Разработка урока по татарскому языку для 6 класса на тему: «Фигыль т?ркемч?л?рен кабатлау»


Татарстан РеспубликасыӘлки муниципаль районы
МББУ «Югары Әлморза гомуми төп белем бирү мәктәбе»
“Фигыль төркемчәләрен кабатлау”
темасына 6 сыйныфта татар теле дәресе Сагирова Җәмилә Җәмил кызы беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2012
Тема: Фигыль төркемчәләрен кабатлауМаксат:
1) укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру, кабатлау;2) өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү, иҗади проектлар төзергә өйрәтү (кроссворд, лингвистик әкият уйлау, тема буенча рәсем ясау);3) өйрәнелгән темадан кирәклесен алу һәм куелган проблемага мөстәкыйль рәвештә чишелеш табу.
4) укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аның бай һәм күпкырлы булуын күрсәтү күренекле шәхескә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест, “Мин фигыльне ясыйм” темасына рәсем, кроссворд, компьютер
Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш.
Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру дәресеДәрес формасы: дәрес-проект
Дәрес барышыI. Оештыру өлеше. Балаларны дәрескә психологик әзерләү.
II. Укытучы сүзе.
Хәерле көн, матур кызларга, Хәерле көн, батыр улларга!
Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк-омтылышлар белән башланган бүгенге дәрестә, балалар, фигыль төркемчәләре буенча алган белемнәрне искә төшерербез. Бүгенге дәресебез үзенчәлекле. Дәресебезнең кайбер этаплары сезнең иҗади проектларыгыздан торачак.
III. Грамматик бирем. (Беренче төркем “Фигыльләр” темасына кроссворд иҗат итеп килгән)
- Сезгә кроссворд тәкъдим итәм. Буш шакмакларны тутырыйк. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавапларын табыгыз.
1 2 3 4 5 6 7 1. Сыйфат белән фигыль минем дуслар Уртак яклар күп безнең Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең Җөмләдә кайбер сүзнең.  (сыйфат фигыль)
2. Кирәк икән – боерабыз,  Кирәк икән – тыябыз.  Җөмләдә төрле-төрле  Зат һәм санны тоябыз.  (боерык фигыль)
3. Эшне, хәлне, хәрәкәтне Без белдереп киләбез.
Эшләүченең азмы, күпме Икәнен дә беләбез.  (хикәя фигыль)
4. Ачыклыймын төп фигыльнең Өстәмә эшен, хәлен. Рәвешен дә, урынын да Эш-хәлнең выкыт-мәлен.  (хәл фигыль)
5. Мин зат-сан белән төрләнмим,
-ырга, -арга белән бик дус мин.
(инфинитив)
6. Күрсәтермен шартын эшнең Үтәлү – үтәлмәвен Белдерәм теләк- үтенечнең Күптөрле мәгънәсен.  (шарт фигыль)
7 Исемгә дә охшаш үзем,
Фигыльгә охшаш мин...
(исем фигыль)
IV. Вернисаж «Мин фигыльне ясыйм». (Икенче төркем фигыль турында ясалган рәсемен күрсәтә һәм аңлатма бирә.)

V. Физкультминут

VI . Иҗади эш. “Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр”. (Өченче төркем үзләренең лингвистик әкият әкиятен укый.)
Борын-борын заманда, бер патшалыкта фигыльләр яшәгәннәр. Фигыльләр иленең патшасы Боерык фигыль булган. Ул һәрвакыт боерырга яраткан , ә калган фигыльләр аңа буйсынганнар. Алар дус-тату яшәгәннәр. Кайбер фигыльләр гел эшләгәннәр, барлык кушканны да үтәгәннәр. Боерык фигыль аларны бик яраткан. Башкалардан аерып торыр өчен патша аларга Хикәя фигыльләр дип исем биргән.
Патшаның бу эше кайбер фигыльләргә ошамаган, һәм алар шарт куйганнар. Шул көннән әлеге фигыльләргә Шарт фигыльләр исеме тагылып калган.
Хикәягә дә, Шартка да кермәгән фигыльләр башка Сүз төркемнәре патшалыклары белән дуслаша башлаганнар. Бер төркем фигыльләр Сыйфатлар белән дуслашканнар. Патша аларга Сыйфат фигыльләр исеме биргән. Исемнәр янында чуалучы фигыльләргә- Исем фигыльләр, Рәвешләрне үз иткәннәргә- Хәл фигыльләр атамасы тагылган.
Берничә фигыль бер төркемгә дә кермәгән. Алар һаман да: “Барыргамы? Бармаскамы? Кушылыргамы? Кушылмаскамы? Нишләргә?”- дип бер-берсенә сорау биреп торалар икән. Боерык фигыль боларга яңа исем-Инфинитив дип кушкан.
Көннәрдә бер көнне барлык фигыльләрне дә Зат белән Сан үзләренә кунакка чакырган. Боерык фигыльгә Шарт һәм Хикәя фигыльләр ияргән. Алар кунакта рәхәтләнеп ял иткәннәр. Зат һәм Сан белән дуслашканнар. Ә Сыйфат, Исем һәм Хәл фигыльләр һәрвакыттагыча өйдә булмаганнар. Инфинитив та аларны көтеп өйдә калган. Шулай итеп бу фигыльләр Зат һәм Сан белән дуслаша алмаганнар.
Шул көннән фигыльләр ике төрлегә- Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләргә аерылып йөри башлаганнар.
Шуның белән әкиятебез дә тәмам.
VII эш. Түбәндәге фигыльләрдән күрсәтелгән юнәлеш кушымчалары өстәп языгыз. Һәр юнәлештәге берәр фигыльне кулланып җөмлә төзегез.
(Эш мультимедиада күрсәтелә)
Төшем юнәлеше: яса, төзе, тикшер, сайла, эшлә, чакыр, куй.
Кайтым юнәлеше: сайла, ю, бизә,ал, кап, макта, сакла.
Уртаклык юнәлеше: кычкыр, кочакла, яз, үпкәлә, җимер, сат, җырла.
Йөкләтү юнәлеше: ал, уты, мен, яз, сук, үт.

VIII эш. Тест (компьютерда эшләнелә -onlinе)
1.Нинди фигыль предметның билгесен аның эше, хәрәкәте буенча белдерә? а) хәл фигыль; с) инфинитив; м) сыйфат фигыль. 
2. Кайсы затланышсыз фигыль заманнарда төрләнә? т) исем фигыль; о) сыйфат фигыль; к) хәл фигыль.
3. Хәл фигыльнең ничә төре бар?  ж) 1 а) 3 л) 4
4. Укырга, язарга, сөйләргә фигыльләренең төркемчәсен күрсәтегез.
р) хәл фигыль; б) исем фигыль; о) инфинитив;
5. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.
Иң элек уйла, аннан соң эшлә.
д) боерык фигыль; о) шарт фигыль; н) хәл фигыль;
6. Затланышлы фигыльләр - ...
м) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
е) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;
ч) исем, хикәя, хәл фигыльләр;
7. Исем фигыль нинди сорауларга җавап бирә? х)нишләде? ц)нишләү? й)нишләп?IXэш. Өй эше бирү. Иҗади эш 
(Мәкальдә төшеп калган сүзне яз. Үзеңә ошаган мкальгә рәсем яса.)1. Аз сөйлә, ... күп эшлә.2. Бүгенге эшне... иртәгә калдырма.3. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс.4. Тел сөйли, ... кул эшли.5. Эш эшләми ... уңыш килми.
X эш. Йомгаклау. Билгеләр кую.