Биз?кл?рне? милли киемн?рд? чагылышы.(татар, рус, кер?шен)


Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
“ Олы Шүрнәк гомуми белем бирү мәктәбе”
”Бизәкләрнең милли
киемнәрдә чагылышы”
1 сыйныф әдәби уку, рәсем мастер-классына
план-конспект.
Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле”
Олы шүрнәк урта мәктәбенең
беренче категорияле башлангыч
класс укытучысы Закирова Р.К.
төзеде һәм үткәрде.
2014 ел
Мастер – класс.
Фән: әдәби уку, рәсем.
Укытучы:Закирова Рокыя Кадировна беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.
Тема: Бизәкләрнең милли киемнәрдә чагылышы .(Слайд 1)
Максат:
Милли киемнәрдә (рус, татар, керәшен) бизәкләр чагылышы белән танышу.
“Тылсымлы бизәк” әкияте белән таныштыру.
Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.
Үзара дуслык – татулык, башка милләт кешеләренә ихътирам хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
Үрнәк буенча , бизәкләрне зәвык белән тиешле эзлеклелектә буярга өйрәтү.
Матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белергә,чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү
Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.
Җиһазлау:
Презентация “Милли кием элементлары”.Нурзия “Тылсымлы бизәк” буяу альбомы, төсле карандашлар, читек үрнәге,Л.Әмирханова сүзләре, И. Сафин көе “Читекләр” җыры, смайликлар.
“Бииләр итек, читекләр” көенә кунаклар бүлмәгә керәләр.
Оештыру өлеше.
Ягымлы “җылы куллар чылбырын” төзү.
Укытучы: Балалар, уйлап карыйк әле, кешеләр бер-берсенә яхшылыкны, җылылыкны ничек өләшәләр икән? (Бер-берсенә кул бирү аркылы.) Ә җылы, йомшак куллар кешенең хәлен ничек беләләр? (тоеп). Алар кешенең хәлен белгәндә үзенең җылысын бер кулдан икенчесенә күчерә, тунган кулларны җылыта. Әйдәгез, бездә җылы, йомшак куллар чылбыры төзик. (Балалар куллары белән җитәкләнешәләр). Чылбырыбыз нык булып чыкты. Бер – беребезнең йөрәк җылысын тойдык. Бер – беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә икәнлегебезне аңладык. Бу хис безгә шөгылебездә ярдәм итәчәк.
Укытучы: Балалар, безнең бу шөгылебез гади генә түгел. Без үткән көннәргә әби – бабаларыбызның сезнең кебек кечкенә булган вакытларына сәяхәткә барырбыз.Төрле милләт кешеләренең кием – салымнары белән танышырбыз. Һәр милләт кешесенең үзенә генә хас киемнәре бар.
Рус халкына хас киемнәрне кем атый ала? (сарафан, итек, толып, чабата...
(Слайд 2)
Рус халкына хас бизәлеш. (Слайд 3)
Керәшен халкына хас киемнәрне кем атый ала? ( сүрәкә, алъяпкыч,....) (Слайд 4)
Керәшен халкына хас бизәлеш. (Слайд 5)
Татар халкына хас киемнәрне кем атый ала? ( калфак, түбәтәй, читек, алъяпкыч,...) (Слайд 6)
Татар халкына хас бизәлеш. (Слайд 7)
Укытучы: Ә хәзер, балалар, мин сезгә бик кызыклы әкият әзерләдем. Шуләкиятнетыңлапүтик.(Слайд 8-11) Сөйләм дәвамында күрсәтелә.
Борын – борынзамандаискиткечгүзәлтабигатьлебер татар авылындаяшәгәндиМиңсылуисемлеберапа. Аның Алмаз исемлемалае, Гөлназисемлекызыбулган. Балаларәниләренәчигү, тегүэшләрендәбиктеләпярдәмиткәннәр. Көннәрдәнберкөнне Алмаз беләнГөлназиптәшләрен  аулакөйгәдәшкәннәр. Миңсылуапабалаларгакомачауламасөченкулэшләреналган да, күршеләренәкерепкиткән. Яшьләрбиктизкилепҗиткәннәр. Өйгәкилепкерүгәөйнеңматурлыгынашаккатканнар. Өйнең тәрәзә пәрдәләре, мендәр, өстәл, караватяпкычлары, идәндәгепаласларкүзявыналырлыкматурбулган. Гөлназныңалъяпкыч, калфагына, Алмазныңтүбәтәенә, читегенәиптәшләренеңисекиткән. (Түбәтәй, читек, калфак, алъяпкычкүрсәтелә). Яшьләрөйдәҗырлап – биепкүңелачканнар. БувакыттакүршеләрдәбулганМиңсылуапачиккәнҗиреннәннигәдеруйга кала. Шулвакытчигүҗебетәгәрәп  өйдәнчыгыпкитәһәмөйләренәтабатәгәри. Миңсылуапайомгакартыннан бара.Өйгәкайтыпҗитсә, ни күзләребеләнкүрсен, бөтенматурлык юкка чыккан. Гөлназбелән Алмаз бухәлнекүрепнишләргәбелмичәаптырапелыйлар. «Әни, әнкәй, без иптәшләребезгә чигелгән әйберләрн күрсәткәндәөйгәберкөякүбәләгеочыпкердеһәмбөтенәйбернеңтөсләреналыпкитте» - дигәннәр. Әнисебикборчылганһәмничектәбухәлнетизрәктөзәтергә кирәклеген әйткән. Аларбергәләп Сабантуй бәйрәменәҗитештерергәдипбергәләпэшкәтотынганнар.
Әйдәгез, балалар, без букөякүбәләгенеңявызлыгынтөзәтикәле. Алмазга, Гөлназга читекне бизәргә ярдәм итәбез.
 Һай, читеге, читеге
  Бөтен җире чигүле
 Биючебиемәсәдә
  Үзебиершикелле.
Борынгы бабаларыбыз Идел буе болгарлары сафьяннан, юфть дип йөртелә торган йомшак күннән затлы киемнәр тегүнең, күнне сәнгатьчә эшкәртүнең чын осталары булганнар. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль белән бүләкләнгән.
Элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча – милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Берләшмә оештырылганчы Арча һәм Дөбьяз милли аяк киемнәре фабрикасында, ә аңарчы аерым артельләрдә тегелә. Артельләрдә тегелгән аяк киемнәре чит илләрдә чыгарылган. Франция, Англия, Германия, Бельгия хатын – кызлары аларны яратып кигән. Ул чакта читекләр алтын белән бәһәләнгән.
. Милли орнамент (бизәк) — һәрбер халыкның үзенә генә хас булган бизәкләре. Алар гасырлар буена камилләшә барган. Милли орнаментлар илнең географик урынына, аның тарихына, мәдәниятенә бәйле. Мәсәлән, рус чигүенә геометрик, үсемлек, хайван бизәкләре хас. Мордва халык бизәкләре чуваш, мари халык бизәкләреннән шактый аерыла.
Хәзер һәркайсыбыз күңеленә якын булган татар орнаменты белән танышыйк. Татар бизәкләренең нигезендә табигатьтәге чәчәк-үсемлекләрдән торган бизәк-композицияләр ята. Бизәкләрдә бер-берсенә якын урнашкан чәчәк бәйләме композицияләре еш файдаланыла. Бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаган. Нәкышләрдәге роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Гөлҗимеш, миләш — бәхет китерүче үсемлекләр, кашкарыйлар озын гомер символы итеп санала. Лалә чәчәге үзгәреш-яңарышны аңлата. Кошлар һәм кош каурые мотивлары кояш, яктылык символы булып кабул ителгән.
Парларда үрнәк белән эш.(Слайд 12)
Гамәли эш. Шәхси ярдәм күрсәтү.
(Балалар өстәл янына утыралар. Анда читек үрнәге куела. Балаларгабизәлештәртибеаңлатыла).Эш вакытындаЛ.Әмирханова сүзләре, И. Сафин көе “Читекләр” җыры куела.
Укытучы: Балалар, сезнең өстәлләрдә читек үрнәге бар. Без хәзераларны татар бизәлешләре белән бизәрбез. Сезнеңалдыгыздачәчәк үрнәкләре куелган. Хәзерсезаларнытөсле карандашлар беләнтөшерерсез. Мин сезгәчитекбизәпкүрсәтәм, сездә, минем үрнәккәтаянып я үзегезнеңкүзаллауларыгызбуенчабизәпчыгарсыз. (Балаларбуяу беләншөгыльләнәләр, ахырданһәрбаланыңэше карала. Төшерелгәнбизәкләргәбалаларныңтөсләрнесайлапалуларына анализ ясала. Бар эшләрдәМиңсылуапага  һәманыңбалаларынабүләкитепкалдырыла).Рефлексия:
Укытучы: Минем әкиятсезгәошадымы? Минем үземәдәбикошады.
Иптәшеңнең эшен бәяләү.
Йомгаклау өлеше.
Без бүген яңа әкият белән танышу аркылы халкыбызның күңел җәүһәрләре белән танышып үттек. Алар күзләребез аша безнең күңелләргә дә күчтеләр дип уйлыйм мин, балалар, һәм без барыбыз да көчлерәк булып чыгабыз бүгенге шөгыльдән.
Барыгызга да рәхмәт.Сау булыгыз.(Слайд 13)