Якташ шагыйрьл?ребез и?атында туган якны? чагылышы



«Яшьләр фәнни эзләнүдә» республика фәнни-гамәли укучылар конференциясе
“ Татар филологиясе” секциясе
Тема: “Якташ шагыйрьләребез иҗатында
туган якның чагылышы”
Елисеева Кристина,
Татарстан Республикасы
Балык Бистәсе муниципаль
районы Зур Мәшләк урта го-
мумбелем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
2013 ел.
Елисеева Кристина
Зур Мәшләк урта гомумбелем
бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкчесе:Сәхәбетдинова Чулпан Фәйзхан кызы
Якташ шагыйрьләребез иҗатында туган якның чагылышыБезнең районыбыз талантлы шәхесләргә бик бай. Кемнәр генә юк алар арасында? Әдәбият һәм сәнгатьнең, фән һәм мәдәниятнең, хезмәт һәм батырлыкның кайсы гына тармаган алсаң да, тарихта үз исемен зур хәрефләр белән язып калдырган шәхеслеребез күп безнең. Татар халкының күренекле шәхесләрен дөньяның төрле почмакларында очратырга мөмкин. Мин бүген үзебезнең якташ шагыйрьләребездән -Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Равил Файзуллин кебек үзенчәлекле шагыйрьләребез иҗатларында туган як темасының чагылышын ачыкларга телим.
Ә эшемнең төп максаты:
1. Балык Бистәсендә туып зур дәрәҗәләргә ирешкән күренекле шагыйрьләребезнең туган якларына карата изге , соклану, сагыну , ярату хисләрен ачыкладым.
2. Шушы илаһи хисләрне йөрәкләреннән кайнап чыккан шигъри юллары белән исбатларга тырыштым.
Минемчә, өйрәнелә торган бу тема мәктәп кысалары өчен бик актуаль мәсьәлә. Чөнки, кешедә туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә әдәбиятның –сәнгатьнең әһәмиятле роленә басым ясала.
Эчтәлек
1.Кереш
2.Төп өлеш
Якташ шагыйрьләребез иҗатында туган якның чагылышы
а) Рәсимә Гарифуллина
б) Вазыйх Фатыйхов
в) Равил Файзуллин
3. Йомгаклау
4. Кулланылган әдәбият
5. Кушымта
Төп өлеш
Һәрбер иҗат кешесе,үзенең иҗатында туган якның табигатен, дөньядагы иң изге, иң матур, күңелгә үтеп керә торган саф сүзләр белән тасвирлый. Кеше тормышында әти-әни беренче урынны алып торган кебек, туган туфрак, туган җир икенче урынны алып тора. Аны башка берни белән дә алыштырып булмый.Ул газиз, бердәнбер! Безнең якташ шагыйрьләребез үзләренең иҗатында туган як темасын ачык чагылдырганнар. Хәзерге вакытта яшәп иҗат итүче, кешеләрне үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерүче якташларыбыз бар. Алар: Рәсимә Гарифуллина, Вазыйх Фатыйхов, Равил Файзуллин һ.б. Шулай ук үзләренең тормышларын иҗатка багышлаган әдипләребез дә биһисап.Аларның иҗатларында туган якка булган мөнәсәбәт ачык чагыла.Үзләренең туган булган бөтен назын, рәхмәтен алар ак кәгазъ битләренә терккәгәннәр, китап итеп бастырганнар. Күңелдән ташкып чыккан сүзләр кеше күңелендә генә калмыйча тышка бәреп чыгып, башкаларга барып җитәргә һәм күңелләрдә онытылмаслык хисләр уятырга тиеш. Шул вакытта гына каләм осталарының иҗат җимешләре яхшы бәяләнә.
Якташ шагыйрләребезнең берсе, хәзерге вакытта Балык Бистәсендә иҗат итүче -Рәсимә Гарифуллина.
Үзенең туган төбәгендә яшәп иҗат дәрьясында кайнаучыһәм күп кенә китаплар авторы да ул- Рәсимә Гарифуллина.25 ел дәвамында Балык Бистәсендә чыга торган “Авыл офыклары” газетасының иҗтимагый сәяси тормыш бүлеге мөхәррире һәм хатлар бүлеге мөдире булып эшләде. Соңгы елларда ул Балык Бистәсе районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфасын башкара.
Рәсимә Гарифуллина Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы, республика журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе.
Рәсимә Гарифуллина-“Бүген ярат!”(2001), “Яшәү мәңгелек”(2004), “Минем куллар-синең кулда”(2005),”Дөнья йөрәге”(2007) исемле шигырь китаплары авторы. Аның иҗатында үзенә генә хас булган сыйфатлар бик күп. Мәсәлән: аңа риториклык хас. Ул табигатьне бөтен нечкәлеге белән аңлый, аның телен белә, иген кырлары, инеш-чишмәләре белән эчкерсез сөйләшә, алар белән сер бүлешә. Шулай ук, татар милләтенең катлаулы язмышы, бүгенге проблемалары аның җанын, рухын нык борчый. Аның хисләре каләм очыннан кисәтү авазы булып тамалар.
Туган якның сагынам тугайларын,Болыннарын, челтер суларын.Туган ягым-саф сөюем минем,Туган ягым- яшьлек җырларым.Туган яктан назлы җил искәндә,Сыйпасын дип, битем куямын.Еллар ерагайта,ә йөрәкнеңҖиргә якынлыгын тоямын.
Бу шигырьи юллар белән ул үзенең сагынуын басарга телидер сыман.Чөнки кеше кайда гына яшәмәсен, барыбер үзенең туган туфрагын тоеп яши. Аның матурлыгын бервакытта да онытмый. Киң, яшел болыннарын,челтерәп аккан саф сулы чишмәләрен сагына. Хәтта чит җирләрдә булуына карамастан, ул җилләрне дә туган яктан исәләр, туган як исе дип уйлый. Һәм озаграк торган саен ул боларның барысын да ешрак искә ала.
Шулай ук “Җир-ул бер генә” шигырендә дә туган табигатенең ничек пычырануына,шагыйрәнең йөрәге әрни, сыкрый һәм ул барча кешегә үзенең шигыре аша җиткерергә тели. Аны олы дөнья проблемалары борчый, җир шары сулышы аның йөрәге аша уза.
Җир-ананың күкрәгеннән чыкканЗәңгәр чишмәләрнең,күлләрнеңТын сулышын буа химикатлар,Чәчәкләре сула гөлләрнең.Җир-ананың күкрәк сулышларынАшламалар буа сиздерми.- дип аваз сала автор.
Дөрестән дә, бу сүзләрдә хаклык бар. Без җир-ананың бүләк итеп биргән чишмәләренә, күлләренә, урманнарына рәхмәт йөзе белән карамыйбыз. Ә киресенчә, төрле химикатлар, ашламалар белән пычратабыз гына. 15 ел элек безнең җирлектә ниндидер явыз кешеләр тарафыннан сулыкларга аммиак агызыла һәм табигатебезгә зур зыян килә . Шушы вакыйгадан соң, шагыйрә күңелендә борчу хисе уяна. Ә хәзерге көндә яшеллек, урманнар аеруча кадерле булырга тиеш. Шушы шигырьи юллар белән Рәсимә Гарифуллина кешелек дөньясына Җирнең берәү генә икәнен аңлатырга тели. Бары тик ул гына безгә эчәргә су, суларга чиста һава бирә -дип яза.Аның туган як,туган як табигатенә атап язылган шигырьләре бик күп. Шигырьләре чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Шуларның берничәсен санап үтәсем килә: “Урман”, “Кичке кояш нуры”, “Манзара”, “Туган як бар”, “Туган якның һәр фасылы асыл”, “Кыш килә” һ.б .
Ә икенче якташ язучыларыбызның берсе,алтын каләм иясе -Вазыйх Фатыйхов.
Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының журналистика бүлегенә тәмамлап , хәзергесе вакытта Балык Бистәсенең “Авыл офыклары” район газетасының баш мөхәрире вазыйфаларын башкара.Вазыйх ага шигъри җанлы кеше. Шигырьләр язу белән мәктәп елларында үк мавыга башлый һәм күп кенә шигырьләре район газетасы битләрендә дә басыла.Ул туган төбәгендә, ата-баба туфрагында, туган-тумачалары, дус-ишләре арасында яшәп иҗат итә. Аның туган ягына багышлап язылган шигырьләре биниһая. Аңарда җырга тартылышлык, гади тормыш, яңа бер ритм, тыңлау, яңача көйләр эзләп, табып, сәнгатьчә яңгыратуга омтылыш зур. Шагыйрьнең туган җиргә мәңге сүнмәс мәхәббәте, кешенең күңел дөньясына, заман проблемаларына багышланган шигырьләре әледән әле “Ватаным Татарстан” ,”Шәһри Казан”, “Татарстан Яшьләре” газеталарында,”Идел”, “Казан утлары” журналларында басылып тора.
Вазыйх Фатыйховның “Тормыш арбасы”, “Тормыш-ормыш”, “Тормыш-кормыш”, “Күз тимәсен күзләреңә”, “Яшерен сөю”, “Яфрак күләгәсе” һәм башка китаплары Татарстанның төрле нәшриятләрендә басылып дөнья күрде.
Аның сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры 1997 елда “Туган җирем Татарстан” исеме астында үткәрелгән конкурста икенче премияга лаек булды.
Вазыйх Фатыйхов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Һәрбер иҗат кешесенә мәхәббәт темасы таныш булган кебек, Вазыйх ага Фатыйховка да туган як темасы- иң якын темалардан санала. Ул, туган якка булган эчкерсез мәхәббәтен шигырьи юлларга сала. Ә ул сүзләр шигырьи юллар гына булып калмый, җырлар булып җырлана, шигырьләренә көйләр языла. Аның шигырьләренә язылган җырлар күңелгә үтеп кереп, йөрәктә кала. Иҗат кешесе өчен иң зур бәхет түгелме соң инде?! Мисал өчен аның “Туган ягым” шигырьенә күз салыйк.
Тарта уйлар,тарта хисләр
Балык Бистәм ягына.
Күңелдәге татлы сусау
Моңнарымда чагыла.
Бу юлларда Вазыйх Фатыйховның туган ягы Балык Бистәсен сагынуын күрергә мөмкин. Ул үзенең татлы сусавын моңнарында чагылдыра. Һәм кайгыда да,шатлыкта да туган ягын гел янәшә йөртүен искәртеп үтә. Шулай ук , Балык Бистәсенең нинди генә авылын алып карасак та,анда булып узган бер генә бәйрәм дә бу җырдан башка үтми. Безнең туган ягыбызның икенче гимны дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки,аны шушы район җирлегендә туып үскән һәр кеше, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырьен яттан белгән кебек, Вазыйх Фатыйховның да “Туган ягым” җырын яттан беләләр. Халык аның җырын яратып кабул итә. Шагыйрьнең туган якка багышланган шигырьләре моның белән генә чикләнми. “Туган авылым” - дип аталган шигырьенә игътибар итик.
Чишмәле,инешле-ул минем авылым.Суының тәмнәре, һич китми-ирендә.Багыштан сузылган елгасы, әйтерсең,Бизәкле көянтә авылым иңендә.Иң матур,иң гүзәл-ул минем авылым.Кыен чак кыйнаса, мин аңа сыенам.Туфрагы изгедер,сихәтле ширбәттер:Наз-караш, җылыга мин аннан туенам. Иң эшчән, хезмәтчән-ул минем авылым.Бизәкле, челтерле һәрбер йорт, һәр урам.Әйтерсең, мәңгелек кавемнең йорты ул,Юк нигез авылымда чал тузан утырган.
Бу шигырен Вазыйх Фатыйхов үзенең туган авылы Югары Тегелмәнлеккә багышлый.Шунда балачак еллары сизелми дә үтеп китә. Туган авылының чишмә-инешләренең челтерәп аккан суының тәмен шагыйрь һич онытмый.
Чишмә җырын тыңлап, хисләремне урап
Кайттым әле балачагыма.
Улакларның җыры бигрәкләр дә моңлы,
Ничә еллар ага тын гына.
Сызылып аткан җәйге авыл таңында, зәңгәр чишмәләрнең тавышы һәркемгә таныш. Аның шарлап акккан тавышы еракларга ишетелә, җанны сөендерә, күңелне шатландыра. Ә икенчеләрнең тавышы, киресенчә әкрен генә ишетелә. Әйтерсең лә, ул үтәсе юлларының озын һәм озаклыгы турында сөйли. Җир өстенә бәреп чыккан һәрбер су тамчысы, гуя якты кояш нурларын күрергә зарыккан сулары өскә күтәреләләр, яктылыкка ашкыналар, җир өстенә омтылалар.Чишмәләр, инешләр-барлык төр суларының башлангычы. Алар халкыбызның чисталыгын, сафлыгын күрсәтәләр. Саф һәм пакъ, киң күңелле кеше турында сөйләгәндә, гадәттә, чишмә суы сафлыгы күздә тотыла. Ә тарихка күз салсак, әби-бабаларыбыз заманында да чишмәләргә игътибар зур булган.Аерым кешеләр чишмәләрне карап тора торган булганнар һәм күз карасыдай саклаганнар.Һәрбер җирлектә берәр кеше исеме белән чишмәләр очрамый калмый диярлек.Аерым чишмәләрне карап торган кешеләрнең исеме,соңыннан шул чишмәләрнең атамасы булып калган.
Вазыйх Фатыйховның туган якка багышланган тагын бер шигырье-ул “Туган якта”исемле.
Шактый вакыт очып үткән,
Онытылмаган,сагындыра
Туган якның кешеләре,
Ат уйнаткан болыннары,
Коенып үскән инешләре.Кәҗәсакал, кузгалагы,
Мәтрүшкәсе балтырганы,
Басу юлы, әрәмәлек,
Адаштырмас урманнары...-
ул туган якның нечкәлекләрен шулай дип тасвирлый.
Бу шигырьендә дә шагыйрь туган ягын сагынуын сурәтли.Үзенең балачагын искә төшерә. Андагы яшел хәтфәдәй болыннары, коенып үскән инешләрен, басу юлларын, әрәмәлекләрне. Әлбәттә, кеше балачакта бу матурлыкларны күрми, ишетми. Ничек бар, шулай кабул итә. Ә яшь барган саен, болар барысы да күңелгә якынырак тоела бара. Бигрәк тә кеше туган җиреннән, туган туфрагыннан ерак булса... Вазыйх Фатыйховның туган якка багышланган шигырьләре: “Сусау”, “Туган авылым,бер генәм”, “Кочак мәтрүшкә”, “Башка юк сыман”, “Үземнеке якын”, “Күңелгә якын шул”. Боларның барсында да шагыйрьнең туган якка булган тойгы-кичерешләре, мөнәсәбәте чагылган.
Рәдиф Гаташ Вазыйх Фатыйхов турында мондый сүзләр яза: “Балык Бистәсе, Кама ягы кешеләренә аерым бер кызыксыну, игътибар белән карыйм мин.Үз кордашларым да байтак аннан. Вазыйх Фатыйховның шигырьләрендә дә-үз ягы холкы, җирдән, туфрактан килгән көч, гамь, моң халыкчан шигърилек, крестьянча зирәк акыл, дәрт-хис бар. Шулай ук анда җырга тартымлык, гади тормыш, яшәү атрибутларын ниндидер югарылыкта тоеп, яңача көйләр эзләү, табып, сәнгатьчә яңгыратуга омтылыш зур. Бу-табигый күңел дөньясы. Шуны әйтәсем килә: -юлың җиңел булмас Вазыйх! Әмма гел алга бар, эзләнеп, янып яшә. Тукайча әйткәндә , “Идеал-алда ул... Эзләгәннәргә генә табыла: Әйе, “Алда-ул”!”Шулай ук Ләис Зөлкарнәй дә Вазыйх Фатыйхов турында болай дип яза. “Вазыйх –бәхетле кеше. Туган төбәгендә, ата-баба туфрагында, туган-тумачалары, дус-ишләре арасында яши ул. Туган ягын сагынып шигырьләр яза.Ул,табигате бай, кешеләре самими, гореф-гадәтле чагын юксына. Әнкәй белән чәй эчәбез әле,
Шакмак шикәр тәмен сагынып.
Балам чәй эчәрме минем белән,Үткәндәге хискә табынып,Үткәненнән нидер сагынып.
Туган якның кадерен белер өчен еракка китеп кара, диләр.
Кадер белмәгән читкә китеп тә кадер белмидер ул. Вазыйхка бу хис тумыштан ук салынган.”
Якташ шагыйрьләребез иҗатында чагыштыру (әйтерсең, мәңгелек кавемнең йорты ул), метафора ( назлы җил), сынландыру (җил битемне сыйпасын, тын сулышын буа, тарта уйлар, тарта хисләр, вакыт очып үткән, бизәкле көянтә авылым иңендә ) , эпитет (хискә табынып) кебек сурәтләү чаралары зур урын алып торалар .
Өченче якташ язучыларыбызның берсе, шигъриятебезгә язгы яңарыштай яңа сулыш өргән, зур дәрәҗәләргә ирешкән, аеруча үзенчәлекле шәхес - Равил Файзуллин.
Равил Фәйзуллин шигырь язу белән балачактан ук шөгелләнә башлый, әктәптә укыган елларда кайбер шигырьләре газета-журналларда басыла. 1965 елда аның “Рәсем ясыйм” исемле беренче китабы чыга. Шагыйрь башлангыч чорындагы әсәрләре белән үк шигырь сөючеләрнең һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Шагыйрьнең “Аҗаган”, “Мәрмәр”, “Наз”, “Кыска шигырьләр”, “Кошлар юлы”, “Яктылык юлы” кебек китаплары; “Көрәшчеләр”, “Гадиләргә гимн”, “Сәйдәш поэмалары; балаларга багышланган шигъри җыентыклары; “Аккошлар”, “Менә без дә үсеп җиттек әни”, “Тимим күңелеңә”, “Иясез шатлык” һәм башка җырлары- әнә шундый әсәрләрдән саналырга хаклы. Шагыйрь әдәби һәм публицистика өлкәсендә дә актив эшли.1984 елда аның “Җырларда-ил гаме” исемле мәкаләләр һәм юлъязмалар китабы дөнья күрде.Равил Фәйзуллин Мәскәүдә һәм Казанда үткәрелгән күп кенә әдәби конкурсларда,фестивальләрдә җиңүче булды. “Мәрмәр” дигән шигырь җыентыгы өчен ул 1970 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә 1978 елда “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, 27 яшендә “Хезмәттәге батырлык өчен” медаленә,с Татарстанның, Рәсәй һәм Халыкара дипломнарына лаек булды. 1985 елда аңа РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Равил Фәйзуллинның 40тан артык китабы дөнья күрде. Поэзия өчен шаккатырлык сан бу! Аларның гомуми тиражы миллион данәгә җитә.Шагыйрьнең байтак әсәрләре чит һәм тугандаш халыклар телләренә тәрҗемә ителде, кайбер шигырьләре Бөтендөнья Әдәбияты Китапханәсенең (БВЛ) 200 томлык сериясенә кертелде.
Равил аганың иҗатына кемнәрдер гашыйк , ә кемнәрдер аны аңламыйлар; кемнәрдер хуплады, кемнәрдер кабул итә алмады. Ул иҗат юлын каршылыклар булуга карамастан, дәвам итте, сүнмәде, сүрелмәде.
Туган җир- һәрбер чын шагыйрьнең иң зур байлыгы.Туган җир-шагыйрь җанының тормыштагы иң ныклы таянычы.Туган туфрак һавасыннан ераклашу, шагыйрь өчен иң каты җәза.
Әй Туган җир! Туган җир!
Барлыгыма сыйган кадәр
Бар яхшылык җыйган җир ! – дип яза шагыйрь.Иҗатының нигезендә туган җирне ярату хисе ята. Равил Фәйзуллин әдәбиятка бик яшьли килде; тырыш һәм максатчан булып, күләм ягыннан бик күп иҗат итте. Ул-кайнар йөрәкле , нечкә табигатьле лирик шагыйрь. Аның иҗатында гранит кебек басып торган кыя- тауларны да, талгын җилдә тирбәлгән нәфис гөл таҗларын да очратасың.
Гөл-чәчәкләр өзмәдек без.
Куаклар сындырмадык.
Яшел урман аланында
Уйнадык та җырладык!
Ул-үз өстендә эшли. Шагыйрь гүяки, кешеләр күрәсезме, табигатьтә күпме нәфислек бар, табигать нинди игелекле һәм саф дип әйтергә тели.
Бу түшәм такталарында
безнең урманның төсе.
Әтиләр егет булганда
торгандыр алар үсеп.
Равил Фәйзуллин турында Аяз Гыйләҗев үзенең фикерен җиткерә.“Равилнең күзгә ташланган ике сыйфатын әйтеп үтәсем килә. Эш сөюүчән җан ул. Һич кайчан тик тормас, санаулы гомерен юк-барга сарыф итмәс. Хәтта идарә утырышларында утырганда да,ул эштә. Үзеннән һич калмас дипломатыннан кәгазьләр чыгарып нидер теркәп ала, нидер төзәтә,ниләрдер сызгалап,хәтеренә беркетеп куя.Үзе безнең янда булса да, җаны анда- шигърияттә, бер минутка да аерыла алмаган иҗат бакчасында.Шулай ук Равил Фәйзуллинга Гариф Ахуновның багышлап язылган шигыре бар.Ул Равил Фәйзуллинның иҗатын яхшы бәяли һәм зурлый.
Фәйзуллинга минем караш
Берәүне дә кабатламый,Оригиналь иҗаты.Булса-булсын дөньялардаМенә шундый ир заты.Европаны айкый-айкый,Йөридер шигъри җаныМилләтен ул байрак итә-Шуңа зурлыйм мин аны.
Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләребезгә илһам, иҗатларына ямь өсти.

Йомгак
Якташ язучыларыбызның иҗатын колачлап, чорнап алган тема-туган җирләренә дан җырлау.Алар өчен туган җирендәге һәр кечкенә тереклек иясе үз һәм якын, туган яктан килгән яңгыр алар өчен шифа чыганагы, болын-урманнары тынычлану, ял итү, мәшәкатьләрдән арыну урыны. Язучыларыбыз туган яклары өчен борчылып, андагы һәр үзгәрешне тоеп, үз йөрәге аша кичереп яшиләр.
Варислардан варисларга күчсен... Гасырлардан күчсен гасырларга
Изге мирас-туган җирне,телне
Без сакларга тиеш сакларга.
Фәнни- эзләнү эшемне Вазыйх Фатыйхов сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
Бу калачка халкым көче кергән,
Бу калач ул-өмет билгесе.
Иминлектә яшә, Балык Бистәм,
Бул син җиңүләрнең өлгесе!
Кулланылган әдәбият1.Без Балык Бистәсеннән/Казан:РИЦ “Школа”, 2009, -248 б.2. Гарифуллина Р.А .Минем куллар-синең кулда/ Шигырьләр, дастан.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005, -95 б.
3.Файзуллин Р.Г. Заман. Иҗат. Шәхес/-Казан: Мәгариф, 2002,-495 б.4.Фатыйхов В.Х. Тормыш арбасы./Казан :Татарстан китап тәшрияты , 1998.
5. Фатыйхов В.Х. Язлар көтә күңел/-Казан Татарстан китап тәшрияты 2008.

Кушымта
Рәсимә Гарифуллина

Вазыйх Фатыйхов


Равил Фәйзуллин