Кызыклы грамматика, план — конспект урока по татарскому языку в русской группе, 1 класс


Дәрес барышыОештыру:
1.уңай психологик хәләт тудыру;
2. дежур укучы рапорты;
3.укучыларның бер- берсенә комплиментлары.
Релакс – тизәйткеч ( балаларның игътибарын дәрескә юнәлдерү максатыннан): Без , без , без идек, без 12 кыз идек, базга төштек- май ашадык, келәткә кердек – бал каптык. Авызыңны ач та йом!

Актуальләштерү.
1.Визуаль рәвештә ясалган кәрҗиннәрдәге алмаларны санау ( 1 дән 30 га кадәр санау күнекмәләрен ныгыту). 1 алма, 2 алма, 3 алма, 4 алма.... 10 алма, кызыл алма, тәмле алма. 11 алма. 12 алма...... 20 алма, зур алма, баллы алма. 21 алма, 22 алма..... 30 алма.
2. Дустың белән сөйләшү ( такта янында парлы эш, куелган сорау буенча әңгәмә кора белүне тикшерү).
- Син кая барасың? ( ике пар)
- Син нишлисең? ( ике пар)
- Исәнме, Дима.
- Исәнме,Тимур. Хәлләр ничек?
- Әйбәт, рәхмәт. Синең хәлләр ничек?
- Яхшы. Син кая барасың?
- Мин хоккейга барам.
- Ә син кая барсың?
- Мин кинога барам. Һб
3. Укытучы белән диалог ( үткән лексиканы кабатлау, килеш кушымчаларын дөрес куллануны ныгыту).
- Син ничек укыйсың? (яхшы укыйм).
-Син ничек язасың? ( матур язам).
-Син нәрсә белән уйныйсың? ( песи, туп белән).
- Син кем белән уйныйсың? ( дустым, Радмир белән).
4. Сүзләр уены ( нечкә, калын әйтелешле сүзләрне таныту, тану. Сүзнең икенче яртысын балалардан әйттерү).
Ки- тап, дәф- тәр, каран- даш,көндә- лек,ук-чы, укыту- чы...
5. Парларда сораулар бирешү, җавап алышу, уенны укытучы башлый.
- Мин укытучы, ә син кем? ( укчы, малай, кыз, исем).
- Мин Элина, ә син кем?.. һб
Укытучы соравы:
Синең китабың ( дәфтәрең, пеналың, карандашың, һб) бармы?
Миңа бир әле.
(Балалар парлап бер – берсеннән уку әсбапларын сорыйлар- бирәләр, төсләрне, саннарны,” миңа бир әле” тезмәсен кушып сорыйлар: ике китап, сары карандаш, миңа дәфтәр бир әле һб.)
Релакс- күнегү: бармаклар уены. Бу бармак- бабай, бу бармак- әби, бу бармак- әти, бу бармак-әни, бу бармак- мин.
Тән әгъзаларын кабатлау. 5 төркемгә бүленеп эшләү. Балалар киңәшләшеп рәсемдә күрсәтелгән тән әгъзаларының исемнәрен язалар. ( рәсемне “Раскраска” бүлегендә табып була). Слайд.

Эшкә үзбәя бирү, тән әгъзаларының исемнәрен сөйләмдә куллану йөзеннән ситуация булдыру, балаларны сөйләмгә чыгару.
“Дәү әни, хәлең ничек?” темасын сәхнәләштерү. Укытучы – дәү әни, балалар – оныклар.
Дәү әни, хәлең ничек? ( укытучы авырткан җирен тотып күрсәтә, балалар әйтәләр һәм дәреслекнең 56 нчы битендәге диалогны кулланалар)- башым, кулым, тешем һб.
5. Сүзләр җыю. “Әни щи пешерә” темасын ныгыту. Тактада олы кәчтрүл рәсеме. Укучылар щи пешерү өчен кирәкле яшелчәләр, тәмләткечләр исемлеген атыйлар, слайдта күрсәтелгән рәсем эчендәге сүзләр белән чагыштыралар. ( су,ит,кәбестә, кишер, бәрәңге, суган,помидор,тоз, укроп..)
Слайд.
Яңа төшенчәләр формалаштыру, лексика өстендә эш.
1.“Әни ботка пешерә” темасына карточкалардан сүзләр җыялар, тактага беркетәләр.( Ботка- сөт, май, ярма, тоз). Яңа лексиканың транскрипциясен, иҗекләргә төшкән басымын анализлыйлар. Кабатлыйлар.Тәрҗемә итәләр. Слайд.
2. Әни бик күп эшләде, ул ял итә. Релакс – күнегү. -Тыныч йокы әнигә, тыныч йокы әтигә, тыныч йокы күземә, тыныч йокы үземә.
“Гаилә” темасын ныгытуга сораулар. Әти нишли? Бабай нишли? Әби нишли? Малай нишли? Кыз нишли? (Укытучы кемнең нәрсә эшләгәнен ишарәләр белән генә күрсәтә. Укучылар сүз белән әйтәләр). Әни нишли? ( йоклый), кайда йоклый? ( диванда) һ.б
Рефлексия. Сез нинди сорауларга җавап эзләдегез? Нинди сүзләрне яңа гына белдегез? Дәрестә нәрсәләр эшләү кызык булды? Кайсы өлешендә авырлык кичердегез? Ни өчен?
1. Серле тартма. Нинди сорау куела? Бу нәрсә? Ул нинди? Ул нишли? Сиңа кирәкме? Һ.б (тартмадагы предметлар ярдәмендә төрле сорау формаларын кабатлау).
2. “Кыш. Һава торышы” темасын ныгыту. Бирелгән карточкалардан кыш һәм һава торышы турында шигырь тезеп куегыз ( составить из слов- карточек стихотворение). Укучылар, берәр карточка алып, такта алдында рәткә тезелеп басалар. Хаталарын үзләре үк төзәтәләр. (Подсказка – точка в конце стихотоворения)
- Салкын саф һава,
Йомшак кар ява,
Урамга чыксаң – битләр кызара.
3. Релакс- күнегү. Шигырьне күмәкләп яттан сөйлиләр.
4.Слайд. Йорт хайваннары, урманда яшәүче җәнлекләр.
Слайд.
Укытучы: - Рәсемнәрдә нәрсәләрне күрәсез? Алар кайда яши?
(Отвечают по рисункам и по цепочке.)
Укучылар: аю урманда яши, песи өйдә яши, жираф зоопаркта яши, крокодил Африкада яши, бүре урманда яши. Һб
Үзбәя.
Эш дәфтәрендә кояш рәсеменә теләгән чаклы нурлар тезәләр. (3-4-5)
Укытучы сүзе.