электронные ресурсы”, фәннәр буенча һәм башлангыч класс укытучыларының бергәлекләренә даими күзәтүләр, материалларны эштә куллану.
VIII. Халык педагогикасы буенча эш
алымнарын камилләштерү
Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш эшчәнлектә халык педагогикасы чараларын файдалану.
Халык педагоглары Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.
Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.