?д?би ?с?рл?рд? совет сугышчыларыны? фашистларга каршы к?р?шне? чагылышы.


Әдәби әсәрләрдә совет сугышчыларының фашистларга каршы көрәшнең чагылышы.
Сугыш, кан кою, ятимлек... Бу сүзләр һәркемнең җанын әрнетә. Сугыш тәмамланып, җиңүгә күп еллар үткән булса да, без Ватан өчен сугыш турындагы хатирәләрне онытмыйбыз. Геройларыбыз, батырларыбызга гел баш иеп яшибез. Чөнки алар сугышта безнең бүгенге матур тормыш өчен көрәшкәннәр. Без тыныч яшәсен өчен сугыш кырларында башларын салганнар.
Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтми. Фронтка меңләгән кеше киткән. Шуларның күбесе сугыш кырында ятып калган. Кайберләре кылган батырлыклары өчен герой исемнәренә лаек булганнар.
Онытылмаслык 1418 көн, 1418 төн... Шушы көннәр эчендә күпме кайгы-хәсрәт, кан-яшь... Сугышның авырлыгын күз алдына китерү өчен язучыларыбызның, рәссамнарыбызның, кинога төшерүчеләрнең өлеше әйтеп бетергесез. Минем язучыларның, әлбәттә инде үзебезнең татар язучыларының, совет сугышчыларының фашистларга каршы көрәшнең чагылышын күрсәтүгә ярдәм иткән әдәби әсәрләрнең кайберләренә тукталып китәсем килә.
Татар язучыларының 30дан артыгы Ватан өчен сугышта катнаша. Шуларның күбесе кире әйләнеп кайта алмый. Сугыш вакытында язучыларыбыз фашистларга каршы корал белән генә түгел, рухи яктан да көрәшәләр. Фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр моның төп дәлиле булып тора. Әсәрләрдә сугыш чоры халыкның тиңдәшсез батырлыгын күрсәтү планында яктыртыла, шуңа күрә күп геройлар үлемнән курыкмый торган гадәттән тыш шәхесләр итеп күрсәтеләләр. Язучыларга чынбарлыкның сугыш белән бәйле күп яклары турында (командирларның булдыксызлыгы аркасында миллионнарча кешеләрнең үтерелүе, яисә әсир төшүе, Ватанга хыянәт итү, коралсыз сугышка керү һ.б.) язу тыела. Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәшкән, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашып, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар курсәткәннәр. Киләчәктә әсәрләр, героик саллы образлар тудыру өчен, рухи азык, рухи чыныгу тәрбиясенең югары мәктәбен үткәннәр. Һәp солдат кебек, шагыйрьләр дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән керәшчеләр булганнар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән була. Алар радиода эшлиләр, патриотик җырлар, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесалар, сценарийлар язалар. Үз әсәрләре белән күпмеңле армия аудиториясендә, колхозларда, клубларда, госпитальләрдә чыгышлар ясыйлар... Фронтта hәм тылда… Көрәшнең алгы сафында hәркөнне алып барылган бу эш безнең күп әдипләребезнең иҗатын күрелмәгән югарылыкка күтәрде.
Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар: көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”); фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак. “Канга – кан!”); туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур. Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй. “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”); фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис. “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи. “Фронт юлында”); тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. “Хәят апа”, “Сагыну хаты”); поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим. “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми. “Снайпер Мәрдән”); җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт. “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим. “Мин – гуманист”; Х.Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”).
Илебезнең барлык халыклары белән бергә авыр көрәштә татар язучылары да һәм шагыйрьләре дә катнаштылар; язучы, шагыйрь, журналист буларак фронт газеталарында хезмәт иттеләр;кулларына корал алып, алгы сызыкларда сугыштылар; ялкынлы сүз белән җиңүгә ярдәм иттеләр. Әдәбият Җиңүгә ышанычны ныгытуга зур иҗат ялкыны белән хезмәт итте. Сугыш чоры шартларының чиксез авырлыкларына карамастан, ут эчендә, дошман пулялары астында татар поэзиясе яңа баскычка күтәрелде. Бу барыннан да элек, патриотизм тойгысының чиксез тирәнәюндә күренде.Конкретлашып, дошманнан сакланырга тиешле, кадерле, газиз туган җир булып сурәтләнде. Бөек Ватан сугышы, ант темасы, сугышның беренче айларында яңгырый башлап, 1942 – 1943 нче елларда тагын да табигыйрак ачылды.
Минем фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнең “Ант” шигыренә тукталып үтәсем килә.
Юлбасарлар таптый илебезне,
Ватан сугышына мин китәм,
Менә – балам. Син әнкәсе аның Балабызны тотып ант итәм,- дип язган шагыйрь. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр. Ул сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Ф. Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй – фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, “җыр хакына кала йокылар”. Ф.Кәрим –кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күпмилләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша:
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!
Шигъри яктан көчле яңгыраган темаларның берсе дошманга каршы изге көрәшкә китүче кешенең саубуллашу вакытындагы хисләрен сурәтләү. Ш. Маннурның “Саубуллашу җыры”, Г. Кутуйның “Озату җыры”, Ә. Исхакның “Озату”, К. Нәҗминең “Озату” шигырьләре бу вакыйганы дулкынландыргыч итеп сурәтли алдылар. Саубуллашканда, гадәттә, озатучы кыз сөйгән кешесенә, аның урынын алып, тылда нык эшләргә вәгъдә биреп кала һәм сөйгәненең җиңеп кайтуына ышана. Сөйгәне исә:
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр, - (Г. Кутуй) дип сугышка китә. Шагыйрьләр көрәшче – җыр образын тудырдылар. Җыр утын корыч сөңге итеп күтәрү, юл сумкасына салынган каләм, пуля һәм җырның бил каешында бергә саклануы гаҗәп төгәл, җанлы образ тудыра; күз алдына дошманга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Шагыйрь образы килеп баса. Шагыйрь бит ул – кулына корал тоткан көрәшче. Ул җырны да дошманга каршы баручы сафлар белән бергә атларга чакыра. Шагыйрь Ш. Мөддәриснең “Башланды” шигырендә җыр илебезгә басып кергән ерткычларга каршы көрәштә сугышчылар белән бер сафка баса.
Эх,сөйлә, җыр,фронт хакыйкатен,
Көнебезнең чорга тиңлеген-
Йөз юл белән - эпос вакыйгасын,
Ун сүз белән - роман киңлеген.
Төрле фронтларда сугышып йөрүче һәм иҗат итүче шагыйрьләрне бер уртак сыйфат берләштерә:алар барысы да ялкынлы поэтик сүзнең бу бөек көрәштә халык өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Татар халкының гасырлардан килә торган батырлык традициясендә тәрбияләнгән шагыйрьләр сугыш кырларындагы көрәшчеләрнең йөрәгенә тиз юл таптылар. Солдат йөрәгендәге моң – сагышны да, шатлык һәм җорлыкны да , кеше хисләренең бөтен нечкәлекләрен дә тоя алдылар шагыйрьләр. Поэзиядә шагыйрь һәм солдат шулай берләште. Фашистларның ерткычлыгын күргән шагыйрьнең ачу – нәфрәт тойгысы зур һәм тирән. Шуңа күрә дә аңа бала кадерле, чәчәкләр якын, җирдәге һәр тереклек изге. Лирик герой өчен изге булган нәрсәләр – халык өчен дә кадерле. Ш. Маннурның “Балама” дигән шигырендә бала һәм чәчәк образлары янәшә алына.
Ерак юллар буйлап үткән чакта
Кошлар тавышын тыңлап барсам да,
Бөреләнеп, яңа чәчәк аткан
Яшь гөлләрне өзеп алсам да,
Искә төшә кинәт бәгърем – балам,
Күз алдыма килә елмаеп.
Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе – дуслык, иптәшлек тойгысы. Бу дуслык утлар – сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы. Г. Хуҗиның “Минем дустым” шигырендә бу дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла. Сугыш чоры поэзия мәйданына бик күп шагыйрьләрне алып керде. Болар: Г. Кутуй, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Ә. Исхак, Ш. Маннур, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис, М. Садри, Н. Баян, Ә. Фәйзи, С. Баттал, А. Алиш, С. Хәким, Ә. Ерикәй, һ.б. бик күпләр. Бу шагыйрьләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмады, изге җиребез өчен гомерен бирде. Герой – шагыйрь Муса Җәлил бөтен дөнья халкының теленнән төшмәслек үлемсез җырларын калдырды. Ул Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидергәч тә, фашизмга каршы көрәшүен туктатмады. Аның сугыш темасына язылган әсәрләре бихисап. Әмма “Бүреләр” шигыре аша без сугыштагы вәхшәтнең нинди булуын күз алдына китерә алабыз:
Яралының зәгыйфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде, сак кына
Борылып юнәлде юлына.
Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өмитле.
Кешеләр егетнең тәненәКыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап, соңыннанЯлгыз ак каенга астылар.
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Тән буе улашып якындаИснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр, аһ... ләкин бүреләрБу кадәр үк ерткыч түгелләр.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизма нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М. Әблиев, А. Алиш, К. Басыйров, Н. Баян, Ф. Кәрим, М. Җәлил,Р.Ильяс, М. Гаяз, М. Вәдүт, Х. Мөҗәй һ.б. бар.Каләм осталары , бер- ике вакыйгане сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш катлаулыгын, кешеләрнең эчке дөньясын,омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр. Шундый язучыларыбызның берсе И. Гази булды. Сугышның беренче көннәрендә үк “Совет әдәбияты” журналында аның әлеге темага багышланган “Кышкы кичтә”, “Ана”, “Авылдаш” исемле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә дошманның явызлыгы, вәхшилеге фаш ителә, халкыбызның илбасарларга чиксез нәфрәте күрсәтелә. Ә инде соңрак, сугышка китеп, үзе шул вакыйгалар эчендә кайный башлагач, аяусыз көрәшкән, үз ватаны өчен гомерен кызганмаган сугышчыларны якыннан күрү И. Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шундый хикәяләрнең берсе – “Алар өчәү иде”. Әсәрнең герое – элеккеге укытучы, бүгенге офицер Сөләйманов. Аның туган ил турындагы уйлары, хатирәләре беренче чиратта туган авылы, гаиләсе белән бәйләнә. Ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти, хәтта батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип исәпли. Шулай ук ул оештыру сәләтенә дә ия. Автор, нәкъ менә шушы кешеләр җиңүне якынайталар , дигән идея үткәрә. Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе – Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгы аеруча дәртләнеп сүрәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынача фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул “Ак төннәр” повестен, соңрак “Алтын йолдыз”, “Газинур”, “Мәңгелек кеше” романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый. “Газинур” романының протатибы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин – сугышка авылдан киткән гап – гади татар егете. Г. Әпсәләмов аны җырга- моңга гашыйк, җор телле, балаларны яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта үткен, максатка омтылучы шәхес итеп сүрәтли.
Әмирхан Еникиның әдәбият дәреслекләрендә сугыш темасын яктырткан күп әсәрләре бар.Сугыш шартларында Ә.Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм намуссызлык,бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил язмышы белән рәттән куя. Үлем рәхимсезлегенә каршы нык характерлы солдат образы каршы куела. 1941 нче елда язылган “Бала” хикәясе укучыны тетрәндерә. Зариф исемле солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч – дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелдә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын ташлап дөрес эшләдеме ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде – үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек!. Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар. Эчтәлеге ягыннан бик гади генә булып күренгән әлеге әсәр, күңелләребездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә. Безнең күз алдыбызда Зариф олыны олы, кечене кече итә белүче, кеше кайгысына битараф кала алмаучы, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итүче төгәл, зирәк, тәвәккәл кеше булып гәүдәләнә.
Язучыларның әсәрләрендә Ана образы еш очрый. Ә.Еники әсәрләрендә дә Ана образы бар. 1942 нче елда язылган “Ана һәм кыз” хикәясе бүгенге дәреслекләрдә үз урынын табарга тиеш дип саныйм. Солдат Хәсәнне авыру әнисе урын өстендә көтеп ята. Улын сагыну, көтү хисләре генә яшәтә Ананы. Рәхилә дә энесен көтә, ләкин егетнең сугышта үлүне турында хәбәр килә. Рәхилә бу шомлы хәбәрне авыру әнисеннән яшереп торырдай көч таба. Кызның дошманга нәфрәте зур. Бу хикәядә якыннарын югалту ачысы һәм сагыш. Кешеләрнең күңелендә Өмет һәм Көтү яши. Сугыш чоры әдәбиятында, әлбәттә, үзәктә Солдат образы тора. Ә.Еники шунысы белән үзенчәлекле язучы, ул сугыш барган урынны тасвирламый, ә кешенең эчке хис-кичерешләрен күрсәтергә тырыша
Турыдан- туры табигатьнең үзен сурәтләгән әсәр- “Мәк чәчәге” нәсере. Мәк чәчәге матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. Мәк чәчәге образын тулы итеп тасвирлау өчен автор аның тирәсендәге мохитне күрсәтә. Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы 2 чорга бүленеп бирелә: беренчесе- явыз дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң. Шушы капма- каршылык нәсердәге хисләрнең тирәнлеген көчәйтә. Ә.Еники сугыш шартларында гади кешенең, солдатның чыдамлыгын, юлындагы авырлыкларны батырлык белән кичерүен, яшәүгә булган өметен чагылдырды. Үзе батыр булган, батырларча утны- суны кичкән кеше генә шундый әсәрләр яза ала. Ә.Еникинең сугыш чоры хикәяләре яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүен тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерергә булышлык итүдә бүген дә зур әһәмияткә ия.
Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники дә –сугыш темасына аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның “Кем җырлады ?”әсәрен дә алып карыйк. Менә ике эшелон килеп туктый. Аларның берсе фронттан яралыларны төяп кайта, ә икенчесе исә, киресенчә, солдатларны фронтка илтә. Яралылар урнашкан эшелонда бер татар егете авыр газаплар эчендә ята. Хәле бераз җиңеләйгән бер мәлдә ул җыр ишетә. Татар җыры! Бу моңлы җыр егетнең күңелен шул дәрәҗәдә айкый ки, ул Таһирә тавышын ишеткәндәй була. Егет газиз әнисен, туган илен, сөйгән Таһирәсен исенә төшерә. “Бу бит татар җыры, бу бит Таһирә җыры!” - дип өзгәләнә ул. Егет үлә, ләкин гомеренең соңгы минутларында гүзәл татар җырын ишетүдән бәхетле мизгелләр кичереп җан бирә. Әсәр тәмамланыр алдыннан шундый җөмлә бар “Язгы кичне вагон ишегенә сөялеп моңланып җырлаган кыз, чыннан да, егетнең сөйгәне Таһирә иде”. Шунда йөрәк кысылып куя, ә күңелдән уйлыйсың: “Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны җимерә, вата”.Укучының күңелендә бары тик бер теләк туа: “Булмасын иде сугыш, кирәкми ул.
“Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугыштан бары тик алтмыш минутка гына өенә кереп чыккан улы, бу очрашудан йөрәгендә туган хисләре, зиһене таралган ана сурәтләнә. Аның газиз баласы белән иркенләп сөйләшәсе дә килә, мунчага кертергә дә, әйбәтләп сыйларга да тели. Әмма бер сәгать вакыт бик тиз узып китә, ана газиз баласына рәхәтләнеп, күзләрен тутырып карарга да өлгерми кала. Гомумән алганда, Ә. Еники әсәрләре укучының күңеленә нык тәэсир итәләр, аның әсәрләрен укып , битараф калу мөмкин түгел.
Сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы- хәсрәт , җәфа, авырлыклар алып килгәнен, минемчә, сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Шундый әсәрләрнең берсе - Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” повесте. Әсәрдә сугыштан соңгы авыр еллар тасвирлана. Авылдан сиксән биш кеше чана алып ерак җиргә- Кәслегә солыга барырга тиеш. Әсәр сикиткеч тәэсиле итеп язылган. Повестьта Ибраһим белән Әдилә мәхәббәте дә, туган як табигате, аеруча авыл халкының бер – берсенә булган мөнәсәбәтләре ачык сурәтләнгән. Кәслегә барып кергәч, кешеләрне өй саен урнаштыралар. Автор югарыда телгә алынган Ибраһим белән Әдилә һәм башкалар урнашкан йортка аеруча игътибар бирә. Алар урнашкан йорт хуҗалары искиткеч олы җанлы кешеләр булып чыга. Хуҗабикә кунакларны җылы каршы ала, бар булганын, бер дә кызганмыйча, өстәлгә куя. Хәтта күршеләрендәге авыр хәлне истә тотып. Анда тукталганнарны да үзенә дәшә. Бу олы җанлы апаның ире Габбас абый сугыштан телсез булып кайта. Аның ирен яңадан элекке хәленә кайтарасы килә, кулыннан килгәнчә, яшь баланы караган кебек тәрбияли. Әсәрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булуына шаккатабыз. Әдилә белән Ибраһимның авылдашларын юлда ташлап калдырмыйча, аны шифаханәгә алып баруын гына искә төшерик. Ләкин карчыкның йөрәге авыру булу сәбәпле, ул үлә. Әлеге әсәрнең, гомумән, Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур.
Сугыш темасына кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кемнәрдер яшәүнең кадерен белеп бетермиләрдер. Минемчә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, үз Ватанын сатмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар. Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня, Украина сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Батыр үлә,үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исемең калсын,үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.