Татар теле д?ресе 6 класс,р?веш т?ркемч?л?ре


Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре темасын кабатлау-ныгыту дәресе.
Максат. “Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре” темаларын кабатлау ныгыту. Белемнәрне гамәләдә куллана алу күнекмәләре булдыру. Халык авыз иҗатында, гомумән, матур әдәбиятта рәвешләрнең кулланылышына, яңгырашына игътибар иттерү. Татар теленең төзек кагыйдәле, камил тел булуын күрсәтү.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Исәнләшү. Дежур укучы чыгышы.
II. Актуальләштерү.
Сорауларга җавап бирү:
Рәвеш нинди сүз төркеме? (Мөстәкыйль)
Рәвешләр нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? (Процессның билгесен белдерә; ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә.)
Рәвешләр күбесенчә нинди сүз төркемен ачыклап килә? (Фигыльне)
Рәвешләр тагын нинди сүз төркемнәрен ачыклап килә? (Исем, сыйфат, рәвешне.)
Рәвешләр нәрсәгә карап төркемчәләргә бүленә? (Мәгънә буенча.)
Рәвешләрнең, мәгънәләренә карап, нинди төркемчәләре бар? (Саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре.)
Рәвешләрнең ясалыш ягыннан нинди төрләре бар?
Нәтиҗә ясау.
Рәвеш – мөстәкыйль сүз төркеме: ул эшнең яки хәлнең билгесен белдерә; ничек? кайчан? кайда? күпме? ник? нигә? сорауларына җавап бирә; рәвешләр күбесенчә фигыльне ачыклап килә; алар исемне, сыйфатны рәвешне дә ачыклап килә; мәгънәләренә карап, 6 төркемчәгә бүленәләр һ. б.
Ныгыту.
Бирем. Җөмләләрне күчереп язарга, рәвешләрне табарга, ачыклап килгән сүзләре белән парлап язып куярга, рәвешләргә анализ ясарга.
Җөмләләр. Бүген безгә күптән күрешмәгән дустым килде. Ул гаять үзгәргән, ләкин яшьләрчә җитез атлый. Очкындай кара күзләре янып торалар. Вакыт тиз үтеп китте.
Компьютерда эш. Рәвешләрне төркемчәләргә аерып язарга: ары, тиккә, бик, тиз, былтыр, айдан, әкрен, иртән, кышын, бушка, байтак, дусларча, күп, гаять, салмак, ерак, югары, китапча, тын, бүген, әрәмәгә, тәмам, бөтенләй, юри.
Укучылар эшләп бетергәч, экранда әзер җавап күрсәтелә. Экранга карап, укучылар бер-бесенең эшләрен тикшерә, хаталарын төзәтә. Берничә рәвеш белән җөмләләр төзелә. Мин килеп кергәч, ул тәмам каушап калды. Җәйге каникул вакытын укучылар бушка уздырмаганнар. Ирек безне дусларча елмаеп каршы алды һ. б. ш.
Физкульт минут.
Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса.)
Әзрәк уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар.)
Тиз-тиз чүгеп алабыз. (Чүгеп алалар.)
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик.
Сулга таба бөгелик.
Салмак кына әйләник. (Бер урында әйләнеп куялар)
Җайлап кына утырыйк. (Утыралар.)
Рәвешләрне ясалышы ягыннан тикшерү. Без бераз вакыт тын гына, тик кенә шул килеш тордык... (Ф. Әмирхан)
Бераз – кушма (бер+аз) рәвеш.
Тын, тик – тамыр рәвешләр.
Шул килеш – тезмә рәвеш.
Кайвакыт үзе шикелле куна-төнә бакчада яшәп яткан күршесе Шәйхи белән картларча сөйләшеп утыра. (С. Шәмси)
Кайвакыт – кушма (кай+вакыт) рәвеш.
Куна-төнә – парлы рәвеш.
Картларча – ясалма рәвеш.
IV. Гомумиләштереп кабатлау.
Укытучы. Без сезнең белән мәкальләрдә, әйтемнәрдә, табышмакларда да рәвешләрнең киң кулланышына игътибар иткән идек. Ә хәзер шуларның берничәсен күзәтеп үтик. (Укучылар өйдә әзерләп килгән мәкальләрен, әйтемнәрен, табышмакларын әйтеп үтәләр.)
Мәкальләр һәм әйтемнәр.
Башта укы, аннары сөйлә.
Тукран кичен тәүбә итәр, иртән онытыр.
Алма агачыннан ерак төшми.
Акка кара тиз йога.
Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
Бүген көләрсең, иртәгә еларсың.
Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
Башыңда белемең аз булса, аягыңа күп авырлык килер.
Табышмаклар.
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
Җәеп тотсаң, табактай,
Җыеп тотсаң, таяктай. (Зонтик)
Ары йөгерде – сыйпады,
Бире йөгерде – сыйпады;
Ары килеп, бире килеп,
Бер почмакка утырды. (Себерке)
Эндәш.
Яңгыр, яу, яу,яу!
Үләннәр дә бик үссен,
Җиләк җимешләр пешсен,
Сыерларның сөтләре
Әз булмасын күп булсын!
Яңгыр яу,яу, яу! (Рәвешләрне табып әйтәләр.)
Рәсемнәр буенча хикәя төзү.
(Хикәя төзү өчен, “Бәйләнешле сөйләм үстерү” папкасындагы рәсемнәрне кулланам. Бу дәрестә, мәсәлән, “Керпе” дигән рәсемнәр җыелмасын файдаландым. Бу җыелмада 3 рәсем. Беренче рәсемдә: малайлар кәрзиннәр белән урманга баралар. Икенче рәсемдә: алар урманда керпе очраталар. Өченче рәсемдә: керпе инде фатирда, малайлар, савытка салып, аңа сөт биргәннәр. Керпе, сөтен эчмичә, диван астына кереп качкан.) Сорау. “Сез керпене нишләтер идегез ?” Укучылар җавапны язмача бирә.
Үрнәк хикәя.
Керпе.
Җәен мин дусларым белән урманга гөмбәгә йөрергә яратам. Менә беркөнне без урманга киттек. Бүген юлыбыз уңмады. Гөмбә бик аз таптык. Кайтырга чыктык. Кинәт агач төбендә нидер кыймылдады. Бу керпе иде. Ул бездән курыкмады. Төймәдәй күзләрен безгә текәп ята бирде. Аның аягы имгәнгән булып чыкты. Без аны өйгә алып кайттык. Савытка салып, сөт бирдек. Керпе сөтне эчмәде, диван астына кереп качты. Әкренләп ул безгә ияләште. Без аны, тәпие төзәлгәч, кире урманга алып барып куйдык. Иркендә яшәсен. Ул бит иркенлек сөя.
V. Йомгаклау. Белемнәрне бәяләү
VI. Өйгә эш.
1 нче дәрәҗә бирем. 189 нчы күнегү. Рәвешләрне төркемчәләргә аерырга, берничәсе белән җөмләләр төзеп язарга.
2 нче дәрәҗә бирем. 188 нче күнегү. Җөмләләрдән рәвешләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән язып аларга, төркемчеләрен билгеләргә.
3 нче дәрәҗә бирем. Рәвешләр кулланып, “Кышның бер көне” дигән хикәя төзеп язарга.