М?кт?пк? ?зерлек т?ркеменд? Кыш темасына йомгаклау эшч?нлеге Кар бабайга ярд?мг?


“Кар бабайга ярдәмгә”
(мәктәпкә әзерлек төркемендә КМБ дә тәрбиячеләр өчен эшчәнлек)
Максат: Балаларның сөйләмен көнкүрешкә кагылышлы сүзләр исәбенә баету. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү.
Бурычлар: Балаларның  күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бөйләнешле  сөйләм телен, иҗади күзаллауларын  үстерү. Балаларның  кышкы табигать турында сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата  сакчыл караш , экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү.
(1 слайд) Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Без бүген эшчәнлектә үзебез генә түгел, кунаклар да чакырдык. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик. (Исәнмесез! Хәерле иртә!) Балалар, әйтегәз әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга - кул тотынышу)
Бергәләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
(2 слайд, звук) (тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Балалар, безгә электрон хат килде. Кемнән дип уйлыйсыз?
Риана син ничек уйлыйсың? Кемнән икән ул, тыңлап китик әле.
(3 слайд, звук) “Исәнмесез, минем нәни дусларым. Мин – Кар бабай. Усал Убырлы карчык мине урманда өендә бикләп куйды. Аның өендә миңа бик кызу. Озакламый мин эреп агачакмын. Сездән башка мин котыла алмыйм. Убырлы карчыкның биремнәрен үтәсәгез, мине коткарырсыз. Зинһар өчен, ярдәм итегез.”
Тәрбияче: Балалар, ярдәм итәбезме Кар бабайга?
Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.
Тәрбияче: Ничек ярдәм итәбез?
Балалар: Убырлы карчыкның биремнәрен үтибез.
Тәрбияче: Кар бабайны коткарырга безгә нәрсә ярдәм итәсен белер өчен, әлеге
(4 слайд) рәсемнәр ярдәм итәр. Беренче рәсемгә карагыз әле балалар. Бу нәрсә? Беренче хәрефе нинди? (“а”)
(Балалар рәсемнәрне карыйлар, беренче хәрефләрен атыйлар)
Кар бабайны коткарырга безгә нәрсә ярдәм итә? (ачкыч)
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ачкычны эзләп табар өчен, безгә биремнәрне үтәргә кирәк. Мин беләм, сез табигатьне яратасыз, авырлыклардан курыкмыйсыз. Биремнәрне дә тиз арада чишәрсез. Биремнәрне үтәр өчен, безгә урманга барырга кирәк. Ә урманга, нәрсә белән барып була?
Балалар: Чана, чаңгы, автобус һ.б.
Тәрбияче: Мин сезгә урманга тылсымлы болыт белән барырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?
Әйдәгез, урманга киттек.
(5 слайд, звук) (Тыныч кына көй яңгырый)
(6 слайд) Тәрбияче: Менә урманга да килеп җиттек балалар. Нинди матур кышкы урман! Кыш күп итеп кар яудырган, бөтен җирне калын юрган белән каплаган, агач  ботакларына да ак шәл япкан. Карагыз әле, күпме кар бөртеге аяк астында. Балалар, бу кар бөртекләре гади генә түгел, алып карыйк әле. Кар бөртекләренең артында биремнәр язылган. Ничә бирем әзерләгән безгә Убырлы карчык? (Балалар саныйлар) Беренче биремне карыйк әле, балалар. Кар бөртегендә нәрсә сүрәтләнгән? (Кыш сүрәтләнгән) Кыш икәнен кайдан белдегез?
(7 слайд) (Балалар кыш билгеләрен әйтәләр)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Афәрин! Икенче кар бөртеген карыйк әле. Кар бөртегендә нәрсә сүрәтләнгән?
Балалар: Кош сүрәтләнгән.
Тәрбияче: Кошларны нинди ике төркемгә бүләбез?
Балалар: Күчмә һәм кышлаучы кошларга.
(8 слайд) Тәрбияче: Хәзер балалар, ике төркемгә бүленәбез. Рәсемнәрдәге кошларны ике төркемгә бүләбез. Беренче төркем балалары кышлаучы кошларны сайлап ала, икенче төркем күчмә кошларны. (9 слайд, музыка)
(10 слайд) Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! дөрес бүлдегез. Ә хәзер пазл җыябыз.
(Бер төркем балалары кызыл түшне җыя, икенче төркем балалары сызгыракны җыя)
(11 слайд) Тәрбияче: Ә бу кошлар кышкы кунаклар. Алар җәен урманда яшиләр, салкыннар килгәч кешеләр янына күчеп киләләр.
(12 слайд)“Кайсы кош артык?” уены.
Тәрбияче: Салкын кышларда кошларга ничек ярдәм итеп була балалар?
Балалар: Җимлекләр ясап эләбез, җим сибәбез.
Тәрбияче: Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга була?
Балалар: ипи валчыгы, май, шикәр, ярма, көнбагыш.
Тәрбияче: без кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез.
Тәрбияче: Өченче кар бөртеген табыйк әле балалар. Кар бөртегендә нәрсә сүрәтләнгән?
(13 слайд) Балалар: Кыргый җәнлекләр сүрәтләнгән.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, кыргый җәнлекләргә әвереләбез. Сезнең бүген нинди җәнлек буласыгыз килә? Минем бүген куян буласым килә.
(Балалар битлекләрне алып кияләр. – Минем бүген бүре буласым килә... )
Тәрбияче: Мин – куян, урманда яшим. Мин кыска койрыклы, озын колаклы җәнлек. Минем тешләрем үткен. Кыш көне мин ак тун киям. Ак тун миңа карга посып, дошманнардан качарга ярдәм итә.
(Тәрбияче үрнәгендә балалар сөйли)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. кыргый җәнлекләр турында бик күп беләсез икән. Әйдәгез кире балаларга әверелик. Бер – ике – өч – дүрт – биш. (Тәрбияче битлекләрне җыеп ала)
Тәрбияче: Дүртенче кар бөртеген алып карыйк әле балалар. Бу кар бөртегендә
усал Убырлы карчыкның күңелен күрергә кирәк дигән.
( 14 слайд, музыка) Ял минуты “Эх, Убырлы, Убырлы”
( 15 слайд) Тәрбияче: Бишенче кар бөртегендә синквейн дип язылган. Әйдәгез балалар кыш сүзенә синквейн төзибез.
Тәрбияче: Афәрин балалар! Булдырдыгыз! Алтынчы кар бөртеген алып карыйк. Бу кар бөртегендә нәрсә сүрәтләнгән?
Балалар: Сандык.
Тәрбияче: Димәк безгә балалар сандык табарга кирәк.
(Балалар сандык табалар)
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, сандыкны ачып карыйк әле. (Ачып карыйлар, ача алмыйлар)
Элек-электән, әби-бабаларыбыз заманында ук, кешеләргә мәкальләр ярдәм иткән. Әйдәгез, балалар, без дә кыш турында мәкальләрне искә төшерик әле. Бәлки сандыгыбыз ачылыр.
(Балалар мәкальләр әйтәләр. Сандык ачыла)(16 слайд, сандык, звук)
Тәрбияче: Менә сандык ачылды да. Карыйк әле, эчендә нәрсә бар икән.
(Сандык эченнән ачкыч табалар)
Тәрбияче: Таптык бит балалар, ачкычны! Әйдәгез, тизрәк кар бабайны чыгарыйк.
(Тәрбияче балалар белән Убырлы карчыкның өенә киләләр, йозакны ачалар)
Кар бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Убырлы карчыкның биремнәрен үтәдегез, мине коткардыгыз. Сез бик акыллы икән.
Тәрбияче: Кар бабай, безнең балалар бик матур бии дә беләләр. Әйдә, безнең белән биеп ал.
(17 слайд, музыка) Бию “Кар бабай белән бию”
Кар бабай: Булдырдыгыз балалар, бик матур биедегез. Шуның өчен мин сезгә кар бөртекләре бүләк итәм. Миңа китәргә вакыт җитте, саубулыгыз.
Тәрбияче: Сау бул, кар бабай! Балалар, безгә дә балалар бакчасына кайтырга кирәк.
(18 слайд, звук) (Балалар тылсымлы болыт белән балалар бакчасына кайталар)
Тәрбияче: Менә балалар бакчасына кайтып та җиттек. Балалар, бүген без сезнең белән нинди матур сәяхәттә булдык. Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә нәрсә сөйлисез? Балалар, Кар бабайның кар бөртекләре гади генә түгел бит. Аларның артында смайликлар сүрәтләнгән. Бүгенге сәяхәтебездән соң булган кәефләрегезгә туры килгән смайликны сайлап алыгыз, һәм чыршы агачына беркетеп куегыз.