3 класста татар теле д?ресе. 1 нче чирек.. Д?рес темасы: С?з ясалышы.С?з ясагыч кушымчалар.


3 класста татар теле дәресе. 1 нче чирек.. 20.10.2015
Дәрес темасы: Сүз ясалышы.Сүз ясагыч кушымчалар.
Дәреснең максаты: укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү, каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү.
Мәсьәләләр:
- укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерү , каллиграфик дөрес яза, укый, яза белү күнекмәләрен камилләштерү
-үстерелешле: укучыларның куелган максат һәм аны үтәү шартлары нигезендә уку күнекмәләрен планлаштыра, бәя бирә белү күнекмәләрен үстерү.
-тәрбияви: Эш – күнекмәләрне чишү өчен иҗади якын килүчәнлекләрен үстерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: - укучыларның сүз ясагыч кушымчаларны дөрес билгели белү күнекмәләрен камилләштерүенә ирешү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр формалаштыру.
Укучыларның эш формасы: индивидуаль, төркемдә, фронталь,
Техник җиһазланыш: укытучы ноутбугы, проектор, интерактив такта.
Дәрес барышы.
№ Дәрес этабы Укытучы эшчәнлеге. Укучы эшчәнлеге. Формалашычы УУК
1. Оештыру моменты. Укучыларны сәламләү: !
Дәфтәрең чиста булсын,
Китабың көлеп торсын!
Бер – беребезгә карап елмайыйк, уңышлар телик. Укытучыны сәламләү, эш урыннарын тәртипкә китерү.
Балалар елмаеп, бер – берсенә уңышлар тели. Шәхси ( укытучыга, иптәшләренә эмоциональ җавап).
2. Чиста язу минуты. - Кайсы сүз артык, ни өчен?
-Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзегез.
СТЁ ЗЕ КЛАСС – укчыларга карточкалар таратыла. Һәрберсе яфрак сүзе белән җөмләләр төзи, сыйныфтагылар үзара йөреп, җөмләләр җыеп алалар. Укучылар дәфтәрләренә язалар.
Укучылар җөмләләрне җыеп, нәтиҗә ясый. Танып - белү:
Телдән аңлата белү; анализ, синтез; фикерләүнең логик чылбырын төзү; исбатлау.
3. Актуальләштерү. Нәрсә ул тамыр?
Нинди кушымча төрләре бар?
Ясагыч кушымча нигә шулай атала? 4 Эшчәнлекне үзбилгеләү. Бүген нәрсә турында сөйләшербез? Ясагыч кушымчалар турында сөйләшербез.
Мин сезгә кушымчалы карточкалар таратам, ә сез ике төркемгә аерылыгыз. ( -гыч, - геч, - лы, - ле, -ны, -не, -лар, - ләр... һ.б.)
Танып - белү.
Танып- белү максатын аера һәм куя белү.
Регулятив. Планлаштыру.
5 Дәрес темасы буенча эш. 1) Дәреслектәге күнегүләрне эшләү________________.
3)Төркемнәрдә эш. Эшлиләр. Коммуникатив.
Укытучы һәм иптәшләрең белән уку буенча аралашуны планлаштыру; диалогны белү.
6. Рефлексия. Алга куйган максатларны үтәдекме? Фишкалар белән билгеләп үтик. Балалар үз фикерләрен әйтәләр. Регулятив. Контроль, коррекция, билге.
Танып - белү.
Мәсьәләләр чишүнең эффектив ысулларын табу.
7 Дәресне йомгаклау. Шәхси , коммуникатив (үз фикерләрен әйтә белү; сөйләмнең монологик формасын куллану).
8. Өй эше Кушымта.
Ильяс, игътибар, шигырь, ашъяулык, кулъяулык, игълан, кулъюгыч, көньяк, сәнгать, вәгдә, дәрья, сәгать, нәкъ, кәгазь, төньяк
-гыч -лар - кыч -чән
- геч - ләр -кеч -ка
- лы -не -сыз -кә
- ле -даш -сез -нар
-ны -дәш -чан -нәр