Разработка урока по татарскому языку на тему ?тк?н заман хик?я фигыль


Татар теле дәресенә технологик карта
4нче сыйныф, “Перспектив башлангыч мәктәп” УМК
Татарстан РеспубликасыБалтачмуниципаль районы
МБГБУ “Норма урта гомуми белем мәктәбе”
Тема Үткән заман хикәя фигыль
Дәреснең максатлары1)танып белү:
2)белемнәрне үстерү:
3)тәрбияви максат: Фигыльнең заманнарын искә төшереп, үткән заман турында тулырак өйрәнү.
Үткән заман фигыльләрнеӊ сорауларын һәм кушымчаларын дөрес куярга, зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү.
Туган як табигатенеӊ матурлыгын күрү һәм аӊа игътибарлылык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмләдән табу, сорау куя белү, дөрес кушымчалар кую, зат-сан белән төрләндерү
УУГ планлаштыруТБУУГ: эшкә максат куя, максатка ирешү юлларын эзли; берничә информация чыганагы белән эшли; эш барышында өйрәнелгән кагыйдәләрне куллана белә; яңа сүзләр һәм төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыклый; үз фикерен дәлилли.
КУУГ: парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килә; дәрестә төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белә; укытучының, классташларыңның сорауларына җавап бирә.
ШУУГ: уку эшчәнлегендә үзбәя куя белә; кышкы табигатьнең матурлыгына үз мөнәсәбәтеңне белдерә; кешеләр һәм хайваннарның үзара мөнәсәбәтләре турында укуга кызыксыну булдыра
РУУГ: биремнәрне үти, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя куя; мөстәкыйль рәвештә хаталар өстендә эшли.
Сүзлек эшемаҗара
Предметарабәйләнеш Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья
Эшнеоештырутөрләре Фронталь, индивидуаль, парлапэшләү, төркемнәрдә
Чыганаклар :- төп- өстәмә
1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014, 1нче кисәк, 82-83нче битләр.
2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре 4кл., Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014, 28нче бит.
3. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 4 нче сыйныф: методик әсбап, Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2014, 48-49нчы битләр.
1. Презентация Power Point - “Үткән заман хикәя фигыль ”,З. Җамалетдинова , “Татар теле”, электрон дәреслек, 4 класс, видеопроектор,ноутбук,Smart такта, нетбуклар.
2.Микс- фриз-груп,Модель Фрейер структуралары
Укытучы: Г. И. Фәйзрахманова
Дәрес этаплары Дәрес этабының максаты Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I этап. Оештыру.
Максат – укучыларны активлаштыру, уңай шартлар булдыру Укытучы өчен максат:
психологик уңай халәт барлыкка китерү
Сәламләү.Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
− Хәерле иртә, балалар!
− Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, бер-беребезне сәламлик. Кәефләрегез тагы да күтәрелеп киттеме?
- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. Укучылар, бер-берсенә елмаеп, кулларын кысышалар.
II этап. Белемнәрне активлаштыру.
Максат– яңа материалны кабул итәргә әзерләү Укытучы өчен максат:фигыльләр, хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: фигыльләрнеӊ сорауларын, хикәя фигыльләрнеӊ төрләнешен, төрләрен белү,фигыльләрне тану. 1.Кереш әӊгәмә:
- Укучылар, без сезнеӊ белән ниди сүз төркемен өйрәнә башладык әле? Үзебез өйрәнгән темалардан чыгып, мин сезгә “Фигыль” темасы буенча сораулар әзерләп килергә кушкан идем. Иптәшләрегезгә нинди сораулар бирерсез икән?
-Укучылар, хәзерге заман хикәя фигыль темасын без узган дәрестә генә өйрәндек. Аныӊ турында нәрсәләр әйтә алырсыз икән?
-Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә нишләрбез икән?
- Сынап карыйк әле, сез фигыльләрне тиз табасызмы икән!
2. З. Җамалетдинованыӊ электрон китабы белән эш оештыра. -Фигыль сүз төркемен өйрәнә башладык.
-Фигыль нәрсәне белдерә?
-Ул нинди сорауларга җавап булып килә?
-Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?
-Аныӊ нинди төрләре була?
- Фигыльнеӊ ниди заманнары бар?
Хәзерге заман хикәя фигыльнеӊ сорауларын, төрләнешен әйтеп китәләр.
-Фигыль турында өйрәнүне дәвам итәрбез.
Бирелгән сүзләр арасыннан фигыльләрне генә сайлап “Урман аланы”на кертәләр.
III этап Проблема кую.
Максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укытучы өчен максат:
яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү
Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү
1.Сайланма диктант.
- Ә хәзер дөрес итеп утырабыз, дәфтәрләрне ачып, тактадан карап язабыз.
-Ничек уйлыйсыз, нәрсәләрне сайлап язарсыз икән?
“Әдәби уку” дәреслегеннән укыган әсәрләрдән өзекләр укый.
-Әлеге өзекләр нинди әсәрләрдән алынган? Авторлары кем?
-Ә хәзер үзегезнеӊ язган сүзләрегезне тикшерегез инде.(Слайд №1)
- Хаталар булса, төзәтәсез һәм эшләрегезне бәяләп, алдыгыздагы “Белемнәрне бәяләү картасы”на куясыз.
2.Фигыльләрне анализлау:
-Укучылар, игътибар итегез әле, сез язган фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр?
-Әлеге сорауларга кайсы заман фигыльләре җавап бирә соӊ?
-Димәк, бүгенге дәреснеӊ темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (Слайд №2)
-Нинди максатлар куярбыз?
Тактадан числоны, “Сыйныф эше”, “Сайланма диктант”ны карап язалар.
-Фигыльләрне генә сайлап язарбыз.
Балаларның җаваплары.
Үз-үзләрен тикшерәләр һәм үзбәя куеп, картага урнаштыралар.
-Нишләде? Нишләгән? сорауларына җавап бирәләр.
-Үткән заман хикәя фигыльләре.
Укучыларныӊ җаваплары.
IV этап. Яңа материалны өйрәнү. Укытучы өчен максат:
Үткән заман хикәя фигыль, аныӊ кушымчалары турында белемнәрне искә төшерергә ярдәм итү
Укучылар өчен максат:
Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларының бертөрле булмавын, кайчан нинди кушымча ялгануын раслый белү 1.Тема буенча эш:
-Балалар, тагын бер кат игътибар белән карагыз әле, ни өчен әлеге фигыльләр ике төркемгә бүленгән?
Слайдта кушымчаларын сызып күрсәтә. (Слайд №3)
-3нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшереп, үткән заман хикәя фигыль турында кагыйдәне әйтик әле.
2.Дәреслек белән эш:
- 121нче күнегүнеӊ биремнәрен анализлауны оештыра.
-“Маҗара” сүзен сез ничек аӊлыйсыз?
“Татар теленеӊ аӊлатмалы сүзлеге”ннән табып аӊлату.
Гарәфи Хәсәновныӊ “Җир ул уртак йортыбыз” китабын күрсәтә.
-Укучылар, үткән заман фигыльләренә кайчан –ды/де, -ган /гән, кайчан -ты /те, -кан/ кән кушымчалары ялганып ясала соӊ? -Сорауларына, кушымчаларына карап.
-Кагыйдәне әйтәләр, парларда кабатлыйлар.
Балаларның җаваплары.
Үткән заман хикәя фигыльләрне табып, сораулар куялар.
Кагыйдәне әйтеп, нәтиҗә ясыйлар.
Динамик пауза Физкультминут “Микс-пэа-шэа” структурасы буенча.
Укучылар, парларда фикерләшеп, сорауга җавап бирәләр.
V этап.
Ныгыту.
Максат-яңа белемнәрне ныгыту Укытучы өчен максат:
яңа мәгълүмат туплауда белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру
Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм “Мөстәкыйль эш дәфтәрләре” кулланып камилләштерү;
Тест биремнәре ярдәмендә материалны ничек үзләштерүләрен үзләре тикшерү Ныгыту күнегүләре:
1.122нче күнегүне мөстәкыйль эшләүне оештыра.
Тексныӊ исеменә һәм эчтәлегенә укучыларныӊ игътибарын юнәлтә. Эше алдан беткән укучыларга кыш турында җөмләләр төзергә тәкъдим итә.
2. “Мөстәкыйль эш дәфтәр”ләрендә эш: 59нчы күнегүне мөстәкыйль һәм тактада эшләүне оештыра.
3.123нче күнегүне үзара бүлешеп эшләүне күзәтә.
4. Раунд Тэйбл структурасы буенча эш оештыра: 1 төркем –ды, -де; 2 төркем –ты, -те; 3 төркем –ган, -гән; 4 төркем –кан, -кән; 5 төркем – күплек кушымчалары кулланып, фигыльләр уйлап язарга куша.
5.Нетбукларда тест биремнәрен мөстәкыйль эшләүне оештыра. Тиешле кушымчалар куеп күчереп язалар.Партадаш күршеләре белән дәфтәрләрен алмашып тикшерәләр, билге куялар.
Укучылар дәфтәрләрдә, ә ике укучы тактада фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә. Өстәмә эш: җөмлә уйларга.
Укучылар, үзара бүлешеп, фигыльләрне зат-санда һәм барлык-юклыкта төрләндерәләр. Күмәк тикшерү барышында карап барып, үзбәя куялар.
Балалар дүртәрләп төркемнәр ясыйлар, чиратлап фигыльләр уйлап язалар.
Фигыльләрне укып күрсәтәләр һәм нәтиҗә ясыйлар.
Тикшереп, үзбәя куялар.
VI этап. Дәрескә нәтиҗә ясау. Эшчәнлекне бәяләү. Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәр нең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллану
Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату
Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару 1. Рефлексия.
- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?
2. Белемнәрне бәяләү.
Билгеләр буенча нәтиҗә ясап, уртача билге чыгаруны күзәтә.
3.Нәтиҗә ясау:
Конэрс структурасы буенча почмакларга килеп басуны оештыра.
3. Өй эше.
Дәреслек (84б.)124 нче күнегү, бирелгән фигыльләрне тикшерергә; калган фигыльләрне үзеӊ табып тикшерергә. Балаларның җаваплары
Уртача билге чыгаралар.
Укучылар “Үткән заман фигыль турында мин бөтенесен дә беләм”, “ Тагы да күбрәк беләсем килә”, “Бүген барысын да аӊлап бетермәдем әле” почмакларына җыелалар.