Конспект урока на тему ?тк?н заман хик?я фигыль (3 класс)



Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Аксубай 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»
ТЕМА: Үткән заман хикәя фигыль.
Сингапур методикасы белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе
(татар теле, 3 нче сыйныф, рус төркеме.)
Үткәрде: I категорияле татар теле
Һәм әдәбияты укытучысы
Багаутдинова Нәфисә Сәмигулла
кызы татар теле һәм әдәбияты
8 нче октябрь 2016 ел
МАКСАТЛАР:
Белем бирү максаты - Үткән заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен, кушымчаларын, соравын, зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
Тәрбияви максат - Укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.
Җиһазлау: ,таратма карточкалар , таймер, татарча-русча сүзлекләр.
Дәрес тибы:яңа теманы аңлату..
Кулланылган структуралар:
.(ХАЙ ФАЙВ (High Five), МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) , ДЖОТ ТОТС(Jot Thonghts) ,ТЭЙК ОФ -ТАЧ ДАУН (Tfke otf-Touch down) .
I. Оештыру өлеше.(ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.
Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)
Кайда булдың?(кул уйнату)
Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
Син килдең! (кулларны җәю)
Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
2.Дежур укучы белән әңгәмә:
- Бүген кем дежур? ( Бүген мин дежур.)
-Урамда нинди ел фасылы?(Көз.)
-Көн нинди?(Көн салкын, кояшлы түгел.)
-Сыйныфта кем юк? (Барысы да.)
II.Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) кулланып эшләү.
III. Яңа материалны үзләштерү.
Матур язу күнегүе:
Укыды, язды, барды, керде, китте, кайтты,тыәлады(тактада)
Укучылар,бүгенге числоны, теманы дәфтәрегезгә языгыз һәм бу сүзләрне дөрес хәрефләр белән матур итеп язып куегыз.
(Җилкәгә җилкә, йөзгә йөз партнерлар белән дәфтәрләрен алмаштырып бәялиләр. Матур язылмаган хәреф яки сүзне тагын дәфтәрләргә язып куялар. Бер-берсенә билге куялар.).
Укучылар экрандагы җөмләне тәрҗемә итик. (татарча-русча сүзлек белән эш).
Алсу җөмлә язды.
Әйдәгез,укучылар, дәрестә без дә тырышып эшлик, белемнәребезне артырыйк.Бу җөмләдән фигыльне табып заманын билгеләгез әле.
язды.
Этот глагол обозначает действие, которое произошло.Эта форма образуется с помощью окончаний –ды,-де,-ты,-те, отвечает на вопрос нишләде?что сделал?
Ул кызыклы китап укыды. Он будет читал интересную книгу.
Алар уйладылар һәм җавап бирделәр.Они подумали и дали ответ
Уйладылар –бу фигыльнең тамыры - уйла, аңа үткән заман хикәя фигыльнең –ды кушымчасы ялгана, аннары 3-зат- лар тартым кушымчасы ялгана.(Уйла+ды+лар)
Төрләнешне өйрәнү:


Таблицаны ике укучы диалог формасында укый (русча-татарча)
Физминутка:
Укучылар, урыннардан тордык.Урындыкларны этеп куегыз.Встали из-за парт. Стулья задвинули.
IV. Белем-күнекмәләрне ныгыту
ДЖОТ ТОТС(Jot Thonghts)структурасы”Уйлар өстәлдә”Укучылар 3-4 кечкенә кәгазь бите ала. Теманы әйтәм һәм уйларга вакыт бирәм.Бирелгән вакыт аралыгында, укучылар кычкырып тема буенча сүзләрне әйтә һәм яза баралар.Язган сүзләрне өстәл уртасына куя баралар. Бер бала әйткән сүзне 2нче кеше кабатларга тиеш түгел.Җавапларны берләштерәбез ,укыйбыз.
V. Йомгаклау.
ТЭЙК ОФ -ТАЧ ДАУН (Tfke otf-Touch down) структурасы.
Белә, китап, укыды, бара,сыйныф ,чыкты , укучы, сорады,эшләгән, такта , язган, сөйләде. Кайсы сүләрнең кушымчалары бүгенге темага туры килә икән ,басасыз, туры килми икән утырасыз.
VI. Өй эше.
-Мин һәрберегезгә үткән заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешендә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.Сез хаталарны төзәтеп язып килерсез.
Мин сөйләдең Без сөйләделәр
Син сөйләде Сез сөйләдек
Ул сөйдем Алар сөйләдегез.