Конспект урока по татарскому языку Дуслык бел?н к?чле без (6 класс)


АЧЫК ДӘРЕС
ТЕМАСЫ:
ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ
Укытучы: Галеева Р.Р.
6нчы Б сыйныфы рус төркеме
2015ел
АЧЫК ДӘРЕС
ДӘРЕС ТЕМАСЫ: “Дуслык белән көчле без!”
МАКСАТ:
1. Укучыларда “Дуслык” турында төшенчә булдыру.
2. Дуслыкны кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһим сыйфатларның берсе булуына төшендерү.
3.Бер- береңә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру.
БУРЫЧЛАР: Укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.Үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белергә өйрәтү.Укучылырда чын дуска хас булган сыйфатлар булдыру.
ДӘРЕС ТИБЫ: Яңа теманы өйрәнү.
ҖИҺАЗЛАУ: интерактив такта, презентация, плейсмэт консенсус- Ризалык картасы( карта согласия), карта – шар, магическое число -сихри сан (намбаап), дәреслек, сүз-тасма
ДӘРЕС БАРЫШЫ:
ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
ИСӘНЛӘШҮ.
КИЗҮ РАПОРТЫ.
Слайд №1 -МАТУР ҮТСЕН КӨНЕБЕЗ!
КӨЛӘЧ БУЛСЫН ЙӨЗЕБЕЗ!
ДӨРЕС, МАТУР УТЫРЫЙК,
ТЫРЫШЫП ҖАВАП БИРИК
УК-ЧЫ: Хәзер мин сезгә бер мәсәл укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
Бик биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
Минем өем бик кечкенә, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.
Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Кайсыбызны кертәсең, үзең хәл ит...- дигәннәр.
Укучылар сез ничек уйлыйсыз ? Көтүче кемне кертер ? Ни өчен?
Группаларыгызда шул турыда сөйләшеп, җавабыгызны дәлилләгез .
(СЕЗГӘ 1МИН ВАКЫТ БИРЕЛӘ)

ДИМӘК, көтүче кемне сайлаган? Ни өчен? 3 нче номерлы укучы җавап бирә.
Дуслыкны.
Ни өчен?
1өстәл: ЧӨНКИ ДУСЛЫК КЕРҮ БЕЛӘН ӨЙГӘ БӘХЕТ ТУЛГАН, БАЙЛЫК КИЛГӘН.
2 өстәл: ЧӨНКИ ДУСТЫҢ БУЛСА, БЕЗ ИНДЕ БӘХЕТЛЕ, Ә БЕРГӘ ЭШЛӘСӘК БАЕРБЫЗ ДА.
3 өстәл: ЧӨНКИ ДУСЛЫК- УЛ БӨЕК КӨЧ, УЛ БӨТЕН БАЙЛЫКТАН ДА КЫЙММӘТРӘК.
Һәр- бер өстәл үз җавабын әйтә.
ТӨП ӨЛЕШ.
УК-ЧЫ: Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
Дуслык турында.- слайд №2
Ук-чы: “Дус ” тамырыннан торган тагын нинди сүзләр беләсез?
Дус, дустым, дуслаштым......- слайд –слайд №3
-НӘРСӘ СОҢ УЛ “ДУСЛЫК” ( плейсмэт консенсус)
Бу сорауга җавапларны ризалык картасына язарга кирәк булыр .
Хәзер 1 НЧЕ НОМЕРЛЫ УКУЧЫ өстәлдәге А4 форматындагы кәгазләрне аласыз, 4 тапкыр бөклисез, 2 НЧЕ НОМЕРЛЫ УКУЧЫ КӘГАЗЬ УРТАСЫНА ШАКМАК ЯСЫЙ ҺӘМ КАЛГАН КӘГАЗНЕ 4КӘ БҮЛЕР ӨЧЕН 4 СЫЗЫК СЫЗА уртасына “НӘРСӘ УЛ ДУСЛЫК?” ДИП ЯЗА. ҺӘР УКУЧЫ БИТНЕҢ ҮЗ ПОЧМАГЫНА ҖАВАБЫН ЯЗАРГА ТИЕШ. УЙЛАШЫРГА СЕЗГӘ 10 СЕК ВАКЫТ БИРЕЛӘ. Сезгә 1мин.
Хезер командаларда аңлашасыз – 3 мин.
Һәр укучы фикерен үз өлешендәге кәгаз битенә яза, аннары укучылыр фикерләре белән алышалар . Бөтен команда бер консенсуска (фикергә) килеп (баш мармагын күтәрә) бер укучы җавапларны уртадагы квадратка яза. Уртага язылган фикерләр , команданың җавабы була.
КАЙСЫ КОМАНДАНЫҢ ДӘЛИЛЛӘРЕ КҮБРӘК, ШУЛ КОМАНДАДАН БАШЛЫЙБЫЗ.(ҺӘР КОМАНДАДАН 1НЧЕ НОМЕРЛЫ УКУЧЫ ҖАВАПЛАРЫН УКЫЙ)-
УК-ЧЫ: ӘЙДӘГЕЗ ЯЛ ИТЕП АЛЫЙК. БҮГЕНГЕ ДӘРЕСЕБЕЗНЕҢ СИХРИ САНЫ “3”.
Әйткән саныгызда 3 яки саныгыз өчкә бүленә икән, шул укучы “Дус” сүзе белән җөмлә төзеП ӘЙТЕРГӘ ТИЕШ БУЛА.(әкрен генә бию көе яңгырый)Кайсы команда ничәгә чаклы чутлады .ШУЛ КОМАНДА ҖИҢҮЧЕ БУЛА.Сезгә 2МИН вакыт бирелә.
УК-ЧЫ: УКУЧЫЛАР , СЕЗНЕҢ ҺӘРБЕРЕГЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫ БАРДЫР ДИП УЙЛЫЙМ. АЛАРГА НИНДИ СЫЙФАТЛАР ХАС. ШУЛАРНЫ МЕНӘ БУ КАРТА ШАРГА ЯЗЫГЫЗ ӘЛЕ. СЕГӘ 2МИН ВАКЫТ БИРЕЛӘ..
ҺӘР КОМАНДАдан 2нче номерлы укучы укый.
УК-ЧЫ: ХӘЗЕР БУ СЫЙФАТЛАРНЫ КУЛЛАНЫП, ҖИЛКӘ ПАРЛАРЫГЫЗ БЕЛӘН ДУСЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА ДИАЛОГ ТӨЗЕП, ДӘФТӘРЛӘРЕГЕЗГӘ ЯЗАСЫЗ .СЕЗГӘ 5 МИН. ВАКЫТ БИРЕЛӘ.ЭШЕГЕЗДӘ КИТАБЫГЫЗНЫҢ 61 БИТЕНДӘ БИРЕЛГӘН СОРАУЛАРНЫ КУЛЛАНА АЛАСЫЗ . һәр өстәлдән 1 пар укый.
УК-ЧЫ: УКУЧЫЛАР, СЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫГЫЗНЫҢ МИЛЛӘТЕ НИНДИ?
- ДИМӘК, Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы?
- Әйе,укучылар,халыклар дуслыгы - Татарстанның иң зур байлыгы.Безнең Татарстанда 115 милләт яши.Сан буенча 1нче урында –татарлар,2нче урында руслар, 3нче урында чувашлар ТОРА. Бу милләтләр узара дус һәм тату яшиләр.
Укучылар,һәрбер милләтнең дуслыкка карата мөнәсәбәтләре мәкальләрдә чагыла
Слайд №4
1. Игелек эшләүче дуслар,бүләк таләп итмиләр.(поляк)
2.Дуслары булмаган кеше ярты гомерен генә яши. (исландия)
3. Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- тиз алыштырма. (фарсы)
Дуслык турында татарларның да үз мәкальләре һәм әйтемнәре бар.
3.НЫГЫТУ
СЛАЙД 5,6,7
УКУЧЫЛАР, СЕЗНЕҢ АЛДА СҮЗЛӘР ЯЗЫЛГАН ТАСМАЛАР БАР.СЕЗ АЛАРНЫ ТӘРТИП БУЕНЧА УРНАШТЫРЫГЫЗ, МӘКАЛ КИЛЕП ЧЫГАР. МӘГНӘЛӘРЕН АҢЛАТЫЗЫЗ. СЕЗГӘ 2МИН
1. ЙӨЗ СУМЫҢ БУЛГАНЧЫ, ЙӨЗ ДУСТЫҢ БУЛСЫН.
КОШ КАНАТЫ БЕЛӘН , КЕШЕ ДУСЛЫК БЕЛӘН КӨЧЛЕ.
БАЛЫК СУСЫЗ ТОРАЛМЫЙ, КЕШЕ ДУССЫЗ ТОРАЛМЫЙ.
Килеп чыккан мәкалләрне дәфтәрләрегезгә языгыз.
Дәфтәрләрне җыю
УК-ЧЫ: УКУЧЫЛАР, КЕШЕГӘ ДУСЛАР КИРӘКМЕ?
Кешегә дус һәрвакыт кирәк.
МИН СЕЗГӘ ХӘЗЕР ДУСЛЫКНЫҢ КАГЫЙДӘСЕН ӨЛӘШЕП ЧЫГАМ. СЕЗ АНЫ ИГЪТИБАР БЕЛӘН УКЫГЫЗ ҺӘМ ИСЕГЕЗДӘ КАЛДЫРЫГЫЗ. УЛ АЛДАГЫ ТОРМЫШЫ ГЫЗДА , БИГРӘК ТӘ ДУСЛАР САЙЛАГАНДА ЯРДӘМ ИТӘР, ДИП УЙЛЫЙМ. ЧӨНКИ ДУСЛЫК УЛ- ИҢ МАТУР, ИҢ КҮРКӘМ ХИС. УЛ ХИСНЕ БЕРВАКЫТТА ДА ЮГАЛТЫРГА ЯРАМЫЙ .
СЛАЙД. №8
ДУСТЫҢ БУЛМАСА – ЭЗЛӘ,
ТАПТЫҢ ИКӘН – САКЛА,
АНЫҢ ҺӘРВАКЫТ КАДЕРЕН БЕЛ,
ИҢ МӨҺИМЕ – БЕРКАЙЧАН ДА ЮГАЛТМА.
РЕФЛЕКСИЯ
УКУЧЫЛАР, БЕЗ БҮГЕНГЕ ДӘРЕСТӘ НӘРСӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК?
(ДУСЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕК)
ДӘРЕСЕБЕЗ СЕЗГӘ ОШАДЫМЫ?
(ӘЙЕ)
СЕЗ ДӘ МИҢА БИК ОШАДЫГЫЗ, ТЫРЫШЫП ЭШЛӘДЕГЕЗ,БУЛДЫРДЫГЫЗ.
Дәрестә актив эшләүчеләргә билгеләр кую .
ӨЙГӘ ЭШ : 1. 62бит,5нче күнегү, язмача
2..”Дуслык “ темасына кроссворд төзергә (6 сүз)
3. Дустыңның портретын яса.
Дәресебез тәмам. Сау булыгыз!